Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 1722 кв. км. Үзәге – Дүртөйле шәһәре (Уфа шәһәреннән 124 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 62533 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда –31430 кеше (1970 елда – 25758, 1979 елда – 23133, 1989 елда – 32623, 2002 дә – 30841 кеше).

Районда кырык татар, егерме өч татар-башкорт, дүрт татар-рус, бер татар-мари авылы бар. Иң зур татар авыллары: Иванай (2009 елда – 1629 кеше), Күккуян (756), Тайморза (652), Суыккүл (837). Күпчелек татарлар район үзәгендә яши (2010 елда – 20062 кеше).

Элегрәк нигезләнгән авыллар: Аюкаш (XVII йөзнең икенче яртысы), Имай-Утар, Казаклар һәм Күккуян (1713 ел), Мәмәдәл (1727 ел), Тамак һәм Үткен (1736 ел).

Татар җәмгыяте тормышы

1988 елдан татар телендә язучы әдипләрне һәм журналистларны берләштергән «Дулкын» әдәби-иҗади клуб эшли.

2016 елда Дүртөйле шәһәре һәм Дүртөйле районы татарларының Милли-мәдәни автономиясе оештырыла.

Районда «халык» исемен йөрткән унбер татар иҗат коллективы бар:

  • театрлар – З.Солтанов исемендәге Дүртөйле татар халык театры (1932 елдан эшли, 1968 елдан халык театры), Иске Баеш авылында (1995 елдан, 2006 елдан халык театры), Иске Яндыз авылында (1990 елдан, 2007 елдан халык театры);
  • бию ансамбльләре– «Сөмбел» (1968 елдан, 1978 елдан халык ансамбле, Дүртөйле шәһәре) һәм «Ак чишмә» (1998 елдан, 2003 елдан халык ансамбле, Суыккүл авылы);
  • фольклор ансамбльләре – «Изге ай» (2002 елдан, 2012 елдан халык ансамбле, Иванай авылы), «Әллүки» (1994 елдан, 2015 елдан халык ансамбле, Дүртөйле шәһәре), «Ак чишмә» (2008 елдан, 2015 елдан халык ансамбле, Чишмә авылы); «Хиләл» эстрада‑вокаль ансамбле (2009 елдан, 2012 елдан халык ансамбле, Дүртөйле шәһәре),
  • «Хәзинә» тальянчылар ансамбле (2002 елдан, 2015 елдан халык ансамбле, Тайморза авылы),
  • «Без кабызган утлар» ветераннар хоры (2015 елдан) эшли.

Районның торак пунктлары мәдәният йортлары каршында сиксәнләп татар иҗат коллективы бар.

Дүртөйле шәһәрендә ике елга бер тапкыр «Туган тел» республика татар җырын яшь башкаручылар конкурсы уза (1995 елдан). Шундый ук вакыт аралыгы белән район фестивальләре уздырыла, аларда башка коллективлар белән бергә татар иҗат коллективлары да катнаша:

  • үзешчән композиторлар, З.Солтанов исемендәге театр коллективлары фестивале,
  • Ф.Гарәева исемендәге бию фестивале (барысы да – Дүртөйле шәһәре),
  • Н.Нәҗми исемендәге үзешчән шагыйрьләр фестивале,
  • вокаль ансамбльләр фестивале (Әнгәсәк авылы),
  • фольклор фестивале (Мәскәү авылы),
  • балалар нәфис сәнгате фестивале (Исмаил авылы),
  • тальянчылар, гармунчылар һәм халык музыка уен кораллары ансамбльләре фестивале (Тайморза авылы).

2015 елда Суыккүл авылында авылның 250 еллыгына багышланган «Саумысыз, авылдашлар!» бәйрәме оештырыла. 2016 елда Тайморза авылы мәдәният йортында «Татар мәдәнияте бәйрәме» һәм Әсән авылында «Татар мәдәнияте көне» уздырыла.

2015/2016 уку елында районның дүрт мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла, егерме биш мәктәптә татар теле предмет буларак өйрәнелә.

Рус һәм татар телләрендә «Юлдаш» газетасы нәшер ителә. Шәһәр телевидениесендә татар телендә тапшырулар чыга.

Күренекле кешеләре

Дүртөйле районында:

  • шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе Ш.М.Бабич (Әсән авылында бюсты куелган),
  • язучы Х.М.Кәрим,
  • шагыйрь һәм драматург Н.Нәҗми (Дүртөйле шәһәрендә бюсты куелган; 1998 елда Дүртөйле шәһәр советы президиумы тарафыннан Н.Н.Нәҗми исемендәге премия булдырыла),
  • Дан орденының тулы кавалеры З.З.Зарипов (Дүртөйле шәһәрендәге һәм Исмаил авылындагы урамнарга аның исеме бирелгән),
  • Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Р.С.Ханова,
  • СССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы С.Р.Рәфыйков,
  • РАХФАнең мөхбир әгъзасы Ү.Г.Госманов,
  • медицина фәннәре докторы М.Ф.Мусин,
  • техник фәннәр докторы Ә.Г.Гомәров,
  • шагыйрь, драматург, әдәбият тәнкыйтьчесе Г.Х.Гыйльманов,
  • шагыйрь З.М.Мансуров (Дүртөйле шәһәрендәге һәм Елан авылындагы урамнарга аның исеме бирелгән),
  • Башкортстан АССРның халык артистлары И.И.Газетдинова һәм Ф.С.Гафаров,
  • Башкортстан АССРның атказанган артисты Ә.М.Солтанов,
  • композитор, Башкортстан Республикасының һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Р.Г.Хәкимов,
  • СССРның атказанган спорт остасы (алкалы хоккей) И.Ф.Гимаев туган.

Дүртөйле шәһәрендә 1985 елдан Башкортстан Республикасы һәм РФ журналистлар берлеге, Башкортстан Республикасы һәм РФ язучылар берлеге әгъзасы И.Х.Тимерханов яши һәм эшли.