Электрохимик күренешләр заряд (электроннар) күчеше белән бәйле һәм электр тогының йомык система аша узуы белән төгәлләнә.

Электрохимия фәне Италия анатомы һәм физиологы Л.Гальваниның бака мускулларында тәҗрибә ясавыннан башлана (1771). Токның беренче химик чыганагы — «вольт баганасы» уйлап табыла (1779); саф хәлендә натрий, калий, барий, стронций, кальций, магний алына; электр аккумуляторы ясала, гальваник өслекләр процессы эшләнә, электролиз кануннары ачыла.

Электрохимия ХХ йөздә аеруча зур алгарышка ирешә, бу электролитлар, адсорбция һәм икеле электр катламы теориясе, электрохимик термодинамика һәм кинетика үсеше белән бәйле була. Электрохимик анализ алымы — полярографияне уйлап тапканы өчен чех галиме Я.Гейровский Нобель бүләгенә лаек була (1959). Гамәли электрохимиянең тармаклары булган гальванотехника, гальванопластика, электрохимик җитештерү, токның химик чыганаклары һ.б. техник эшләнмәләр шактый дәрҗәдә үсеш ала.

Казан галимнәре фундаменталь һәм гамәли электрохимия фәне үсешенә зур өлеш кертә. А.С.Савельевның гальваника һәм электр буенча хезмәтләре, Н.П.Слугиновның электролиз барышында электрохимик процессларны тикшерүе, А.М.Бутлеров тарафыннан углеводородлар синтезы өчен электрохимик алым кулланылуы, А.Е.Арбузовның гидразоннар һ.б. азометиннарның таутометриясен өйрәнү максатында полярографик алымнан файдалануы бу үсеш кысасында карала.

Нәорганик кушылмаларның сыек утлы (эретелгән) хәлдәге электрохимиясе (А.Я.Богородский), коллоид-электрохимик системаларны тикшерү (А.Ф.Герасимов), электроаналитик химия (А.М.Васильев) һәм сулы эремәләрдә комплекслар хасил булу мәсьәләләренә (В.Ф.Торопова) караган эшләр башкарыла. 1930 елларда Казан илдә электрохимия фәне үсеше үзәкләренең берсенә әверелә.

Казан химия-технология институтының физик һәм коллоид химия кафедрасында электрохимик лаборатория булдырылып, аның базасында инженер-электрохимиклар әзерләү башлана, сәнәгый предприятиеләр белән тыгыз элемтә урнаштырыла. Г.С.Воздвиженский җитәкчелегендә гальванотехниканың актуаль мәсьәләләре эшләнә, галим металлар һәм эретмәләр электродекристаллизациясе фәнни юнәлешенә нигез сала; металл ионнары катнашында катод һәм анод процессларын, катодтан бүленмәләр һәм водород адсорбциясен тикшерү эшләре башкарыла (Г.П.Дезидерьев). С.М.Кочергин җитәкчелегендә металлар һәм эретмәләр өстенә йөгертелгән электрохимик капламаларның текстурасы һәм структурасы, электрод процессларына ультратавыш тәэсире өйрәнелә. Электрокатализ (В.И.Никулин), өслекчә актив матдәләрнең электрохимик адсорбциясе (Г.А.Добреньков), полимер электрохимик капламалар (Г.Я.Вяселева) өлкәләрендә эшләр башкарыла, газлы электр бушануларындагы реакцияләр тикшерелә (К.Н.Мочалов). Металлар һәм эретмәләрнең катодлы төпкә утыру һәм анодлы эрү электрод процессларында комплекслар хасил булуның һәм протоннар йогынтысының роле ачыклана (Н.В.Гудин, С.И.Березина). Полимер электролитларның сусыз эремәләре теориясен үстерүгә В.П.Барабанов шактый зур өлеш кертә. Р.С.Сәйфуллин яңа фәнни юнәлешкә — композицион электрохимик капламалар һәм материаллар булдыруга башлангыч бирә. Аның һәм шәкертләре (И.А.Габдуллин, И.Г.Хәбибуллин) тарафыннан эшләнгән яңа материаллар приборлар һәм машиналар төзү сәнәгатендә кулланыла. Электрохимиянең гамәли өлкәсенә килгәндә, металлар һәм эретмәләрнең анодлы оксидлашу технологиясе һәм теориясенә (А.Ф.Богоявленский), металларда катодлы төпкә утыру процессларына, анод эшкәртелешенә һәм металлар пассивациясенә (Ф.Ф.Фәйзуллин һ.б.), электрохимик капламаларның формалашу һәм коррозияле җимерелү процессларын модельләштерүгә (И.Н.Андреев) багышланган хезмәтләр чыга. Функциональ гальванотехника технологияләрен камилләштерү, хромникель эретмәләргә карата мониторинг һәм локаль коррозиядән саклау, металл һәм эретмәләрне югары тизлекле селектив электр утырту технологияләрен эшләү (Р.Г.Кайдриков, Б.Л.Журавлёв, Я.В.Ившин) буенча тикшеренүләр алып барыла. Металл оксидлары нанокисәкчәләрен, күп фазалы металл-оксид һәм интерметаллик системаларны синтезлау (А.Ф.Дресвянников), өслекчә актив матдәләрне кушып комплекслы электролитлы металлар һәм эретмәләрне электр утырту (Н.Б.Березин) юнәлешендә эшләр башкарыла. Теоретик электрохимия өлкәсендә электрохимия фәненең бер төркем төп мәсьәләләрен хәл итүгә юл ачкан, электрод өслекнең кластер моделен, квант химиясе һәм квант-механик теориясе алымнарын файдалануга (М.С.Шапник, А.М.Кузнецов) нигезләнгән фәнни юнәлеш булдырыла. Электрод процесслары өчен компьютерлы квант-химик модельләштерү ысуллары эшләнә (Р.Р.Нәҗметдинов).

Казан галимнәре тарафыннан гамәлгә ашырылган проектлар гальваник капламалар, төгәл металл күчермәләр, композицион материаллар ясау максатында, агынты сәнәгый суларны зарарсызландыру һ.б. эшчәнлек өлкәләрендә кулланыла.

Электрохимия буенча тикшеренүләр Казан технология университетында, РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институтында, Казан университетында, Казан техник университетында алып барыла.

Әдәбият                

Колотыркин Я.М., Петрий О.А. Достижения и задачи теоретической и прикладной электрохимии // Вестн.РАН. 1983. Т. 53, № 6; 

Дамаскин Б.Б., Петрий О.А., Цирлина Г.А. Электрохимия: Учеб. для вузов. М., 2001; 

Кузнецов А.М. Профессор Г.С.Воздвиженский: Жизнедеятельность, воспоминания, очерки и материалы. К., 2005.

Автор — А.М.Кузнецов