Саны, урнашуы

Россия Федерациясендә мариларның гомуми саны – 423 803 кеше (2020).

Мари Республикасында, Түбән Новгород, Свердловск, Пермь өлкәләрендә, шулай ук Башкортстан Республикасында, Удмурт Республикасында тупланып яшиләр.

Татарстан Республикасында – 15 666 кеше (2020), башлыча Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Кукмара, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим районнарында гомер итәләр.

Этник группалары

Марилар 3 этнографик төркемгә бүленәләр: тау ягы мариларының күпчелеге Иделнең уңъяк ярында һәм Ветлуга буенда яши, болын ягы марилары – Ветлуга-Вятка елгалары аралыгының калган өлешен, көнчыгыш тараф марилары Вяткадан көнчыгыштагы территорияне, Кама һәм Урал алдындагы җирләрне билиләр (алар анда XVI–XVIII йөзләрдә килеп урнашалар).

Мари бәйрәме – Семык

“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы

Тел

Марилар мари телендә сөйләшәләр, язулары – рус алфавиты нигезендә.

Дин

Марилар, башлыча, православие динен тоталар (массачыл христианлаштыру XVIII–XIX йөзләрдә уздырыла), шулай ук христианлык һәм традицион инанулар катнашмасыннан гыйбарәт «мари дине» («марла вера») тарафдарлары да бар.

Тарих

Безнең эраның 1 нче меңьеллыгында формалашкан борынгы мари этносының үзәген фин-угор кабиләләре тәшкил итә.

Мариларның оешуы һәм үсешендә болгарлар, соңрак татарлар (болын ягы мариларының көнчыгыш төркемнәренә төрки күршеләренең йогынтысы зуррак була: аларның бер өлеше ислам динен кабул итә), яңа дәвердә руслар белән (бигрәк тә төньяк-көнбатыш һәм тау ягы мариларында сизелерлек чагыла) этномәдәни багланышлар зур роль уйный. Аеруча чуаш мәдәнияте һәм көнкүреше белән охшашлыклар бар (беренче чиратта, тау ягы мариларында һәм болын ягы мариларының көньяк төркемнәрендә).

Элек, сирәк очракларны исәпкә алмаганда, марилар авылларда яшиләр, хәзерге вакытта мариларның 60% тан артыгы авыл тормышы алып бара. Җәмәгать җир биләве һәм патриархаль тәртиптә җирдән файдалану 1930 елларга кадәр саклана; катлаулы авыл җәмәгате өстенлек итә (кара: Авыл җәмәгате).

Мари бәйрәме – Семык

“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы

Шөгыльләре

Мариларның төп шөгыле – сөрүле игенчелек. Туфрак сука (шогавуй), сабан (агавуй, сабан), тырма (тырма, шүре), китмән (кәтмән) белән эшкәртелә.

Төп басу культуралары – арыш, солы, арпа, тары, карабодай, бәрәңге; техник культуралар – киндер, җитен, колмак; яшелчәләр – суган, кәбестә, торма, кишер.

XIX йөздә тау ягы мариларында бакчачылык үсеш ала.

Марилар атлар, мөгезле эре терлек, сарыклар, йорт кошлары асрыйлар; дуңгыз һәм кәҗәләр сирәк очрый, чөнки алар «хәрам», корбанга яраксыз санала.

Сунарчылык, балыкчылык, чолыкчылык (соңрак – умартачылык), кыргый җиләк-җимеш, гөмбә җыю икенчел роль уйный.

Агач, үсемлек сүсе, йон, күн эшкәртү белән бәйле кәсепләр (күмер яндыру, сумала кайнату, кап сугу, үрелгән әйберләр җитештерү һ.б.) шәхси хуҗалыкта әһәмиятле санала, әмма капиталистик мөнәсәбәтләр үсеше чорында аларның продукциясе инде товар булып китә. Үсешкә ирешкән сәнгать һөнәрләре: зәргәрчелек (көмештән хатын-кыз бизәнү әйберләре эшләү), агачны кисеп бизәкләү, тукучылык, чигү.

Йорт-җир

Марилар элек-электән елга-ерым буйларында таралып яшиләр. XIX йөзнең 2 нче яртысында авылларда йортларның таркау урнашуы урамнарга бүленү тәртибе белән алышына башлый: урнашуның төньяк-рус төре өстенлек итә.

Тораклары – ике бүлемле (өй-өйалды) яки өч бүлемле (өй-өйалды-өй һәм руслардан кергән өй-өйалды-келәт), ике яклы түбәле буралган йорт.

Мари төбәгенең төньягында һәм көнбатышында рус традицияләре йогынтысында бүлеп алынган аш-су әзерләү урыны, рус миче һәм сәндерәләре булган йортлар өстенлек итә.

Көнчыгышта, бигрәк тә Кама алдында, мари өенең эчке күренеше татар интерьерын хәтерләтә – казаны сылап ябыштырылган мич, түр дивар буенда киң сәке, бүлеп алу өчен чаршаулар элү һ.б.

