Авылга XVII йөзнең икенче яртысында Шубан авылыннан күченүчеләр нигез сала.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда 2 мәчет (1850 елда һәм 1905 елда ачыла) эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1172,7 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Шода волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Пыжмара авыл җирлеге үзәге.

1930 елда авылда Сталин исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – А.Мөхәммәтшин), 1950 елдан – Фрунзе исемендәге колхоз, 1963 елдан “Кама” колхозы составында. 1995 елдан “Кама” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2002 елдан “Кама” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Халкы күбесенчә шул кооперативта эшли, кырчылык, яшелчә үстерү, сарык асрау, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1919 елда башлангыч мәктәп (элекке мәчет бинасында) ачыла, 1942 елда – җидееллык, 1950 елда – урта, 1958 елда – сигезьеллык (1977 елда яңа бина төзелә), 1984 елда – урта, 2004 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1923 елда авылда – уку өе, 1933 елда клуб ачыла.

Авылда мәдәният йорты (1972 елдан), балалар бакчасы (1972 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, мәчет (2002 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Кашфеласрар Вахаб (1858–1957) – дин эшлеклесе;

С.М.Мөлеков (1920–1941) – шагыйрь;

И.Ф.Фәләхов (1941 елда туган) – химик-технолог, химия фәннәре докторы.

Халык саны

1859 елда – 679,
1884 елда – 960,
1905 елда – 1096,
1920 елда – 1179,
1926 елда – 1068,
1938 елда – 845,
1949 елда – 561,
1958 елда – 440,
1970 елда – 479,
1979 елда – 420,
1989 елда – 397,
2002 елда – 415,
2010 елда – 402,
2015 елда – 403 кеше (татарлар).