Эчтәлек

1941 ел ахырында Казанда оештырыла. Рәисе — СССР ФАнең мөхбир әгъзасы С.Ф.Фёдоров, әгъзалары — академик С.С.Намёткин, мөхбир әгъзалар М.А.Капелюшников, Л.М.Миропольский, Е.И.Тихвинская, В.А.Чердынцев һ.б.

Нефть секциясенең төп максатлары: катламнарны сәнәгатьтә кулланылышлы нефть тупланмалары коллекторлары буларак өйрәнү, нефть чыганакларындагы суның химик составын анализлау, иң отышлы бораулау ысулларын кулланышка кертү, Татарстан геология-разведка трестына нефть эзләү һәм нефть чыганакларын куллану буенча консультатив ярдәм күрсәтү. Эзләнү эшләре республика территориясенең байтак өлешендә җәелдерелә. 1942 елның язы һәм җәендә нефть секциясе эзләнү эшләрен Бөгелмә шәһәре тирәсендә һәм Аксубай районында алып бара. Шәһәр тибындагы Шөгер посёлогы һәм Сарабиккол авылы янында нефтьле катламнар барлыгы ачыклана. 1943 елның сентябрендә Шөгердәге 1 нче скважина Татарстанда иң беренче булып халык хуҗалыгында файдаланырлык нефть бирә башлый.

Әдәбият

Будков А.Д., Будков Л.А. Нефтяная промышленность СССР в годы Великой Отечественной войны. М., 1985;

Попов В.А. Мобилизация и использование трудового потенциала производственно-технической и научной интеллигенции в годы Великой Отечественной войны. К., 1991.

Автор — В.Ф.Телишев