Халык исәбен алулар буенча: 1989 елда – 1 765 мең кеше, 2002 елда – 2 019 мең кеше, 2010 елда – 2 012 мең кеше.

Россия Федерациясендә сан буенча икенче урындагы төп халык (2002 елда – 5 669,9 мең кеше, 2010 елда – 5 310 мең кеше)

Татарларның атамасы тарихы һәм локаль үзатамалар

Бикчәнтаевлар гаиләсе. 1914

Сулдан уңга: Гәрәйша, Нурдидә, Дәүләтша, кечкенә Хәфәзә, Бибиәсма. Л.Дәүләтшинаның гаилә архивы

Беренче тапкыр «татар» атамасы VI–VIII йөзләрдә «отуз-татар» һәм «токуз татар» рәвешендә Үзәк Азиядәге борынгы төрки кабиләләр арасында барлыкка килә (кара: Күлтәгингә куелган һәйкәлташ).

X–XII йөзләрдә Үзәк Азиядә яшәгән татар дәүләти берләшмәләре XIII йөз башында Монгол империясенә кушыла. Аксөякләргә карата кулланылган «татар» социаль яктан абруйлы атамага әверелә (Рәшидетдин).

XIII–XV йөзләрдә «татар» атамасы Җүчи Олысында (Алтын Урдада) үзенчәлекле империячел мәдәниятле хәрби-йомышлы катлау политономы сыйфатында файдаланыла. XIV йөздән татарларның зур өлеше мөселман динендә була.

Алтын Урда таркалганнан соң аның территориясендә барлыкка килгән төрки-татар дәүләтләренең (Әстерхан ханлыгы, Казан ханлыгы, Кырым ханлыгы, Себер ханлыгы, Касыйм ханлыгы һ.б.) аксөякләре үзләрен элеккечә үк татарлар дип атый.

Урта гасырлар дәверендә «татар» атамасы, экзоэтноним буларак, Русьта, Көнбатыш Европа һәм мөселман Шәреге илләрендә Җүчи Олысының барлык халкына карата кулланыла.

Идел-Урал төбәгендәге һәм Көнбатыш Себердәге татар ханлыкларын Рус дәүләтенә кушу нәтиҗәсендә (XVI йөз – XVII йөз башы) аларның бердәм мәдәнияте территориаль яктан бүлгәләнә, хәрби-йомышлы аксөякләрнең сыйнфый асылы бетерлә һәм халыкның бер өлеше христианлаштырыла, бу, ахыргы чиктә, «мөселман» конфессиональ атамасы белән бергә, «татар» атамасының халык массалары даирәсендә таралуына этәрә.

XIX йөзнең икенче яртысында – XX йөз башында буржуаз үзгәртеп корулар һәм Россия империясендәге татарларның милли иҗтимагый-сәяси хәрәкәте күтәрелеше барышында «татар» атамасы нигезендә этник үзаңның яңа, милли тибы һәм аның белән бәйле карашлар, мифологемалар формалаша.

«Татар» төшенчәсе Идел-Урал төбәгендәге һәм Көнбатыш Себердәге күп кенә төрки этнотерриториаль төркемнәр өчен уртак атама үзлекләренә ия була. Акрынлап җирле, локаль (якташлык, этнокатлау һ.б.) үзатамалар: Идел буе – Урал алды татарларында – мөселман, казанлы, мишәр (мещеряк), типтәр, керәшен, нагайбәк, качым һ.б., Әстерхан татарларының – нугай, карагаш, юрт татарлары һ.б., Себер татарларының – тубыллык, туралы, бараба, төмәнлек, бохарлык һ.б., Польша-Литва татарларының мөслим, липка (литва) татарлары атамалары юкка чыга.

XX йөзнең 1 нче чирегендә «татар» атамасы Идел-Урал төбәгендәге һәм Көнбатыш Себердәге төрки телле халыкның күпчелек өлеше өчен уртак атамага әверелә. 1926 елдагы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, Идел буендагы, Урал алдындагы (башкортлардан гайре) һәм Көнбатыш Себердәге төрки телле мөселманнарның зур өлеше «татар» атамасын кабул итә.

Казан татарлары. 1862

К.Гун рәсеме нигезендә төсле литография

Татарларның таралып урнашуы

Татар халкының төп үзәге – Идел буе-Урал алды татарлары – Идел буе һәм Урал алды территориясендә формалаша. Татарларның даими һиҗрәте, бигрәк тә Идел буе-Урал алды татарларының күчеше, Россиядә һәм дөньяда татар халкының тупланып һәм сибелеп яшәү урыннары күбәюгә китерә.

Татарларның массачыл һиҗрәте татар ханлыклары Рус дәүләте тарафыннан яуланудан соң башлана һәм милли, социаль, дини изүнең кискен көчәюе белән бәйле була. XVIII йөздә Идел буеннан Урал алдына 220 меңгә якын кеше (Идел буе – Урал алды татарларының өчтән бер өлеше чамасы) күчеп китә.

XIX йөз ахырында Урал алдында, бигрәк тә Ык һәм Агыйдел елгалары арасындагы төбәктә, 1 млн нан артык татарлар яши. XIX йөзнең 2 нче яртысында, Россиядә капиталистик мөнәсәбәтләрнең бик тиз үсеше нәтиҗәсендә, татарларның Идел-Урал төбәгеннән һиҗрәтенең төп агымы Россиянең Европа өлешендәге (Мәскәү тирәсе, Донбасс), Кавказдагы (Баку), Көнбатыш Себердәге сәнәгый яктан алга киткән районнарга юнәлә.

XIX йөздә – XX йөз башында Идел буе – Урал алды татарлары сизелерлек дәрәҗәдә Әстерхан төбәгендәге һәм Көнбатыш Себердәге татар халкының этносостав өлешенә әвереләләр. XIX йөз башында алар Түбән Идел буендагы татар халкының 13,2% ын, 1830 елда – 17,4% ын, 1900 елда – өчтән бер өлешеннән артыгын, XIX йөз ахырында Көнбатыш Себердәге барлык татарларның 17 % ын тәшкил итәләр.

XX йөздә татарларның таралып урнашуында җитди үзгәрешләр була.

1920–1930 елларда аларның зур өлеше РСФСРда яши (1926 елда – 95,4%, 1937 елда – 95,2%). Бу вакытка аеруча эре татар диаспорасы Казакъстан һәм Урта Азия территориясендә оеша (1926 елда – 118,7 мең кеше, 1939 елда – 129 мең кеше). Моннан тыш татарларның зур төркемнәре Украинада (Донбасс) һәм Әзәрбайҗанда (Баку) яши.

1959 елга РСФСРдан читтә, бигрәк тә Казакъстанда һәм Урта Азиядә татарларның саны кискен арта (1959 елда – 1944 елда ирексезләп сөрелгән Кырым татарларын кертеп, 780 мең кеше). Бу төбәктә татар халкы исәбе үсешенә шулай ук Казакъстанның чирәм җирләрен үзләштерү дә йогынты ясый.

1989 елга Урта Азия республикаларында СССРдагы иң эре татар диаспорасы формалаша (1179,5 мең кеше). 1970–1980 елларда татарларның Көнбатыш Себергә һәм Ерак Көнчыгышка, аеруча нефть һәм газ чыгарылган районнарга, һиҗрәте көчәя (мәсәлән, Төмән өлкәсендә татар халкының саны өч тапкыр арта).

2010 елдагы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, татарлар Идел-Урал төбәгендә һәм Көнбатыш Себердә тупланып, Россия Федерациясенең барлык өлкәләрендә диярлек сибелеп яшиләр.

Регион

Татарларның гомуми саны

%

Астраханская область

60 523

5,99

Башкортостан

1 009 295

24,78

Волгоградская область

24 557

0,94

Иркутская область

22 882

0,94

Кемеровская область

40 229

1,46

Кировская область

36 457

2,72

Краснодарский край

24 840

0,48

Красноярский край

34 828

1,23

Марий Эл

38 357

5,51

Мордовия

43 392

5,2

Москва

149 043

1,3

Московская область

56 202

0,79

Нижегородская область

44 103

1,33

Новосибирская область

24 158

0,91

Омская область

41 870

2,12

Оренбургская область

151 492

7,45

Пензенская область

86 431

6,24

Пермский край

115 544

4,38

Самарская область

126 124

3,92

Санкт-Петербург

30 857

0,63

Саратовская область

52 884

2,1

Свердловская область

143 803

3,35

Татарстан

2 012 571

53,15

Тюменская область

239 995

7,07

Удмуртия

98 831

6,5

Ульяновская область

149 873

11,59

Ханты-Мансийский автономный округ

108 899

7,1

Челябинская область

180 913

5,2

Чувашия

34 214

2,73

Ямало-Ненецкий автономный округ

28 509

5,45

Татарлар шулай ук якын (Үзбәкстанда – 477 875 (2010), Казакъстанда – 204 229 кеше (2010), Украинада – 73 304 (2002), Әзәрбайҗанда – 25 900 (2009), Белоруссиядә – 7 316 (2009), Балтыйк буенда – 7 923 (2010), Молдавиядә – 2 800 кеше) һәм ерак чит илләрдә (Румыниядә – 35 меңгә кадәр (2002), Төркиядә – 28 000 меңгә якын (2009), Кытайда – 7 900 (2009), Польшада – 5,5 меңгә якын (2002), Болгариядә – 5 мең (2002), АКШта – 11 000 (2009), Финляндиядә һәм ГФРда – 1 әр мең чамасы, Австралиядә – 500, Канадада – 2 300 (2009), Венгриядә – 200 (2002), Даниядә – 150 (2002), Чехиядә – 150 (2002), Швециядә – 80 кеше (2002), Япониядә – 600 (2000) һ.б.) яшиләр.

