Мари традицион мәдәнияте бәйрәме славян һәм фин-угор халыкларының мәҗүси традицияләренә барып тоташа.

Мариларның Семык бәйрәменең төп идеясе – үлгән туганнарны искә алу һәм алардан хуҗалык эшләрендә һәм көнкүрештә уңышка фатиха сорау.

Элекке вакытта Пасхадан соң сигезенче атнада, Троица алдыннан, язгы кыр эшләре тәмамлангач, мари авыллары халкы болынга, киртәләп алынган изге урыннарга чыккан, искә алу шәмнәре яндырган, Кирәмәткә һәм башка аллаларга туры ат яисә колынны корбанга китергән.

Семык бәйрәие берничә көн билгеләп үтелгән: кунакка йөргәннәр, гөслә һәм сорнайга җырлаганнар һәм биегәннәр; яшьләр уеннар оештырган, бу көнне туйлар уздырылган.

Хәзерге көндә Семык бәйрәме мариларның җәй җитүен белдерүче тантаналы бәйрәмнәренең берсе.

Татарстан Республикасында Семык 2009 елда республика халыклары бәйрәме статусы ала: 1 нче республика Семык бәйрәме 2009 елның 26 июнендә Мөслим районының Мари Бүләр авылында; 21 нчесе – 2018 елның 2 июнендә Кукмара районы Починок Кучук авылында оештырыла.

Авыл һәм республика Семык бәйрәмнәрен даими үткәрү урыннары булып Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Арча, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим районнарындагы мари авыллары, Татарстандагы марилар тупланып яшәүче урыннар санала.

Семык бәйрәме вакытында традицион спорт ярышлары һәм милли уеннар, егетләр өчен «Марий патыр» һәм кызлар өчен «Марий чевер удыр» конкурслары үткәрелә.

Әлеге бәйрәмдә катнашучылар һәм кунакларның традицион киемнәре, мари һәм Татарстан Республикасында яшәүче башка халыкларның аш-суы, милли җырлары һәм инструменталь музыкасы, мари курчагын һәм мари киемнәрен әзерләү буенча мастер-класслар, гамәли бизәлеш сәнгате осталары эшләреннән күргәзмәләр бәйрәмгә мәһабәт төсмер бирә.

Кунаклар өчен махсус ярышлар – аркан тартышу, капчык сугышы, капчык киеп йөгерү, көянтәләр белән йөгерү, колгага менү һ.б., шулай ук мари утарына һәм «Осталар шәһәренә» экскурсияләр, үзәк мәйданчыкта һәм кече сәхнәдә концерт программалары оештырыла.

Семык бәйрәмендә традицион рәвештә Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Арча, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим районнарындагы, Чаллы һәм Казан шәһәрләрендәге, шулай ук Мари Элдан, Удмурт республикакасыннан, Башкортстаннан мари фольклор һәм вокаль ансамбльләре чыгышлар ясый.

Семык бәйрәмен уздырганда мари, татар һәм Татарстан Республикасында яшәүче башка халыкларның милли кулинария һәм кәсепчелек эшләнмәләрен сату оештырыла.

Семык бәйрәме мари халкын миллимәдәни берләштерүгә һәм аның үзешчән гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә.  

Мари бәйрәме – Семык

“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы