- РУС
- ТАТ
язучы, дипломат
1795 елның 4 гыйнвары, башка мәгълүматлар буенча 1790, Мәскәү –1829 елның 30 гыйнвары, Тәһран.
1812 елда Мәскәү гусар полкына корнет хезмәтенә языла. Ул полк 1813 елда Казанда тора.
«Студент» (1817, 1889 елда басыла) комедиясендә Казан искә алына.
1824 елда язылган атаклы «Акыллылык бәласе» («Горе от ума») пьесасы цензура тарафыннан тыела. Декабрист Д.И.Завалишин аның кулъязма нөсхәсен Казанга алып килә (Казан университетының фәнни китапханәсендә саклана). 1834 елда комедия Казан шәһәр театры сәхнәсендә үзешчән актёрлар тарафыннан куела, 1836 елда аны Пивато антрепризасының професииональ труппасы актёрлары уйный, 1853 елда Н.Г.Милославский тарафыннан уйнала һәм XIX йөзнең 2 нче яртысыннан XX йөз башына кадәр Казан театры сәхнәсеннән төшми.
Исеме Казан урамына бирелә.
Аристов В.В. Подарок декабриста. К., 1970;
Аристов В., Ермолаева Н. Всё началось с путеводителя. К., 1975.
Автор — Ю.А.Благов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.