Шулай ук кара: Халык санын исәпкә алу.

Ай былбылым

Татар халык җыры. Хор өчен Р.Гобәйдуллин эшкәртмәсе. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле

Шәһәрләшү

Хәзерге вакытта татарлар – РФнең иң шәһәрләшкән халыкларының берсе. татарларның шәһәрләшүе шәһәр торулыклары челтәре үсеш алган Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урда чорларында башлана.

XVI йөзнең 2 нче яртысында – XVII йөз башында татар ханлыклары Рус дәүләтенә кушылганнан соң, татарлар арасында шәһәр кешеләре катлавы кискен кими.

XVIII–XIX йөзләрдәге социаль-икътисади үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә, бигрәк тә 1860 еллардан соң татар халкының шәһәрләшүе көчәя. XIX йөз ахырында Россия шәһәрләрендә яшәгән 240 мең татардан (барлык татарларның 8,8% ы) 160 меңгә якын кеше (60% тан артык) Идел буе – Урал алды татарлары була.

XX йөз башында Идел буе – Урал алды татарларының шәһәрләшүе 5% тәшкил итә, аларның күпчелеге Идел буендагы һәм Урал алдындагы эре шәһәрләрдә (Казан, Уфа, Оренбург, Самара, Сембер, Саратов, Түбән Новгород, Кострома, Пенза, Екатеринбург, Пермь, Чиләбе, Троицк, Әстерхан һ.б.) яши.

Көнбатыш Себердә шәһәрләшү акрын темплар белән бара, XIX йөз ахырында шәһәр татарларының 70% тан артык өлешен Идел буеннан һәм Урал алдыннан күченүчеләр тәшкил итә.

Әстерхан татарларының зур күпчелеге шәһәрләрдә яши.

Польша-Литва татарларында шәһәрләшү проценты аеруча зур була, 1830 елларда аларның 40% тан артык өлеше Минск, Новогрудок, Слоним, Гродно, Ковно (Каунас), Варшавада һ.б. шәһәрләрдә гомер кичерә.

1930–1980 елларда, сәнәгатьнең һәм шәһәрләрнең үсешенә бәйле рәвештә, СССРда татарларның яртысыннан күбрәге шәһәр халкына әверелә (1979 елда халык санын исәпкә алу мәгълүматлары буенча, барлык татарларның 63% ы, 1989 елгы халык санын исәпкә алу мәгълүматлары буенча, 69% ы шәһәрләрдә яши).

Себер татар хатын-кызлары. 1862

К.Гун рәсеме нигезендә төсле литография

Этник төркемнәр

Татарларның төп этник төркемнәре:

Иң күпсанлы төркем – Казан татарларын, Касыйм татарларын, мишәрләрне, керәшен татарлар һәм нагайбәкләр субконфессиональ төркемнәрен үз эченә алган Идел буе – Урал алды татарлары.

Казан татарлары эчендә этнографик төркемнәр:

  • үзәк, типтәр-башкорт (кара: Типтәрләр),
  • көньяк-көнчыгыш, пермь (кара: Пермь татарлары),
  • карин, чыпца (кара: Нократ татарлары),
  • ичкин татарлары.

Касыйм татарлары – ак аймак, кара аймак, кара әрмәк, бастан (кара: Сасово татарлары) төркемнәренә; мишәрләр – төньяк, көньяк, ләмберә, Урал алды төркемнәренә бүләләр.

Себер татарлары арасында Тубыл (тубыллык), Төмән (туралы), Бараба, Том буе (чат, эушта, колмак) татарлары һәм этносословиеле бохари төркеме (бохарлык, сарт; бохари төркиләр) аерып күрсәтелә.

Әстерхан татарларын юрт, кундра татарларына һәм нугай чыгышлы карагашларга бүләләр (элегрәк шулай ук «өч йорт» һәм «йомышчылар» төркемнәре дә була).

XIV–XVII йөзләрдә Алтын Урдадан һәм татар ханлыкларыннан Бөек Литва кенәзлегенә күчеп утырып, хәрби-йомышлы татарларның этносословиеле берлеге буларак формалашкан Польша-Литва татарлары мөстәкыйль этник төркем тәшкил итә.

Гомуми килеп чыгышлары җирлегендә XIII–XV йөзләрдә татарлар белән бәйле булган хәзерге кайбер халыклар һәм этник төркемнәр (Кырым татарлары, нугайлар, башкортлар, карачайлар, балкарлар, кумыклар һ.б.) тарихи үсеш процессында мөстәкыйль этнослар буларак формалашалар.

Казан татарлары. ХХ гасыр башы

Антропология

Антропологик типология җәһәтендә татарларны нигездә европеоид һәм монголоид расалары арасындагы Урал (Урал-лапоноид) төркеменә кертәләр (Г.Ф. Дебель, Н.Н. Чебоксаров, В.П. Алексеев).

Татарларда төрле антропологик элементларның булуы аларның этник яктан башлыча европеоид халыкның монголоид компонентлар белән кушылуы җирлегендә формалашуын күрсәтә (кара: Антропология).

Керәшен татарлар. XIX гасыр ахыры

Сөйләм теле

Татарларның күп гасырлар дәвамында формалашкан халык-сөйләм теле төрки телләрнең болгар-кыпчак төркеменә карый.

Татар теле 3 диалектны: көнбатыш (мишәр диалекты), урта диалектны (Казан татарлары) һәм көнчыгыш диалектны (Себер татарлары) үз эченә ала.

Диалектлар сөйләшләргә бүленә:

  • көнбатыш диалектка – цлаштыручы (Сергач, Чүпрәле, Байкибаш) һәм ч-лаштыручы (Темников, Ләмберә, Кузнецк, Хвалын, Карсун, Мәләкәс, Волгоград, Куртин, Чистай керәшеннәре, Подберезье керәшеннәре, Эстәрлетамак, Шарлык һәм катнаш Чистай) сөйләшләр төркемнәре;
  • урта диалектка – Балтач, Мамадыш, Лаеш, Бәрәңге, Нурлат, Кама Тамагы, Тархан, Минзәлә, Бөре, Златоуст, Төпекәй, Ичкин, шулай ук борынгылык сакланган Пермь, Нократ, Касыйм һәм керәшен татарлар сөйләшләре;
  • көнчыгыш диалектка ТубылИртыш сөйләшләре төркеме (Төмән, Тубыл, Тара, Саз арты, Тәбриз, шулай ук Бараба диалекты) һәм Том сөйләшләре төркеме (колмак һәм эушта-чат) керә.

Әстерхан татарларының теле көнбатыш һәм урта диалектларга якын, ләкин аның нугайлар теле һәм, ихтимал, Кырым татарлары теле йогынтысы белән бәйле үзенчәлекләре бар.

Польша-Литва татарлары, XVI–XVII йөзләрдә туган телләрен югалтып (ул тел Алтын Урда татарлары теленә якын булган), белорус, өлешчә поляк һәм рус телләрен куллануга күчкәннәр.

Татарларның хәзерге татар этносы белән бергә формалашкан халык-сөйләм теле үзенчәлекләргә ия (лексика, фонетика, синтаксис һ.б.). Бу үзенчәлекләр Идел буе – Урал алды һәм Себер татарларының диалектларын үзара берләштерә, аларны башка төрки телләрдән аерып тора.

Татар теле күрше халыкларның телләре – төрки (нугай, чуаш, башкорт һ.б.), фин-угор (мордва, мари, удмурт һ.б.), славян (рус) телләре белән үзара актив багланышта булган.

Татарларның формалашуы һәм үсеше чорында аларның теле Алтын Урдада Идел буе төрки теле (кара: Иске татар әдәби теле) белән бергә әлеге дәүләтнең шулай ук әдәби телләре булган гарәп һәм фарсы телләренең көчле йогынтысын кичерә (дин, фәлсәфә, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге терминология).

Хәзерге татар әдәби теле XIX–XX йөзләр чигендә Казан татарларының халык-сөйләм сөйләше нигезендә, мишәр диалектының сизелерлек катнашында формалаша. Ул билгеле бер дәрәҗәдә төрле халыкларның, шул исәптән рус, нугай, чуаш, башкорт, мордва, мари һәм удмурт халыкларының этномәдәни йогынтысын кичерә.

Язу

Татар язма традицияләренең тамырлары нигезен Идел буе Болгар дәүләтендә кулланылган Орхон-Енисей язуы (кара: Орхон-Енисей язмалары) тәшкил иткән VII–XI йөзләрдәге борынгы төрки рун ядкәрләренә барып тоташа.

922 елда ислам дине кабул ителү белән болгарларның рәсми эш кәгазьләрендә гарәп язуы сизелерлек роль уйный башлый.

Болгар әдәбиятының безнең көннәргәчә сакланган үрнәкләренең иң элгәресе – Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы (1233).

Алтын Урда дәверендә рәсми документларны төзегәндә башта уйгыр язуы, XIV йөз башыннан гарәп язуы кулланыла.

Болгар теле һәм Алтын Урда халкының угыз-кыпчак тибындагы төрки теленең гомумшәһәр койнесы нигезендә яңа әдәби тел – Идел буе төрки теле формалаша, шул телдә иске татар әдәбияты үрнәкләре – Сәйф Сараиның «Китабе Гөлестан бит-төрки», Харәзминең «Мәхәббәтнамә», Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Мәхмүд Болгаринең «Нәһҗел-фәрадис» әсәрләре иҗат ителә.

XX йөзнең 1 нче утызъеллыгына кадәр татарлар гарәп язуын кулланалар. 1928–1929 елларда татарларның гарәп язулы алфавиты – латин язуы, 1939–1940 елларда руслаштырылган кириллица нигезендәге рус язуы белән алыштырыла (кара: Алфавит).

2000 елда Татарстан Республикасының Дәүләт Советы латин язуына күчү турындагы закон кабул итә, ләкин «РФ халыклары телләре турында» Федераль законына (2002) РФ территориясендә Россия халыклары телләрендә кириллица нигезендә булмаган алфавитларның кулланылуына юл куелмау турындагы төзәтмәләр кертелү аркасында аны гамәлгә ашыру туктатыла.

Дин

Дин тотучы татарларның күпчелеге – хәнәфиләр мәзхәбендәге мөселман-сөнниләр (кара: Ислам).

Мөселман татарларның хәзерге дини үзәкләре – җитәкчеләре Россия мөфтиләр шурасына һәм Россия һәм БДБның Европа илләре мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенә берләшкән мөфтиятләрдән (Мәскәүдә, Казанда, Уфада, Саратовта, Әстерханда, Төмәндә һ.б. шәһәрләрдә) гыйбарәт.

Россия Федерациясендә 2,6 меңләп мөселман татарлар мәхәлләсе исәпләнә. Россиядә шулай ук татарларның бабалары XVI–XVIII йөзләрдә христианлаштыруга дучар ителгән (кара: Православие миссионерлыгы) аз санлы (2002 елда 35 меңләп кеше) субконфессиональ төркемнәре (керәшен татарлар, нагайбәкләр) яши.

Ямьле болыт

Татар халык җыры. Хор өчен Н.Гәрәев эшкәртмәсе. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле

Этногенез

Болгар-татар теориясе

Теория нигезендә татарларның этник үзәген Урта Идел буенда һәм Урал алдында VIII йөздә (башка карашлар буенча, б.э.к. VIII–VII йөзләрдә һәм элегрәк) оешкан болгар берлеге тәшкил иткән дигән фикер ята.

Бу концепция буенча, хәзерге татар (болгар-татар) халкының төп этномәдәни традицияләре һәм этник үзенчәлекләре Идел буе Болгар дәүләтендә (X–XIII йөзләр) формалашкан. Алтын Урда, татар ханлыклары, Россия дәүләте чорларында (XVI–XIX йөзләр) алар бик аз үзгәрешләр кичергәннәр.

Болгар бәклекләре (әмирлекләре), Алтын Урда составында булып, зур күләмдә сәяси һәм мәдәни автономиядән файдаланганнар. Урда хакимиятенең этносәяси системасы, шулай ук мәдәният (аерым алганда, әдәбият, сәнгать һәм архитектура), болгар җәмгыятенә фәкать тышкы яктан гына йогынты ясап, моның тәэсире әлләни сизелерлек булмаган.

XIII йөздәге монгол яулары нәтиҗәсендә Болгар дәүләте әмирлекләргә һәм солтанлыкларга таркалган, шулай ук бердәм болгар халкы 2 этнотерриториаль төркемгә (Мухша Олысы болгар-бортаслары һәм Идел-Чулман әмирлекләре болгарлары) бүленгән.

Бу теория тарафдарлары Казан ханлыгы чорында болгар этносы монгол яуларына кадәр булган этносәяси үзенчәлекләрен ныгыткан һәм 1920 елларда татар буржуаз милләтчеләре һәм совет хакимияте «татар» атамасын көчләп такканчыга кадәр этник яктан («болгар» үзатамасын кертеп) сакланган дип исәплиләр.

Алар фикеренчә, татарларның барлык башка төркемнәре (Себер, Әстерхан һәм Польша-Литва татарлары) мөстәкыйль этник-мәдәни нигездә оешканнар, чынлыкта аерым этнослар булып, аларның Идел-Урал төбәгендәге болгарларның этник тарихына турыдан-туры катнашы юк.

Концепция нигездә XIX йөз ахырында – XX йөз башында эшләнә (Х. Габәши, Г. Әхмәров, Р. Фәхретдин һ.б. хезмәтләре).

1920 елларда, телнең стадияле үсеше һәм халыкларның автохтон килеп чыгышы теориясе (Маррның тел турындагы тәгълиматы) барлыкка килгәч, ул совет чоры галимнәре (Н.Н. Фирсов, М.Г. Худяков һ.б.) хезмәтләрендә алга таба үстерелә.

1920–1930 елларда, совет тарих һәм лингвистика фәннәренә «ленинчыл-сталинчыл» идеология кертелү шартларында, ил историографиясендә болгар-татар концепциясе төп теориягә әверелә (А.П. Смирнов, Х.Г. Гыймади, Н.И. Ворбьёв, Н.Ф. Калинин, Л. Җәләй һ.б. хезмәтләре).

1944 елның 9 августында ВКП(б) Үзәк комитетының «Татарстан партия оешмасында масса-политик һәм идеология эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында» карары кабул ителгәч һәм 1946 елның 25–26 апрелендә Казан татарларының килеп чыгышы турындагы мәсьәлә буенча СССР Фәннәр академиясенең Фәнни сессиясе уздырылганнан соң, хакимиятләр тарафыннан рәсми хупланган әлеге концепция татар һәм совет историографиясендә беренчел рольне уйный башлый.

Болгар чоры татар халкының килеп чыгышында иң мөһим этап буларак таныла, болгарларның һәм татарларның мәдәни-эволюцион дәвамчылыгы турындагы фикер ныклап урнаша.

1980 еллар ахырына кадәр болгар-татар концепциясе тарихчылар, археологлар һәм тел галимнәре Һ.В. Йосыпов, А.Х. Халиков, М.З. Зәкиев, Ә.Г. Кәримуллин, С.Х. Вәлиев, Н.А. Томилов һ.б. тарафыннан актив үстерелә.

Монгол-татар теориясе

Европага күчмә төрки-татар һәм монгол (Үзәк Азия) этник төркемнәренең күчеп килүе (бер гөман буенча – монгол яуларына кадәр, икенчесе буенча – Алтын Урда чорында), аларның, кыпчаклар белән кушылып һәм ислам дине кабул итеп, хәзерге татар мәдәниятенә нигез салуы турындагы фаразга таяна.

Бу теория тарафдарлары, Идел Болгары өлешчә мөселманлашкан (ярым мәҗүси) халыклы, зәгыйфь үсешле дәүләт булган дигән фикердә торып, аның һәм мәдәниятенең Казан татарлары тарихындагы һәм мәдәниятендәге ролен инкарь итәләр яки киметәләр. Алар Алтын Урда чорында болгарларның зур өлеше килгән халык – югары шәһәр мәдәниятенә ия мөселманлашкан кыпчаклар – тарафыннан этномәдәни йотылуга дучар ителгән, икенче бер өлеше (башлыча мәҗүси болгарлар) Идел Болгарының чит төбәкләренә күченеп утырган һәм киләчәктә чуаш этносының (кара: Чуашлар) нигезен хасил иткән дип исәплиләр.

Шул ук вакытта кайбер авторлар Көнчыгыш Европа далалары һәм Идел аръягы, шул исәптән Идел буе Болгар дәүләте халкының монгол яуларына кадәрге чорда ук «татарлаштырылуы» турындагы фикерне алга сөрәләр.

Концепция XX йөз башында Россия галимнәре (Н.И. Ашмарин, В.Ф. Смолин һ.б.) хезмәтләрендә барлыкка килә, аның кайбер аспектлары мөһаҗир татар галимнәре (Ә. Вәлиди, Р. Рәхмәти һ.б.) хезмәтләрендә алга таба үсеш ала.

1960 еллардан татар халкының монгол-татарлардан килеп чыгышы теориясен актив рәвештә чуаш (В.Ф. Каховский, В.Д. Дмитриев, Н.И. Егоров, М.Р. Федотов һ.б.), башкорт (Н.А. Мәҗитов һ.б.) һәм татар (Р.Г. Фәхретдинов, М.И. Әхмәтҗанов) үстерә башлыйлар.

