Биографиясе

1798 ел — 1870 елның 8 сентябре, Германия, Дрезден шәһәре.

Дерпт университетын тәмамлагач, Түбән Новгород губернасының Ардатово шәһәрендә өяз табибе булып эшли.

1825 елдан Түбән Новгород җәмәгать шифаханәсендә.

1830 елда Дерпт университетында акушер дәрәҗәсе ала.

1837 елдан Казан университетында: хосусый патология һәм терапия каф. профессоры (медицина тарихы һәм токсикология укыта), 1858–1862 елларда декан; 1830 елда Түбән Новгородта ваба таралуны бетерүдә катнаша.

«Вабаның үзлекләре» («О свойствах холеры». Н.Новгород, 1831) хезмәте, вабаны дәвалау, госпиталь клиникаларын оештыру буенча хезмәтләр авторы; 1850 елда госпиталь клиникасын оештыруны башлап йөри.

Хезмәтләре

О значении госпитальной клиники... // Уч. зап. Казан. университета. 1849. Кн. 4;

Рассуждение о госпитальной клинике и об удобнейшем устройстве её при Императорском Казанском университете... // Уч. зап. Казан. университета. 1850. Кн. 3.