Мәкаләдә Россия Федерациясендә барлыкка килгән демографик хәл тикшерелә. СССР таркалганнан соң туучылар саны кими, аның нәтиҗәләре хәзергә кадәр сизелә, һәм, демография белгечләре фикеренчә, XXI йөзнең егерменче елларына кадәр күренәчәк. Туучылар саны кимү сәбәпләренең берсе буларак гаилә кризисын атарга мөмкин.

Туучылар саны кимү белән көрәштә гаиләләргә, балаларга һәм аналарга ярдәм юнәлешендә дәүләт социаль сәясәте туучылар саны артуга булышлык итүче чаралар эшли. Бүгенге көндә төп чараларның берсе – ике балалы гаиләләргә ана (гаилә) капиталы бирү.

Татарстан Республикасында җәмәгать фикерен сорашуларның нәтиҗәләре китерелә. Мәгълүматлар анкета-сорашу алымы белән алынган. Мәгълүмат җыю республика районнарында квоталы сайлап алу нигезендә гамәлгә ашырыла. Алынган мәгълүматлар нигезендә, республика халкы гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларын уңай бәяли һәм аларның нәтиҗәлелеген таный. Мәкаләдә Татарстан Республикасында ана (гаилә) капиталына бирелгән сертификатлар саны буенча статистик мәгълүматлар, ана (гаилә) капиталыннан файдалануны билгеләү күрсәтелә.

Сылтама ясау өчен: Вафин Э.Я. Эффективность программы «Материнский капитал» в глазах населения и отношение к альтернативным мерам государственной поддержки семей // Научный Татарстан. 2018. №3. С.17–22.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Вафин Эдуард Яфас улы, икътисад фәннәре кандидаты, Россия табигать фәннәре академиясе профессоры, доцент, РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге управляющие, е-mail: evafin0105@mail.ru