Төрки-татар теориясе

Бу теория, Урал-Идел буе төбәгенә караганда, татар милләте таралып урнашуының киңрәк этномәдәни ареалын күздә тота һәм яңа этнологик теориягә (конструктивизм, структурализм, яңа социаль тарих) нигезләнә.

Теория тарафдарлары хәзерге татарларның төрки-татар тамырларын ассызыклыйлар, аларның килеп чыгышында Идел Болгарының һәм Евразия далаларының кыпчак-кимәк этник төркемнәренең ролен күрсәтәләр.

Татар этносының этник тарихында Алтын Урда чоры төп үсеш дәвере буларак карала, шул дәвердә монгол-татар һәм җирле болгар, кыпчак традицияләре нигезендә дәүләтчелек, мәдәният, әдәби тел алга таба үсеш кичерә, яңа тарихи традицияләр һәм «татар» атамасы рәвешендә этносәяси үзаң оеша.

Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән татар ханлыклары чорында аерым этнотерриториаль төркемнәр (Әстерхан, Казан, Кырым, Себер татарлары һ.б.) формалаша. Бу чорда, бигрәк тә татар ханлыклары яуланганнан соң, дини (мөселман) үзаң зур роль уйный башлый.

XIX йөзнең 2 нче яртысында, татар җәмгыятенә буржуаз социаль-икътисади мөнәсәбәтләр актив үтеп керү, милли мәдәният күтәрелеше һәм татар этносының төрле территориаль төркемнәре арасында мәдәни-интеграция багланышлары көчәю процессында татар этносының мәдәни-тарихи берлеге турындагы карашлар актуальләшә. Татар идеологиясе рәвешендәге тарихи традиция яңадан булдырыла (Ш. Мәрҗани, И. Гаспринский, Һ. Атласи һ.б.), хәзерге татарлар «этносәяси» милләте формалаша, гомуми «татар» үзатамасы ныгып урнаша.

XX йөз башында бу теорияне Г. Гобәйдуллин үстерә.

1930 еллардагы репрессияләр барышында төрки-татар теориясе тарафдарлары юк ителә.

Бу юнәлешне күпмедер дәрәҗәдә язучы Н. Исәнбәт дәвам итәргә омтыла. 1940–1990 елларда концепция чит илләрдәге татар галимнәре (Г. Баттал, Ә.Н. Курат, А. Рорлих, Н. Дәүләт, Ю. Шамилугълы) һәм татар халкын өйрәнүче чит ил галимнәре (А. Каппелер, А.Дж. Франк, М. Кемпер) хезмәтләрендә актив рәвештә эшләнә.

СССРда 1960–1980 елларда бу теориянең кайбер аспектлары татар тарихчылары М.Г. Сәфәргалиев, Ш.Ф. Мөхәммәдъяров, Х.Х. Хәсәнов, М.Г. Госманов, Р.Г. Әмирханов, этнолог Р.Г. Кузиев һәм филологлар Ә.Н. Нәҗип, Н.А. Баскаков, Ф.С. Фасиев тарафыннан үстерелә.

1990–2000 елларда концепция Ә.Г. Мөхәммәдиев, И.Р. Таһиров, Д.М. Исхаков, И.Л. Измайлов, Ф.Г. Рәшитов һ.б. хезмәтләрендә алга таба үсеш кичерә.

Төрки-татар теориясе тарафдарлары татарларның килеп чыгышын турыдан-туры Идел-Урал алды һәм Көнбатыш Себер төбәкләренең төрки-татар (борынгы төрки-татарлар, болгарлар, хәзәрләр, кыпчаклар, кимәкләр, угызлар һ.б.) һәм фин-угор этник төркемнәре белән бәйлиләр. Аларның күбесенең фикере буенча, хәзерге татар милләте формалашуга китергән этномәдәни процессларның нигезен тарихи-генетик һәм мәдәни-тел бердәмлек (уртак мифологик бабалар, дини карашлар, тарихи язмыш һ.б.) рәвешендә халыкның үзаңында һәм «татар» атамасында тупланулы чагылыш тапкан иҗтимагый-сәяси һәм дини-мәдәни факторлар тәшкил иткән.

Дәүләтчелек тарихы

Дәүләтчелек традицияләренең татарларда мең елдан арткан тарихы бар.

Татарларның Көнчыгыш Төркестандагы һәм Монголиядәге этносәяси берләшмәләре турындагы тәүге хәбәрләр VI–VIII йөзләргә карый.

VII йөздән башлап Көнчыгыш Европада бер-бер артлы төрки-болгар дәүләтләре (Бөек Болгар, Хәзәр каганлыгы, Идел буе Болгар дәүләте) барлыкка килә.

1208 елдан Бөек Монгол дәүләте (Еке Монгол Улус) составында 1227–1243 тә кыпчак, болгар, рус һ.б.ның дәүләтләрен һәм этносәяси берләшмәләрен үз эченә алган Җүчи Олысы үсеш ала. Җүчи Олысы дәүләт төзелешендә башлыча төрки-монгол традицияләрен дәвам итә. XIII йөзнең 2 нче яртысыннан үз язуы, шәһәр мәдәнияте, дәүләт төзелеше һәм бердәм этносәяси системасы (төрки-монгол кабиләләр системасы, идарәче аксөяк нәселләр, хәрби-йомышлы аксөякләр, корылтайлар), идарәче династиясе (Җүчиләр) һ.б. булган ислам төрки дәүләте рәвешенә керә башлый.

Алтын Урда таркалганнан соң аның территориясендә шул дәүләтнең традицияләрен дәвам иткән яңа төрки-татар дәүләтләре – Казан, Төмән (Себер), Кырым, Әстерхан һәм Касыйм ханлыклары, Олы Урда, Нугай Урдасы һ.б. барлыкка килә.

XVI–XVIII йөзләрдә барлык татар ханлыклары Рус дәүләте тарафыннан яулана, ләкин иске дәүләт традицияләре халыкның бөтенлеген саклауда мөһим нигезләрнең берсе була.

XX йөз башында татарларның үз дәүләтчелеген (башта милли-мәдәни автономия рәвешендә) торгызу өчен көрәш көчәя. 1918 елда Милләт Мәҗлесе Идел-Урал штатын төзү турында карар кабул итә. 1918 елның 1 мартында аны гамәлгә ашыру омтылышы совет хөкүмәте тарафыннан өзелә (кара: «Болак арты республикасы»).

1918 елда РСФСР Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасы турындагы нигезләмәне игълан итә (гамәлгә ашырылмый кала).

1920 елда РСФСР составында Татарстан АССР төзелә.

Республика Югары советының 1990 ел 30 август декларациясе белән ТАССР – ТССР, 1991 елның 7 февралендә ТССР Татарстан Республикасы итеп үзгәртелә.

1992 елның март референдумынннан соң Татарстан Республикасы Россия Федерациясе белән ике республиканың да конституцияләре, РФ һәм Татарстан Республикасы арасында вәкаләтләр бүлешү турындагы шартнамәле мөнәсәбәтләр белән бәйле суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты дип игълан ителә.

Этносәяси тарих

Борынгы чор

Хәзерге татарларның бабалары, башка төрки халыкларның бабалары кебек үк, үзләренең килеп чыгышлары ягыннан Үзәк Азиянең (Алтай, Байкал аръягы, Монголия) төрле этносәяси берләшмәләргә кергән борынгы төрки халыклары белән бәйле.

VI йөздә – XIII йөз башында Үзәк Азиядә борынгы татар этник төркемнәре кабилә берләшмәләре һәм дәүләтләр төзиләр. Монголия далларында «утыз татар» этносәяси берлеге формалаша; VIII йөздә кытайларның һәм төркиләрнең хәрби-сәяси басымы нәтиҗәсендә ул берничә кабилә берләшмәсенә таркала. Алар арасында иң мәшһүре һәм көчлесе «тугыз татар» берләшмәсе була.

Борынгы татар кабиләләренең (VI–VIII йөзләр) теле һәм мәдәнияте турында дөреслекне чагылдырган мәгълүматлар аз; кайбер тел белгечләре (француз шәркыятьче галиме П. Пеллио) аларны – төрки халык, башкалар (М.Ц. Мункуев, Ж. Желе) монголлар дип исәпли.

Үзәк Азиядәге хәрби-сәяси вакыйгаларда «тугыз татар» кабиләләр берләшмәсе, еш кына кыргызларның аркадашлары булып, алар ягында Төрки каганлыкка каршы көрәшәләр (723–724 еллардагы сугыш). Ул каганлык таркалаганнан соң, борынгы татар кабиләләре Көнчыгыш Төркестанда үзләренең угызлар белән берлектә Уйгыр каганлыгына каршы сугыш алып барган этносәяси берләшмәләрен төзиләр.

Уйгырлардан җиңелү нәтиҗәсендә борынгы татарларның бер өлеше Уйгыр каганлыгы составына керә, аерым төркемнәре Көньяк Себергә күченеп, шунда кимәк-кыпчак кабиләләре белән бергә Кимәк каганлыгы оештыралар. Гардизинең «Зәйн әл-әхбар» («Хәбәрләр бизәге», XI йөз) әсәрендә әлеге каганлык идарәчесенең, кимәк традициясе буенча, татарлар кабиләсеннән булуы турында әйтелә.

