Эчтәлек

Урнашу ягыннан көнчыгыш кыпчакларга – Идел аръягы һәм көнбатыш кып чакларга – Иртеш буйларына кадәр (Көнчыгыш чыганакларында бу территор ия Дәште Кыпчак – Кыпчак даласы дип атала) бүленәләр.

XI йөз – XIII йөз башында кыпчакларда ханнар (хаканнар) идарәсендә кабилә берләшмәләре (берлекләре) барлыкка килә.

Кыпчаклар күчмә тормыш алып баралар. Халыкның төп шөгыле терлекчелек була. XII йөздә Дон, Түбән Идел һәм Арал буйларындагы са ксиннар, болгарлар һ.б. белән бергә кыпчаклар яшәгән шәһәрләрдә һөнәрчелек үсеш ала.

Кыпчаклар еш кына рус кенәзлекләренә, Идел буе Болгар дәүләтенә һөҗүмнәр ясыйлар. Аларның гаскәрләре җиңел һәм авыр коралланган атлылардан  гыйбарәт булып, аеруча җитезлеге белән аерылып тора.

XII йөз башында Киев кенәзләре Святополк Изяславич һәм Владимир Мономах гаскәрләреннән берничә тапкыр җиңелгәннән соң, кыпчакларның бер өлеше грузин патшасы Давид Төзүчегә хезмәткә күчә.

XII йөзнең 2 нче яртысында кабилә берлекләре сизелерлек ныгый һәм кыпчаклар рус җирләренә һөҗүмнәр ясый башлыйлар. 1223 елда алар монголлар тарафыннан Төньяк Кавказда, аннан с оң Калка елгасы буендагы сугышта җиңеләләр.

Көнчыгыш кыпчаклар Алтын Урда халкының төп өлешен тәшкил итәләр, алар читтән яу белән килгән монголларны ассимиляциялиләр; кыпчак теле арала шуда, әдәбият үсешендә һәм эш кәгазьләренең гамәлдә кулланылуында төп чарага әверелә.

Көнбатыш кыпчаклар Венгриягә күченеп китәләр. Алар күп кенә төрки халыкларның, шулай ук татарларның, башкортларның, нугайларның, казакъларның, каракалпакларның, үзбәкләрнең этномәдәни йөзе формалашуга көчле йогынты ясыйлар.

«Игорь полкы турында җыр» («Слово о полку Игореве», XII йөз ахыры) дип аталган борынгы рус әдәбияты ядкәрендә рус-кыпчак сугышлары вакыйгасы  – Игорь Святославичның 1185 елгы уңышсыз явы чагылыш тапкан. 

Әдәбият

Бартольд В.В. Сочинения. М., 1968. Т. 5.

Фёдоров-Давыдов Г.А. Курганы, идолы, монеты. М., 1968.

Рыбаков Б.А. «Слово о полку Игореве» и его современники. М., 1971.

Ахинжанов С.М. Кипчаки в истории средневекового Казахстана. А.-А., 1989.

Плетнева С.А. Половцы. М., 1990.

Гумилев Л.Н. Древние тюрки. М., 1993.

Кляшторный С. Кимаки, кипчаки и половцы // История татар с древнейших времён. Казань, 2002. Т. 1.

Автор – Ф.Г. Кәлимуллина