Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
Табигый тирәлекне контрольдә тотуның космик чаралары өлкәсе белгече, техник фәннәр кандидаты
1941 елның 21 июлендә Тәкәнеш районы Көмешкүл авылында туган.
1964 елда Казан авиация институтын тәмамлый.
1965 елдан Электромеханика фәнни-тикшеренү институтында (Истра шәһәре, Мәскәү өлкәсе), лаборатория, бүлек башлыгы, генераль директор урынбасары, «Метеор-2», «Метеор-3» космик аппаратларының баш конструкторы урынбасары (1984–1994), соңрак «Метеор-3», «Метеор-3М» космик комплекслары баш конструкторы, «Элкос» космик техника бүлеге директоры.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.