842 елда Уйгыр каганлыгы кыргызлар тарафыннан тар-мар ителә, борынгы татар кабиләләренең җирләре аларның биләмәләренә кушыла (бу хакта Тес елгасы үзәнендәге язуда күрсәтелә).

XI йөзнең 2 нче яртысында кыргызларны куганнан соң борынгы татар кабиләләре уйгыр бәклекләре (Ганьчжоу, Турфан кенәзлекләре һ.б.) составына керәләр, соңрак Көнчыгыш Төркестан һәм Кытайның Ганьсу провинциясе чигендә үзләренең ярым бәйсез бәклекләрен төзиләр.

Көнчыгыш Төркестанда караханилар һәм тангутлар (Си Ся) дәүләтләре арасында көнбатыш борынгы татар кабиләләренең берничә бәклеге оештырыла. Алар Үзәк Азиядә актив тышкы сәясәт уздыралар (958, 996, 1039, 1084 елларда Кытайга, 965, 981 елларда Урта Азиягә илчеләр җибәрәләр һ.б.), Бөек ефәк юлын контрольгә алу өчен көрәшәләр, Ганьчжоу һәм Турфан бәклекләре белән хәрби-сәяси берлекләр төзиләр. Әлеге татар бәклекләренең идарәчеләре «апа-тәкин» («тәгин») титулын йөртәләр.

XI–XII йөзләрдә борынгы татар этносәяси кабилә берләшмәләре Көньяк һәм Көнчыгыш Монголиядә, Төньяк Кытайда, Көнчыгыш Төркестанда зур территорияләр билиләр.

XIII йөз башында бу берләшмәләр Монгол империясе составында булалар (кытай чыганаклары мәгълүматлары буенча, борынгы татар кабиләләренең зур өлеше Чыңгыз хан тарафыннан кырыла, калган өлеше аның яуларында катнаша).

Борынгы татар халыклары яшәгән территория Шәрекъ илләренең мөселман историографиясендә «Дәшти татар» («Татар даласы») исеме ала, «татар» атамасы Үзәк Азия далалары халкының бер өлешенә берегеп кала.

Мәхмүд Кашгаринең 1072–1074 елларда төзелгән «Диване лөгать әт-төрк» сүзлегендә Көнчыгыш Төркестандагы борынгы татар кабиләләренең теле төрки тел буларак теркәлгән. Фаразланганча, аларның төп өлеше буддачылык динендә булган, башкалары манихейлык һәм ислам диннәрен тотканнар.

Урта гасырлар

Идел-урал төбәгендә татарларның этник субстратын VII–IX йөзләрдә Үзәк Азия, Көньяк Себер һәм Төньяк Кавказдагы төрки дәүләтләр (Төрки каганлык, Бөек Болгар дәүләте, Хәзәр каганлыгы, Кимәк каганлыгы) халыклары белән актив багланышта яшәгән төрки һәм угор (венгрлар, маҗарлар һ.б.) кабиләләре тәшкил иткән.

Тыгыз этносара мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә татарларның этник субстратына социаль җәһәттә үсеш алган болгар кабиләләре – болгарлар, барсиллар, бәрәнҗәрләр, савирлар һ.б. үтеп керә.

IX йөз ахырында – X йөз башында дәүләт төзү процессында болгарларның 910–970 елларда Урта Идел буенда Болгар һәм Суар бәклекләрен (әмирлекләрен) оештырган этносәяси берлекләре өстен чыга. Фаразланганча, 980 елда әлеге әмирлекләр һ.б. җирләр нигезендә Идел буе Болгар дәүләте төзелә.

Болгар дәүләте ныгу һәм аның территориясе киңәю барышында болгарлар актив рәвештә угыз-бәҗәнәк (угызлар, бәҗәнәкләр) һәм кыпчак кабиләләренең аерым төркемнәрен, шулай ук башка күрше этник төркемнәрне (бортаслар, маҗарлар һ.б.) ассимиляциялиләр.

922 елда дәүләт дине сыйфатында ислам кабул ителү болгар этносы туплануда гаять зур әһәмияткә ия була. Бу норматив әдәби тел, этник историография (Ягъкуб бине Ногманның «Болгар тарихы» һ.б.) барлыкка килүгә һәм, ахыр чиктә, болгарларның гомуми мәдәнияте һәм этносәяси үзаңы формалашуга, тышкы мөселман дөньясы, барыннан да бигрәк Шәрекъ илләре белән сәяси, икътисади һәм мәдәни багланышларның киңәюенә этәргеч бирә.

X–XIII йөзләрдә Евразия далаларында борынгы татарларның, кыпчак-кимәкләрнең, болгарларның һ.б. төркиләрнең дәүләти берләшмәләре оеша. Алар эчендә төрки кабиләләрнең туплану процессы бара, мөселман фикере йогынтысы көчәя.

1220–1240 елларда Төньяк Евразиянең барлык дәүләтләре һәм кабиләләре монгол ханнары тарафыннан яулана һәм Җүчи олысы составына керә. Утрак дәүләтләр (рус кенәзлекләре, әмирлекләргә таркалган Идел Болгары, Харәзем) вассаль биләмәләргә әверелә, шул исәптән Идел буе Болгар дәүләтенең элеккеге территориясе хан биләмәсенең бер өлеше була, кимәк-кыпчакларның кабилә берлекләре таркала, аларның аксөякләренең бер өлеше кырып бетерелә, икенче өлеше Җүчиләр аксөякләре составына кушыла, Дәште Кыпчак (Евразия далалары) халкы Җүчи Олысының хәрби-административ һәм клан системасына кертелә.

XIII йөз уртасында кабиләләрнең монгол яуларына кадәрге исемнәре югала баруы һәм аларның урта гасырлар татарларының территориаль төркемнәренә карата төрле җыелмада кулланылган төрки-монгол атамаларына (кыят, найман, коңграт, кереит, катай, мангыт, бөркүт, җалаир, уйшут һ.б.) алмаштырыла башлавы, 4 идарәче ыруг (Ширин, Барын, Аргын, Кыпчак) барлыкка килүе хас. Әлеге татар (төрки-монгол) нәселләренең йогынтысы Түбән Идел буенда, Урал алдында һәм Көнбатыш Себердә аеруча көчле була, алар шул төбәкләрдәге угор һәм кыпчак-кимәк ыругларын үз структураларына кертәләр һәм башлыча ассимиляциялиләр.

Нәкъ менә шул чордан татарларның (шул исәптән Әстерхан, Себер, Кырым татарларының) һәм нугайларның төрле төркемнәре арасында татар (төрки-монгол) ыруглары – табын, катай, таз, найман, коңграт / кордак, кереит, карагай, елан, тугыз нәселләре һ.б. иң югары урынны билиләр. Алар составына кергән төркиләшкән угор төркемнәре иштәк /үштәк/ остяк атамалары алалар, угор тамырлы башка атамалар – Урал алдындагы элеккеге кабилә исемнәре (истяк, бикатин, юрма, гайна, уват, супра һ.б.) – башлыча топонимикада гына саклана.

Бер үк вакытта бердәм дәүләт кысаларында үзенчәлекле төрки-татар этник бердәйлеге урнашу процессы бара. XIV йөз башында, Үзбәк хан идарә иткән чорда (1312–1341) Җүчи олысында дәүләт диненә әверелгән исламның таралуы, шулай ук норматив әдәби тел (Идел буе төрки теле) булдырылу, язу һәм әдәбият үсеше Алтын Урда халкының туплануында мөһим элемент була.

Хәрби-йомышлы аксөякләр арасында Җүчиләрнең мифологемаларын һәм символларын, өлешчә мөселманча дөньяга карашларны үз эченә алган, этник кысалардан өстен империячел мәдәният формалашу әлеге мәдәни-тарихи процессаларның үзәген тәшкил итә. Болар барысы да Алтын Урда аксөякләренең социомәдәни туплануына һәм XIV йөздә Җүчи Олысының ыруг-кабиләле олыс системасына кергән, башлыча мөселман аксөякләреннән торган яңа «татар» этносоциаль берлегенең барлыкка килүенә китерә.

Әлеге аксөякләргә Идел-Урал төбәгендә биләмәгә җирләр һәм олыслар бирелә, җирле аксөякләр аларның состав өлешенә әверелә. Бу хакта тел, топонимика һ.б. материаллар, аерым алганда, Идел буе – Урал алды татарлары арасында (кайчак топономикада, аксөякләрнең шәҗәрәләрендә) коңграт, бөркүт, мең, токуз, токсоба, кереит, катай, табын, кыпчак, алат, бодрак кебек ыруг атамалары барлыкка килүе шаһитлек итә.

Салымнар түләүче авыл һәм шәһәр халкы (кара халык) үзатама сыйфатында еш кына топонимнардан ясалган тәхәллүсләр кулана (әл-Болгари, әс-Сараи, Мүн-Бүләр һ.б.).

XV йөз уртасында Алтын Урда таркалганнан соң әлеге дәүләтнең ахыргы чорында барлыкка килгән сәяси берләшмәләр составында локаль үзатамалары булган яңа этносәяси берлекләр формалаша башлый, ә «татар» термины аларның клан системасына берләшкән һәм «йомышлы татарлар» буларак исемләнгән хәрби-йомышлы аксөякләр катлавы өчен гомуми билгеләмәгә һәм үзатамага әверелә.