Гадәти утар корылмаларына амбар яки еш кына ике катлы, икенче катында галерея булган бина рәвешендәге келәт, баз, сарай керә. Бай утарларда әвенле ындыр табагы да була.

Җәйге чорда файдаланыла торган торак-кухня (кудо) борынгы корылма булып исәпләнә – ул җир идәнле, түшәмсез итеп җиңелчә бурадан эшләнә; казан асылган ачык учактан төтен чыксын өчен түбәсе ярык калдырып ябыла. Элекке вакытта кудо шулай ук гаилә-нәсәп вәкилләренең җыелып гыйбадәт кылу һәм йолалар башкару урыны булып та хезмәт иткән.

Мунча, гадәттә, ындыр артында, су чыганагына якынрак җирдә салынган.

Мари бәйрәме – Семык

“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы

Милли кием

Мариларның традицион кием үзенчәлекләре, аның аерым вариантлары хатын-кызлар киемендә ачыграк чагылыш таба.

XIX йөздә – XX йөз башында аның төп элементлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт була: туника сыман өлгеле күлмәк (тувыр), ыштан (йолаш), туры арттакталы ачык чабулы яисә кисеп бөрмәләнгән кафтан (шовыр), алъяпкыч (ончылсакыш), бил тастымалы (солык), пута (юштә).

Көнчыгыш мари хатын-кызларында төрки халыклар үрнәгендәге чуар күлмәк таралыш ала, аны, татар һәм башкорт хатын-кызлары гадәтенчә, путасыз кияләр.

Көндәлек киемнәрне дә тегеп, чигеп, аппликация юлы белән бизәклиләр, әмма бәйрәм һәм туй киемнәре аеруча купшы бизәлә. Аларга өстәмә рәвештә күпсанлы зәркән бизәмәләр кулланыла – бил, күкрәк, муен, колак бизәмәләре сәйләннәрдән, кабырчык, ялтыравык, тәңкәләрдән эшләнә, шулай ук төрле көмеш беләзек һәм йөзекләр кию гадәте яшәп килә.

Кияүдәге хатын-кыз баш киеменең 3 төре киң таралган була: баш чүмеченә куела торган яссы калаклы конус рәвешендәге калфак (шымакш), баш сөлгесе (шарпан), руслардан кергән каты өсле турыпочмаклы тәкыя (сорока).

Шурка – мордва һәм удмурт хатын-кызларыныкы кебек үк, каен тузыннан ясалган борынгы биек баш киеме, XIX йөз ахырына кулланылыштан төшеп кала.

Өске кием булып ак яисә кара постаудан туры итеп һәм киселеп, бөрмәләп тегелгән кафтаннар (мыжер), кайры һәм манылган киндер яки фабрикада эшләнгән тукыма белән тышланган туннар (ужга) хезмәт итә.

Аяк киеме – чабата (йындал), күн итек (кем), киез итек (межгем).

Мари хатын-кызларында элек-электән аяк балтырларын кара постау ыштырлар белән чолгап кую гадәте яшәп килгән, шуңа күрә күрше татарлар аларны «кара аяклар» дигәннәр.

Мари бәйрәме – Семык

“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы

Милли аш-су

Мариларның традицион ризыклары – чумарлы аш (лашка), ит яки эремчек пилмәне (подкогыльо), ит, терлек мае яки каннан ярма кушып пешереп әзерләнгән казылык (сокта), какланган ат казылыгы (каж), катлы белен (команмелна), көлчә (эгерче), төче солы икмәге (шергинде).

Мариларга гына хас кайбер ашларны әзерләгәндә тиен, керпе, тузбаш, зәһәр елан ите, балык оны, киндер орлыгы кулланылган.

Карчыга, байгыш кебек киек кошлар итеннән аерым ризыклар әзерләнгән, шул ук вакытта кыр казлары, торна, аккош һәм күгәрченнәрне аулау тыелган.

Киң таралган эчемлекләр – сыра (пура), каты бал (пуро), пахта (эран).

Мари бәйрәме – Семык

“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы

Фольклор

Мариларда зур булмаган моногамик гаиләләр өстенлек итә, әмма бүленеп чыкмаган, 3–4 буын якын туганнарны берләштергән зур гаиләләр дә була. Патрилокаль никах хөкем сөрә; никах килешүе төзегәндә кәләшнең ата-анасына калым (олно) түлиләр, ә алар кызларына мал-мөлкәт (пого) һәм мал-туардан (кузык) бирнә бирәләр.

Катнаш никахлар ешрак руслар һәм чуашлар белән очрый.

Туй йоласы музыка, җыр, биюләр белән уза торган күп этаплы катлаулы ритуалдан гыйбарәт.

Хуҗалык эшләре белән тыгыз бәйләнгән бөтенхалык бәйрәмнәре дә шамакайларның театрлаштырылган тамашалары, уеннар, музыка (киң таралган уен кораллары – барабан, сорнай, сыбызгы, гөслә, агач трубалар, XIX йөзнең 2 нче яртысыннан – гармун), үзенчәлекле җырлар (муро), биюләр белән уза.

