Эчтәлек

X–XIII йөзләрдә рус кенәзләре Идел буе Болгары биләмәсенә берничә зур яу оештыралар.

985 елда Болгар иленә Киев бөек кенәзе Владимир I яу белән килә. Ләкин ул уңышка ирешә алмый, яу ике арада беренче мәгълүм солых төзү белән тәмамлана.

Владимир-Суздаль кенәзлеге оешкач, XII–XIII йөзләрдә Идел буе Болгарына һөҗүмнәр ешая. 1120 елда Владимир-Суздаль кенәзе Юрий Долгорукий зур гаскәр белән килә, каршы торучы көчләрне тар-мар итә, берничә торак пунктны яулап ала. Кенәзнең бу һөҗүме кайнатасы Әййүб ханның (кыпчаклар идарәчесе) болгарлар тарафыннан үтерелүе белән бәйле дигән фикер дә яши.

Ю. Долгорукийның улы кенәз Андрей Боголюбский Владимир-Суздаль кенәзлеге белән идарә иткән елларда болгарлар яшәгән төбәкне яулау омтылышы көчәя. Идел – Ука төбәге мордваларын буйсындыргач, 1164 елда кенәз Идел буйлап корабларда болгарлар иленә басып керә, Чулман тамагына кадәр җитә, Ибраһим (рус язмаларында Бряхимов) шәһәрен яулап ала, яндыра.

1171/1172 елның кыш айларында кенәз Мстислав Андреевич гаскәре Муром һәм Рязань кенәзлекләре хәрби дружиналары белән бергә Иделнең уңъяк ярындагы болгарлар җиренә һөҗүм итә, бер шәһәр һәм алты авылны яулап ала. Болгарларның 6–7 мең кешелек гаскәре исә русларның берләштерелгән гаскәрен Ука елгасы тамагына кадәр эзәрлекләп бара.

1183 елның җәендә Владимир-Суздаль кенәзлеге идарәчесе Всеволод III Большое Гнездо, үзенә союздаш Киев, Смоленск, Көньяк Переяславль, Рязань, Муром кенәзләре гаскәрләрен берләштереп, зур гаскәр белән Болгар иленә – Биләр шәһәренә һөҗүм итә. 6–7 меңлек гаскәр Чулман тамагында көймә-кораблардан төшә, Тухчин шәһәрен камый. Әмма өч көн камап та ала алмагач, Биләргә таба китә.

Якын-тирә авыл, шәһәрләрдән ярдәмгә килгән болгарлар шәһәрне яуларга ирек бирмиләр, баскын көчләрне камап алалар. Ун көн дәвамында капма-каршы торганнан соң үзара солых төзелә. Ләкин кенәз Всеволод III тиздән килешүне боза, 1185 елда болгарлар җиренә Городец шәһәре воеводасы җитәкчелегендә гаскәр туплап җибәрә. Ул гаскәр берничә авылны басып ала, талый.

1205 елда Всеволод III кабат Идел буйлап күпләгән көймә-корабларда һөҗүм итә, елга буендагы торак пунктлар талана.

1220 елда Владимир-Суздаль кенәзе Юрий Всеволодович, болгарларның Устюг шәһәренә булган һөҗүменә каршы, үз туганы кенәз Святослав җитәкчелегендә болгарлар иленә яу оештыра. Бу гаскәр 15 июньдә Ашлы шәһәрен басып ала һәм аны тәмам яндыра. Ашлыга оештырылган һөҗүмнән соң ике арада килешү төзелә (кара: Болгар-рус килешүләре).

Шушы яу-сугышлар нәтиҗәсендә Идел буе Болгары Югары Идел, Сура елгасы буйларында үз йогынтысындагы биләмәләрен югалта.

Шулай ук кара: Болгарларның рус кенәзлекләренә яулары.

Әдәбият

Шпилевский С.М. Древние города и другие булгаро-татарские памятники в Казанской губернии. Казань, 1877.

Пономарёв П.А. Данные о городах Камско-Волжской Булгарии. Ошель и её следы // Известия общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. 1892. Т. 10, Вып. 3.

Смирнов А.П. Волжские булгары. М., 1951.

Халиков А.Х. Волжская Булгария // История Татарской АССР. Казань, 1968. Т. 1.

Кучкин В.А. О маршрутах походов древнерусских князей на государство волжских булгар в XII – первой трети XIII вв. // Историческая география России. Х – начало ХХ вв. М., 1975.

Фахрутдинов Р.Г. Очерки по истории Волжской Булгарии. М., 1984.

Фахрутдинов Р.Г. Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.

Измайлов И.Л. 1183 год. Крестовый поход на Волге // Родина. 2000. № 3.

Автор – И.Л. Измайлов