Бу этнотерриториаль төркемнәрнең формалашуы XV–XVI йөзләрдә, Алтын Урда җирлегендә барлыкка килгән төрки-татар дәүләтләре (Олы Урда, Нугай Урдасы, Себер, Казан, Кырым, Әстерхан һәм Касыйм ханлыклары) кысаларында, кайчакта алардан читтә (Бөек Литва кенәзлегендә, Госманлылар империясенең Будҗак даласында) төгәлләнә. Шулай да уртак дәүләти һәм этномәдәни традицияләр элеккечә үк халыкның бөтенлеге идеясе саклануның мөһим сәбәпләренең берсе булып кала.

XVI гасырның 2 нче яртысы – XIX гасыр

XVI йөзнең 2 нче яртысында Казан, Әстерхан һәм Себер ханлыклары Рус дәүләте тарафыннан яуланганнан соң татарларның төрле этнотерриториаль төркемнәренең күчеш процесслары һәм үзара багланышлары көчәя.

Башлыча мишәрләрдән һәм Казан татарларыннан торган йомышлы татарларның күп кенә төркемнәрен күчереп утырту нәтиҗәсендә Идел-Урал төбәгендә һәм Себердә татар халкының төрле этник төркемнәре тел һәм мәдәният җәһәтендә үзара якынаялар. Бу процесс XVII йөз ахырында Идел буе – Урал алды татарлары төркеме оешкан Идел-Урал төбәгендә аеруча интенсив төс ала.

Идел буе – Урал алды татарлары төркеменең тиз формалашуына Алтын Урда һәм татар ханлыклары чорларында барлыкка килгән уртак тарихи, дини, тел һәм мәдәни-көнкүреш традицияләре, шулай ук христианлаштыру, руслаштыру сәясәтенә һәм милли изүнең башка төрләренә каршы тору объектив зарурлыгы этәргеч бирә.

Татарларның төрле төркемнәренең этномәдәни үсеше үзенчәлекләренең берсе, аларның үзара якынаюының шарты һәм нәтиҗәсе бер үк диндә булуны аңлаудан, гомуми «мөселманнар» конфессионимы ныгып урнашудан һәм кулланылудан гыйбарәт була.

XIX йөз ахыры – ХХ йөз башы

XIX йөзнең 2 нче яртысында – XX йөз башында Россиядә буржуаз мөнәсәбәтләрнең тиз үсеше татарларның Россия җәмгыятенең иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни-мәгариф тормышында активлашуына китерә. Бу чорда буржуаз үзгәртеп корулар барышында «татар» этнонимы нигезендә этник үзаңның яңа, милли тибы формалаша, шулай ук татарларның төрле Европа һәм Себер субэтник, этнографик төркемнәренең туплануы көчәя.

Гомумтатар вакытлы матбугаты, татар конфессиональ мәгарифенең яңа ысуллы системасы, заманча әдәби тел, дөньяви әдәбият, милли китап басу яралуга китергән татар җәмгыятенең патриархаль нигезләрен үзгәртеп кору идеологиясе (кара: Җәдитчелек) татар буржуаз милләте оешу өчен төп шарт була.

Төрки-татарларның барлык төп этнотерриториаль төркемнәре тарафыннан бердәм татар үзаңының үзләштерелүе һәм «татар» этнонимының ныгып урнашуы – XX йөз башына татар милләте туплану процессы төгәлләнүенең бер чагылышы.

СССРда 1926 елда уздырылган халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, илнең Европа өлешендә яшәгән татарларның 88% ы үзләрен «татар» дип яздырган, аларның кечкенә өлеше генә этноним сыйфатында локаль атамалар кулланган: Идел-Урал татарлары – мишәр, керәшен (аларның бер өлеше – нагайбәк), типтәр; Әстерхан татарлары – нугай, карагаш; Себер татарлары бохарлык, төмәнлек, бараба, тубыллык буларак теркәлгән. Бу татарларның бер өлешендә патриархаль һәм этнотерриториаль традицияләрнең аерым формалары саклануын күрсәтә.

Бер үк вакытта яңа татар идеологиясе оешу процессы бара. Аның төп нигезләмәләре Ш. Мәрҗани тарафыннан формалаштырыла. Аның фикеренчә, татар этносы җитлегүенең төп элементы татар ханлыкларында да сакланган Алтын Урда традицияләреннән гыйбарәт булган.

Мәрҗани идеяләре И. Гаспринский, Р. Фәхретдин, Һ. Атласи, Г. Ибраһимов, Г. Исхакый һ.б. хезмәтләрендә үстерелә. Бу идеология Россиянең мөселман төрки-татар халкы арасында киң тарала. Татарлар тупланып яшәгән урыннарда һәр җирдә дә бердәм этномәдәни һәм этносәяси үзаңны үстерүне төп максат иткән төрле мөселман хәйрия оешмалары төзелә.

1906 елда «Иттифак әл-мөслимин» сәяси партиясе оештырылу һәм аның җитәкчеләренең Россиянең барлык чакырылыш Дәүләт думасында даими катнашуы (С. Алкин, Ә. Әхтәмов, Ибн. Әхтәмов, С. Максуди һ.б.) – гомумтатар идеологиясен гамәлгә ашыруның иң югары формасы була. Ул партиянең программасында татар халкының төп таләпләре алга сөрелә: киң милли-мәдәни автономия, шул исәптән мәгариф һәм дин өлкәсендә автономия бирелү.

1905–1907 еллардагы Революция чорында, башта милли-мәдәни автономия рәвешендә, «татар дәүләтчелеге» идеясе үсеш ала, «Иттифак әл-мөслимин»нең җирле бюролары аның прототиплары була.

ХХ гасыр

Патша бәреп төшерелеп, хакимияткә вакытлы хөкүмәт килгәннән соң (1917), бу сәяси хәрәкәт эзлекле рәвештә татарларның киң милли-мәдәни автономиясен төзүгә омтыла. 1918 елда Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Милләт Мәҗлесе Идел-Урал Штатын төзү турында карар кабул итә. Ләкин татар милли-демократик көчләренең аны гамәлгә ашыру омтылышы 1918 елның 1 мартында совет хакимияте тарафыннан өзелә (кара: Болак арты республикасы).

1918 елда РСФСР Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты, аңа алмаш рәвешендә, милли большевиклар (М. Вахитов, М. Солтангалиев, Г. Ибраһимов һ.б.) басымы астында Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасын төзү проектын тәкъдим итә (гамәлгә ашырылмыйча кала).

1920 елда РСФСР составында Татарстан АССР төзелә, бу процесс татар хәрәкәтен халыкның киң хуплавы, аның үз милли мәнфәгатьләрен сәяси алымнар белән якларга әзер булуы белән бәйле. Автономияле республика составына Советлар Россиясендәге татарларның яртысыннан бераз гына күбрәк өлеше кертелә (3,3 млн кешедән 1459,6 мең кеше).

ТАССРның чикләрен нигезсез билгеләү һәм татар халкын ясалма рәвештә бүлгәләү нәтиҗәсендә татарлар тупланып яшәгән, территорияләре яңа оештырылган республика чикләренә орынып торган өязләр дә (Бәләбәй өязе, халкы – 671 мең кеше, татарлар 62%, башкортлар 4,5 %; Бөре өязе, халкы – 626 мең кеше, татарлар 55%, башкортлар 4,4%) аның составына керми кала. Татарстан республикасында татарлар халыкның 50% ы чамасын гына тәшкил итә.

ТАССР төзелү белән татарларның зур өлеше милли мәгариф һәм мәдәният системасын туган телләрендә үстерү мөмкинлегенә ирешәләр. 1552 елда Казан ханлыгы яуланганнан соң беренче тапкыр, рус теле белән беррәттән, татар теле дәүләт теленә әверелә.

Гуманитар фәннәр өлкәсендә фәнни тикшереүләр оештыру өчен республикада Академүзәк ачыла. Дәүләт аппаратында төпләндерү сәясәте һәм эш кәгазьләрен алып баруда татар телен киң кулланышка кертү милли мәдәниятнең тиз үсешенә һәм халыкның массачыл рәвештә белем алуына булышлык итә.

Республикада милли кадрлар әзерләү һәм аларны дәүләт, партия, профсоюз, мәхкәмә һ.б. органнарында вазифаларга билгеләү, татар телен дәүләт һәм җәмәгать идарәсе органнарында, мәдәни-массачыл эш учреждениеләрендә кулланышка кертү программасын гамәлгә ашыру буенча эшләр башкарыла.

1920–1930 елларда актив рәвештә татар интеллигенциясенең яңа буыны формалашу процессы бара (сынлы сәнгать, опера, балет һ.б.), гуманитар фәннәрнең яңа тармаклары булдырыла, шулай ук ТАССРда һәм илнең башка төбәкләрендә татар теле позициясен ныгыту сәясәте уздырыла.

1926–1929 да татар алфавитын латин язуына күчерү гамәлгә ашырыла.

