Биографиясе

1933 елның 19 декабре, Үзәк кара туфраклы өлкәнең Рассказово районы Татарщино авылы — 1996 елның 3 ноябре, Мәскәү.

Милләте буенча татар.

Хәрби-юллар училищесен (1955), Хәрби тыл һәм транспорт академиясен (Ленинград, 1971) тәмамлый. 1973–1979 елларда Балтыйк буе хәрби округында: автотранспорт хезмәте өлкән офицеры, 1975–1979 елларда гомумгаскәри берләшмәнең автотранспорт хезмәте башлыгы (Калининград шәһәре). 1979–1988 елларда Байкал аръягы хәрби округында: автотранспорт хезмәте башлыгы урынбасары, 1980–1988 елларда кораллану идарәсенең автомобиль хезмәте башлыгы (Чита шәһәре).

1989 елдан СССР Оборона министрлыгының Үзәк юл төзелеше идарәсе башлыгы.

1991 елдан пенсиядә.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Автор — М.З.Хәбибуллин