Мари телендә сөйләшүчеләр (кара: Марилар) Мари, Башкортстан, Татарстан, Удмурт Республикаларында, Киров, Свердловск, Түбән Новгород өлкәләрендә, Пермь краенда һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә тыгыз урнашып яши.

Аларның гомуми саны 604 мең кеше, шул исәптән Татарстан Республикасында – 18 848 кеше (2010).

Диалектлары

Мари теле тау мари, болын мари, көнчыгыш мари һәм төньяк-көнбатыш мари диалектларына бүленә. Төп фин-угор үзенчәлекләрен саклаган хәлдә, төрки (VIII йөздән) һәм рус (XIII йөздән) телләре йогынтысында үсеш ала.

Әдәби тел

Тартык авазлар – 22, сузык авазлар – 8 дән алып 12 гә кадәр (җирле сөйләшләргә карап).

Мари телендә грамматик мөнәсәбәтләр башка агглютинатив телләрдәге кебек, нигездә, кушымчалар ярдәмендә белдерелә.

Язу рус графикасы нигезендә үсеш ала (XIX йөз).

Әдәби тел XX йөз башында формалаша. Аңа беренче мари язучыларының (С.Г. Чавайн, М.С. Герасимов-Микай, Н.С. Мухин һ.б.) әсәрләре басылып килгән «Мари календарьлары»ның («Марийские календари», 1907–1913) йогынтысы зур була.

Мари әдәби теленең 2 төре бар: болын-көнчыгыш мари һәм тау мари.

Мари теле Мари Республикасының дәүләт теле санала (рус теле белән беррәттән).

Башлангыч мәктәпләрдә укыту мари телендә алып барыла, бу телдә дәреслекләр, әдәби һәм публицистик әдәбият басыла, газета һәм журналлар чыга, теле- һәм радиотапшырулар алып барыла, спектакльләр куела.

Мари теле мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында өйрәнелә. Мари теле, әдәбияты һәм тарихы фәнни-тикшеренү институты, Мари университеты, Мари педагогия институты фәнни тикшеренүләр үзәге булып тора.

Әдәбият

Марийско-русский словарь. М., 1956.

Современный марийский язык: в 2 ч. Йошкар-Ола, 1960–1961.

Русско-марийский словарь. М., 1966.

Национальный состав и владение языками, гражданство: итоги Всероссийской переписи населения 2002 года. М., 2004. Т. 4.