1939 елдагы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча СССРдагы татар халкының укый-яза белү дәрәҗәсе шактый югары булуы ачыклана: 50 яшьлекләр һәм өлкәнрәкләр төркемендә укый-яза белүчеләрнең өлеше – 48,3%, 20–49 яшьлекләрдә – 78%, 9–19 яшьлекләрдә 96% тәшкил итә.

1930 еллар уртасында ТАССРдагы 3 339 гомуми белем бирү мәктәбенең 1 738 е татар мәктәпләре була (50% тан артык). 1939 елга республика мәктәпләрендәге барлык укучыларның 48,7% ы татар телендә белем ала. 1939–1940 елларга татарларның өлеше югары уку йортлары студентлары арасында – 17,2% ка, урта техник уку йортларында укучылар арасында 49,5% ка җитә (ТАССР буенча мәгълүматлар).

Шул ук вакытта, СССР төзелгәннән соң (1922), ил җитәкчелегенең дәүләт милли сәясәте татарларның этносәяси, милли-үзенчәлекле үсешен чикләү ягына борыла һәм халыклар үзаңының милли дөньяга караш өлкәсенә максатчыл йогынты ясый башлый. Совет түрәләре, империячел сәясәтнең революциягә кадәрге постулатларына һәм татарларның традицион милли йолаларының билгеле бер сыйфатларына таянып, бу сыйфатларны мәкерле кулланып, яңа, татар этник ментальлегеннән һәм социаль-гаилә нигезләреннән үзгә этномәдәни формалар оештыра башлыйлар (кара: Культура революциясе).

1937–1938 еллардагы «Зур террор» – татарлар тормышында яңа фаҗигале чор: буржуаз-милләтчелек, солтангалиевчелек, троцкийчылык, бухаринчылык һ.б. оешмаларда тору турындагы ялганга корылган эшләр, корткычлыкта гаепләүләр һ.б. буенча татарларның меңнәрчә сәяси, фәнни һәм иҗади интеллигенциясе вәкилләре эзәрлекләүләргә һәм кулга алынуларга дучар ителә. Массачыл репрессияләр татар сәяси һәм интеллектуаль элитасының сәләтле өлешенең кырылуына яки төрмәләргә һәм концлагерьларга ябылуына китерә (1942 елның 1 гыйнварына ГУЛАГ системасында 29,1 мең татар тотыла).

Бер үк вакытта рус алфавиты гамәлгә кертелү нәтиҗәсендә (1939) халыкның мәдәни тормышындагы тарихи-мәдәни дәвамлылык бозыла.

Бөек Ватан сугышы елларында, Төньяк Кавказ һәм Кырымның мөселман халкын сөрү чорында татарларга идея-сәяси һәм этномәдәни басым көчәя. ВКП(б) Үзәк комитетының «Татарстан партия оешмасында масса-политик һәм идеология эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында» карары (1944) татар милли мәдәнияте һәм фәне үсешенә гаять зур зыян китерә.

Шундый ук юнәлештәге махсус чараларның тагын берсе – СССР Фәннәр академиясе Тарих һәм философия бүлегенең Мәскәүдә СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты белән берлектә оештырылган сессиясе (1946 елның 25–26 апреле). Ул татарларның килеп чыгышын бары тик болгарчылык теориясе кысаларында өйрәнүне рәсмиләштерә (кара: СССР ФА фәнни сессиясе).

Татарларның мәнфәгатьләрен чикләү юлында ясалган чираттагы адым 1952–953 елларда ТАССРны Бөгелмә, Казан һәм Чистай өлкәләренә бүлүдән гыйбарәт була (1953 елның апрелендә И.В. Сталин вафатыннан соң алар бетерелә).

«Хрущёв җепшеклеге» чорында Татарстанның аеруча актив иҗат һәм фән интеллигенциясе вәкилләре милли яңарыш өчен идея көрәше башлыйлар. 1954 елда алар тарафыннан КПСС Үзәк комитетына хат җибәрелә. Хатта милли мәдәният үсешен ясалма тоткарлау, татар мәктәпләренең исәбе киметелү, татар-рус мөнәсәбәтләрен бозып тасвирлау, Россия дәүләте тарихында татар халкы ролен кечерәйтү күрсәтелә, шулай ук милли топонимика проблемалары күтәрелә, Татарстанга союздаш республика статусы бирелергә тиешлеге турындагы мәсьәлә көн тәртибенә куела.

1950 елларның 2 нче яртысында милли интеллигенциянең активлыгы сизелерлек көчәя һәм совет җитәкчелеге татар җәмгыятендәге киеренкелекне киметү өчен чаралар күрергә мәҗбүр була. Нәтиҗәдә 1957 елда татар телен камилләштерү буенча орфография һәм терминология комиссияләре эшләрен кабат башлыйлар, 1958 елда КПССның Татарстан өлкә комитеты «Татар гомуми белем бирү мәктәпләренең торышы һәм аларның эшен яхшырту буенча чаралар турында» карарын кабул итә. 1958 елның октябрендә мәдәният хезмәткәрләренең 1 нче съезды, 1957 елның 24 маенда – 2 июнендә Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы уздырыла.

1950–1980 елларда татар мәдәнияте һәм халык мәгарифе үсеш кичерә, татар фәнни, техник һәм иҗат интеллигенциясенең саны күпкә арта.

1970 елда СССРда югары һәм махсус урта белемле белгечләр арасында татарларның чагыштырмача өлеше 1,5% ка җитә (бу күрсәткеч әзәрбайҗаннарның, казакъларның һәм литвалыларның шундый ук күрсткечләреннән югарырак). СССР югары уку йортлары студентлары арасында 1956–1957 елларда 25,3 мең, 1974–1975 елларда 99,8 мең татар була. 1965/66 уку елына аларның өлеше ТАССР югары уку йортлары студентлары арасында 34,6% ка, урта техник уку йортлары укучылары арасында 35% ка җитә.

1955 ел мәгълүматлары буенча, СССРда фәнни хезмәткәрләр арасында 2 142, 1975 елда 15 920 татар исәпләнә. 1970 елда Татарстанда аларның өлеше фәнни хезмәткәрләр арасында 29,3%, аспирантлар арасында 29,6%, фән докторлары һәм кандидатлары арасында 30,1% тәшкил итә.

1987 елда татарлардан 4 055 галим исәпләнә (гомуми санның 34,9% ы), алар арасында фән докторларының һәм кандидатларының өлеше 44,8% була (руслар арасында шул категория буенча күрсәткечтән беркадәр югарырак).

1990 ел мәгълүматлары буенча, республикадагы фән докторлары арасында татарларның өлеше 32% тәшкил итә, шул исәптән иҗтимагый-гуманитар фәннәр буенча 50% тан арта.

1989 елда Татарстанның югары уку йортлары профессорлар-укытучылар составында 2 481 татар исәпләнә (гомуми санның 36,6% ы).

Шул ук вакытта үзәк җитәкчелек басымы астында 1960–1970 елларда орфография һәм терминология комиссияләре таратыла, рус мәктәпләрендә татар телен укыту туктатыла, татарлар тупланып яшәгән урыннарда татар мәктәпләрен һәм сыйныфларын кыскарту процессы башлана.

1980 еллар башына республика милли мәктәпләрендә укучы татарларның саны кискен кими: аларның өлеше 1970/71 уку елында – 29,1% ка, 1980/81 уку елында – 18,6% ка, 1987/88 уку елында 11,8 % ка кыскара.

1986 елда татар телендә 181 исемдә китап нәшер ителә (чагыштыру өчен: үзбәк телендә – 955, казакъ телендә – 676, әзәрбайҗан телендә – 869, грузин телендә 1764 исемдә китап бастырыла).

Вакытлы матбугатта да шундый ук хәл күзәтелә: 1980 елда татар матбугатының бер санлык тулай тиражы газеталар буенча 870 мең һәм журналлар буенча 1 394 данә тәшкил итә (казакъ телендә – 2 014 мең газета һәм 2 067 мең журнал, тиңдәшле рәвештә үзбәк телендә 4 796 мең һәм 4 509 мең, литва телендә 2 035 мең һәм 1 937 мең, грузин телендә 3 128 мең һәм 1 054 мең данә газета-журналлар чыгарыла).

Ассимиляция нәтиҗәсендә татарларның демографик үсешендә дә тискәре күренешләр күзәтелә. Демографлар мәгълүматлары буенча, 1979–1989 елларда СССРда татар халкының ассимиляцияләнү сальдосы 327 мең кеше чамасы тәшкил итә.

Бу чорда татарлар арасында тел процесслары хәвефле төс ала: мәктәпләрдә укучы татар балаларының 28,3% ы – рус телендә генә, 42,8% ы – татар һәм рус телләрендә, өлкәннәрнең 18% ы – рус телендә генә, 37% ы бер үк вакытта рус һәм татар телләрендә сөйләшәләр (мәгълүматлар Татарстан буенча бирелә).

Ассимиляция процессларының нәтиҗәләре халык санын алу мәгълүматларында да чагыла: Россиядә татар телен туган тел дип исәпләүчеләрнең өлеше 1970 елдагы 89,2% тан 2002 елда 80,8% ка кадәр кими.

