Эчтәлек

Авылга XVIII йөздә нигез салына. XIX йөз ахырына кадәр Кызыл Чишмә исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче  яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук  балыкчылык, аучылык кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 292 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Шода волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан –  Чепья, 1958 елның 17 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Куныр авыл җирлеге составына керә.

1931 елда поселокта “Победа” колхозы оештырыла (беренче рәисе – К.Курочкин), 1950 елдан – “Комбайн” колхозы, 1958 елдан “Активист” колхозы составына керә. 1996 елдан “Активист” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халык саны

1859 елда – 162,
1884 елда – 98,
1926 елда – 90,
1938 елда – 109,
1949 елда – 71,
1958 елда – 38,
1970 елда – 40,
1979 елда – 15,
1989 елда – 3,
2002 елда – 1,
2010 елда – 1 кеше (мари),
2015 елда – даими яшәүчеләр юк.