Биографиясе

1928 елның 5 августы, Әгерҗе районы Тирсә авылы — 2013 елның 8 июле, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1950), Казанда ВЛКСМның район һәм өлкә комитетларында эшли.

1956 елдан РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институтында, спектр-структура тикшеренүләре лабораториясе мөдире (1989 елдан), әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1996 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре элементорганик кушылмалар спектроскопиясенә карый. Шаһидуллин тирбәнешле, оптик спектрларны һәм азот, фосфор, мышьяк, сөрмә органик кушылмаларының төзелешен тикшерә. Спектр-структура корреляцияләренең системаларын билгели. Оптик спектрларны шифрсызландыру, системалаштыру, хисаплауның, максатчан молекуляр структураларны прогнозлауның компьютерлаштырылган алымнарын тәкъ дим итә. Фосфорорганик кушылмаларның инфракызыл спектрлары буенча өч махсуслаштырылган атласның, фосфор һәм мышьякның органик чыгарылмалары спектрлары турындагы белешмәлекләрнең автордашы. Тикшерү нәтиҗәләре медицинада, нефть химиясендә, экологиядә, сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында файдаланыла.

Уйлап табуга 15 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

«Почёт Билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре       

Атлас ИК-спектров фосфорорганических соединений. М., 1977 (автордаш); 

Атлас ИК-спектров фосфорорганических соединений (Интерпретированные спектрограммы). М., 1984 (автордаш).