Калмыя елгасының сул кушылдыгы (Сөн елгасы бассейны).

Озынлыгы 12,4 км, бассейнының мәйданы 38,3 км2. Мөслим районы территориясеннән ага. Елга башы Дусай авылыннан 2 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Сөякәй һәм Бәкәбез авыллары арасында. Елга башының абсолют биеклеге 200 м, тамагыныкы – 111 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 25%.

Дусай елгасының 0,5 тән алып 2,7 км га кадәр озынлыктагы өч кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,45 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 103 мм, ташу агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры-апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,03 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 500-700 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Елгада суының гомуми күләме 1,15 млн м3 булган буа бар.

Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.