Мариларда

  • булачак игеннәр уңышы, терлек үрчеме, кияүләр турында багулар урын алган Яңа ел бәйрәме;
  • «шорык йол», руслардагы май чабуга охшаш «уйарня» бәйрәме, «ага пайрем» – бергәләшеп гыйбадәт кылу һәм корбанга иген бирү йоласы башкарыла торган язгы сабан бәйрәме;
  • җәйдә «явыз рухлар»ны куу йоласы (марилар шакылдавык һәм торба тавышлары астында йорт-каралты диварларына камчылар, чыбыклар белән сугалар) уздырылган «сурем» бәйрәме;
  • яңа уңыш ашлыгыннан йола ризыклары пешереп һәм гаилә гыйбадәтләре кылып, көзге «угинде пайрем» билгеләп үтелгән.

Христиан календаре бәйрәмнәренә дә мәҗүси йола элементлары өстәлгән. Башкортлар, татарлар белән якын күршеләр булып яшәгән төбәкләрдә марилар Җыен, Сабан туе бәйрәмнәрендә катнашканнар.

Мариларда галәмдәге тормыш көче, аллалар ихтыяры, явыз рухлар, бозым, күз тию, мәрхүмнәр җаны турындагы карашларга нигезләнгән традицион булмаган медицина үсеш алган. Им-томчылар һәм сихерчеләрне гаять яшерен шартларда остазлар укытканнар.

Мәрхүмне кышкы киемнәр кидереп җирләү, җәйге чорда мәетне зиратка чанага салып алып бару – бабалар культының борынгыдан килгән үзенчәлекләре.

Традицион җирләү йоласында ахирәттәге дөнья (кыямәт) турындагы карашлар чагылыш тапкан: кабергә киндер кисәге (мәрхүмнең җаны күпердән чыккандай упкын аша ахирәткә күчсен өчен); гөләп ботаклары (үлеләр патшалыгы капкасын саклаучы еланнарны һәм этләрне куу өчен); мәрхүмнең гомер буе җыелган тырнаклары (алар ярдәмендә, имеш, ул ахирәткә күчкәндә тау-кыялар аша үтеп чыга) куелган.

Мари бәйрәме – Семык

“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы

ХХ гасырда марилар

XIX йөз ахырында – XX йөз башында мариларда милли үзаң үсеше күзәтелә. 1907 елда мари телендә беренче вакытлы басма – еллык «Марла календарь» («Мари календаре») басыла, 1915 елда беренче мари газетасы нәшер ителә башлый.

XIX йөз ахырында аз санлы милли интеллигенция, башлыча, укытучылардан тора. Аларның агарту эшчәнлеге һәм төбәкне өйрәнү юнәлешендәге беренче тикшеренүләре – мари халкының тарихы, этнографиясе, теле һәм фольклоры буенча материаллар җыю һәм бастырып чыгару – этнос үсешендә зур роль уйный.

Әмма мариларның икътисадын һәм мәдәниятен күтәрүдә, милли эшчеләр сыйныфы, интеллигенция, колхоз крәстияннәре кадрлары формалашуда совет хакимияте чорындагы үзгәртеп корулар хәлиткеч әһәмияткә ия була.

Хәзерге вакытта мариларның милли һәм сәяси активлыгы үсешенә Бөтенмари Советы (Марий Мер Канаш, 1992 елдан), «Марий Ушем» мари милли җәмәгать оешмасы (1917–1918 елларда, 1990 елдан) булышлык итә.

Мари бәйрәме - Семык

“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы

Татарстанда марилар

1998 елдан Татарстан Республикасында мариларның милли-мәдәни автономиясе эшли, аның төп бурычы – Татарстан Республикасында яшәүче мари халкының мәдәни традицияләрен саклау һәм яңарту.

2011 елда Казанда Татарстан Республикасы мариларының Беренче съезды уздырыла.

Татарстанда шулай ук мариларның милли бәйрәмнәре, мәсәлән, Семык, уздырыла.

Әдәбият

Фукс А. Записки о чувашах и черемисах Казанской губернии. Казань, 1840.

Смирнов И.Н. Черемисы: историко-этнографический очерк. Казань, 1889.

Евсевьев Т.Е. Обычаи, верованья и суеверия марийцев // Марий Эл. 1927. № 10.

Крюкова Т.А. Марийская вышивка. Л., 1951.

Крюкова Т.А. Материальная культура марийцев XIX века. Йошкар-Ола, 1956.

Халиков А.Х. Об этнических основах марийского народа // Древние и современные этнокультурные процессы в Марийском крае. Йошкар-Ола, 1976.

Козлова К.И. Очерки этнической истории марийского народа. М., 1978.

Сепеев Г.А. Марийцы // Народы Приволжья и Приуралья. М., 1985.

Петров В.Н. Марийцы // Народы России. М., 1994.

Молотова Т.Л. Современная материальная культура сельских марийцев // Историко-культурный комплекс Республики Марий Эл. Йошкар-Ола, 1996.

Современная этническая культура финно-угров Поволжья и Приуралья. Йошкар-Ола, 2002.

Автор – Ф.Ф. Гулова