1985 елда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бакчачылык бүлегендә А.М.Тверитинов һәм Л.А.Севастьянова тарафыннан чыгарыла (ирекле серкәләнүдән «Морель ранняя» чәчкене). Салкынга чыдам, уртача иртә өлгерешле, коккомикозга бирешми. Куагы 1,5–2 м. Ябалдашы киң, түгәрәк. Үрентеләре уртача озынлыкта һәм юанлыкта, җиңелчә дугасыман бөгелгән, соры кунык һәм сирәк ачык соры ясмыкчалар белән капланган. Яфраклары вак, озынча, ике башы да очлы, читләре вак-, ике- һәм өч каяулы. Чәчәкләре уртача зурлыкта, ак. Иртә чәчәк ата. Үз-үзеннән җимеш бирүе түбән (5–12%). Иң яхшы серкәләндерүче сортлар — «Маяк», «Труженица Татарии», «Ранняя сладкая», «Морель ранняя». Җимешләре уртача зурлыкта (3,1 г), түгәрәк, куе кызыл төстә, тәме эчкелтем-баллы. Җимшәне кызыл, сусыл, уртача тыгызлыкта. Орлыгы зур түгел, ирекле, җимешеннән аерылуы ярымкоры. 3 елдан җимеш бирә башлый. Уңышы 1 куактан 16 кг. Яшел чыбыкчалар белән (тамырлануы 70–80%) һәм дала формаларын чәчкеннәргә ялгау белән үрчетелә. Яңа өлгергән килеш һәм эшкәртелеп кулланыла. Татарстанда 1988 елдан районлаштырылган.                              

Автор — Л.А.Севастьянова