- РУС
- ТАТ
Личинка фазасында, башлыча, имезүчеләрнең вакытлыча эктопаразитлары; олы талпаннар һәм нимфалар паразит түгелләр, башлыча, ерткычлар (вак буынтыгаяклылар һәм аларның йомыркалары белән туклана). Туфракның өске катламында, кәстә, коелган яфраклар астында яши.
Олы талпаннарның гәүдәсенең озынлыгы 2–4 мм, гадәттә, кызгылт сары төстә, каты төк (хет) белән капланган. Личинкалары вак, 0,5 мм га кадәр. Авыз аппараты чәнчеп суыручы типта. Үсемлекләрдән яки туфрак өслегеннән личинкалары хайваннарга һөҗүм итә, гәүдәнең йомшак тиреле өлешенә (еш кына колак яфрагының урта куышлыгына) берегә. Хайваннарда һәр сезонда һәм шактый күп санда (50 гә кадәр һәм күбрәк тә) очрый. Личинкалары 3–12 тәүлек дәвамында тукыма сыеклыгы (паразитлар селәгәенең литик компонентлары йогынтысында тукымаларның мезис продукты) белән туклана, соңыннан алар җиргә кубып төшә һәм прото-, аннан соң дейтонимфага һәм олы затка әверелә. Кызыл тәнле талпаннар һәр җирдә таралган, аеруча субтропик һәм тропикларда күп төрле һәм күп санлы.
Татарстан территориясендә кызыл тәнле талпаннарның 6 төре билгеле, алар арасында аеруча Hirsutiella zachvatkini һәм Neotrombicula autumnalis төрләре күп санда (нигездә, имезүчеләрдә күренә, кошларда табылмаган) очрый. N.autumnalis һәм N.vulgaris личинкалары кеше тәненә ябышып, кычыту, өлешчә ялкынсыну, бизгәк (тромбидиоз) тудыра.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.