XX–XXI йөзләр чиге

XX–XXI йөзләр чигендә, СССР таркалу нәтиҗәсендә, татарларның милли мәнфәгатьләренең суверенлашуы өчен көрәш барышында, татар халкының этносәяси һәм интеллектуаль элитасы татарларның төрле этнотерриториаль төркемнәренең мәдәни-тел ихтыяҗларын канәгатьләндерүнең хокукый һәм оештырылу механизмнарын эшлиләр.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 14 нче маддәсендә республиканың «ТРдан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, үзенчәлекләрен саклауда ярдәм күрсәтүгә» омтылышы игълан ителә. «2004–2013 елларда ТР дәүләт телләрен һәм ТРдагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасы»нда РФ төбәкләрендә, БДБ илләрендә, татарлар тупланып яшәгән урыннарда татар телен саклауга һәм үстерүгә зур игътибар юнәлтелә. Татарстанның төбәкләрдәге татар җәмгыятьләре белән эшчәнлек җәелдерүенең төп механизмнары сыйфатында зарури очракларда уртак мәдәни-мәгариф программаларны, Татарстан сәүдә вәкиллекләре кысаларында хезмәттәшлекне, аерым ведомстволар (РФ Тышкы эшләр министрлыгы) җирлегендә бергә эшләүне, федераль милли бәйрәмнәрне (Сабан туе), җыр, фольклор, театр һ.б. фестивальләрне уздыруны күздә тоткан төбәкара хезмәттәшлек турындагы шартнамәләр тәкъдим ителә.

Шул ук юнәлештә башлыча татар дини мәхәлләрен берләштергән үзәкләштерелгән мөселман оешмалары (Үзәк мөселман Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр Шурасы һ.б.) эшли.

Совет дәвереннән соңгы чорда Россия төбәкләрендә, аеруча Татарстанда, милли мәктәпләрнең һәм укыту планнарында татар этномәдәни компонеты булган мәктәпләрнең саны шактый арта. Төрле типтагы милли мәктәпләр шулай ук РФнең кайбер шәһәрләрендә (Мәскәүдә, Саратовта, Ульяновскида, Димитровградта, Уфада һ.б.да) оештырыла. 2006/07 уку елына Татарстанда милли мәктәпләрдә татар милләтеннән булган укучыларның яртысыннан күбрәге белем ала, рус телле гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучы татар балаларының барысы да диярлек туган телне өйрәнә.

Соңгы елларда РФ Үзәк хакимият органнары мәгариф өлкәсендә милли-төбәк компонетларын, шул исәптән рус булмаган халыкларның телләрен өйрәнүне чикләүгә йөз тота.

Татарлар – югары үсешле фәнгә һәм һөнәри мәдәнияткә ия халык. Ул РФдәге һәм чит илләрдәге күп кенә башка халыклар белән тыгыз икътисади һәм мәдәни багланышлар үстерә.

Үсеш алган структурасы булган, гуманитар юнәлешле институтларны (Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар энциклопедиясе институты, Тарих институты, Археология институты) үз эченә алган Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе төзелү милли тел, әдәбият, мәдәният, тарих, республика икътисади яңарышында мөһим роль уйный.

Фәнни тикшеренүләр кысаларында татар галимнәре гуманитар һәм гамәли белемнәр өлкәсендә, аерым алганда, милли тарих, тел белеме, әдәбият белеме һәм мәдәниятне өйрәнү (культурология) белән бәйле юнәлешләрдә уңышлы эш алып баралар.

Академия институтларының гуманитар фәннәр галимнәре ике телле һәм диалектологик сүзлекләр, татар әдәбияты тарихын һәм фольклорын, 7 томлык татарлар тарихын, татар һәм рус телләрендә 6 шар томлык Татар энциклопедиясен һ.б.ны басмага әзерлиләр һәм нәшер итәләр.

Татар галимнәренең төрле фәнни белемнәр тармакларындагы:

  • физика һәм физика химиясе (К.Ә. Вәлиев, Ренад З. Сәгъдиев, Роальд З. Сәгъдиев, К.М. Салихов, Р.А. Сюняев, М.М. Зарипов, И.Б. Хәйбуллин, И.Г. Гарифуллин),
  • техника (Р.Ф. Ганиев, Ю.Г. Нәҗмиев, Р.И. Нигъмәтуллин),
  • химия (Г.Х. Камай, Г.Г. Вәлиев, Х.М. Миначёв, С.Р. Рәфыйков, Р.С. Сәйфуллин),
  • математика (Д.Ә. Гобәйдуллин, И.Г. Ибраһимов, М.Ә. Илһамов),
  • медицина (Р.С. Акчурин, Н.Х. Әмиров),
  • гуманитар фәннәр (Ш. Мәрҗани, М.Г. Гәрәев, А.Х. Халиков, И.Р. Таһиров, М.Г. Госманов, М.З. Зәкиев, М.И. Мәхмүтов) өлкәләрендәге казанышлары киң таныла.

Татар әдәбияты һәм мәдәнияте эшлеклеләренең иҗаты дөньякүләм танылу ала:

  • шагыйрьләр Г. Тукай, М. Җәлил,
  • язучылар Г. Ибраһимов, Г. Исхакый;
  • композиторлар С.Җ. Сәйдәшев, Н.Г. Җиһанов, С.Г. Садыйкова, С.Ә. Гобәйдуллина, Ф.З. Яруллин, Р.З. Ахиярова, Р.Ф. Кәлимуллин, М.М. Шәмсетдинова;
  • дирижёрлар Ф.Ш. Мансуров, Р.Ә. Мартынов, М.Ә. Тәминдарова;
  • татар җырларын башкаручылар Р.В. Ваһапов, И.Г. Шакиров, Ә.А. Авзалова, С.З. Фәтхетдинов;
  • сәхнә сәнгате эшлеклеләре Р.Х. Нуриев, Л.Г. Кустабаева, Р.М. Гарипова, И.Җ. Мөхәммәдов, А.Ә. Шаһиморатова, А.Э. Гарифуллина;
  • рәссамнар С.С. Ахун, Ч.Г. Әхмәров, Х.Г. Якупов, Л.Г. Фәттахов, Б.И. Урманче, И.К. Зарипов, К.В. Муллашев һ.б.

Татар спортчылары – Олимпия һәм дөнья чемпионнары, төрле ярышларда призлар алучылар (Ш. Сафин, А. Кабаева, Л. Утяшева, Р. Дасаев, И. Гыймаев, З. Билалетдинов, М. Сафин, Д. Сафина, А. Галләмова, А. Заһитова) исемнәрен дөнья күләмендә беләләр.

Татар халкы вәкилләре Россия (М.Х. Солтангалиев, Ф.Ә. Табиев, Г.И. Усманов, М.Ш. Шәймиев һ.б.), Төркия (С.Н. Максуди, Ә. Вәлиди, Ә. Мәңгәр) иҗтимагый-сәяси тормышында күренекле урын билиләр.

Ватан алдындагы хезмәтләре өчен дистәләрчә мең татар СССР, РФ орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә, дәүләт бүләкләренә һәм мактаулы исемнәргә, шул исәптән Советлар Союзы Герое (233 кеше), Россия Федерациясе Герое (7 кеше), Социалистик Хезмәт Герое (133 кеше) исемнәренә лаек була.

Татар халкының 100 дән артык вәкиленә генерал, ике кешегә (М.Г. Гәрәев, Р.Г. Нургалиев) армия генералы дәрәҗәсе бирелә.

Шөгыльләр

Өмә җыры

Керәшен җыры. Оксана Дмитриева башкара. «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле

Хәзерге татарлар бабаларының озакка сузылган миграция процесслары, аларның Россиянең зур киңлекләрендә таралып урнашуы, башка халыклар (руслар, марилар, чуашлар, удмуртлар, башкортлар һ.б.) белән үзара багланышлары, татар халкы тупланып яшәгән төрле районнардагы табигать-климат һәм социаль-икътисади шартларның үзенчәлекләре традицион мәдәният үсешенә төрле яклап йогынты ясый.

Татарлар үз тарихларының элгәреге чорларында башлыча төркиләр һәм фин-угорлар, өлешчә руслар мохитендә яшәгәнгә күрә, аларның мәдәниятендә күп кенә яңа, җирле төп халыклардан үзләштерелгән элементлар барлыкка килә. Татар халкы тупланып яшәгән урыннарда татарлар башка халыклар, башлыча руслар, чуашлар, марилар һәм удмуртлар белән көнкүрештә этномәдәни җәһәттә бер-берсенә тәэсир итешәләр.

Җирле шартларга яраклашып, көнкүрештә яңа үзенчәлекләргә ия булган хәлдә татарлар үзләренең традицион мәдәният нигезләрен (игенчелектә, торакларда, туклануда һәм ризыкларда, кием-салымда, йолаларда һ.б.да) саклыйлар һәм күрше халыкларның көнкүреш мәдәниятенә йогынты ясыйлар. Татарларның башка төрки халыклар, шулай ук җирле фин-угор халкы белән күптәнге кардәшлек тел һәм мәдәният якынлыгы нәтиҗәсендә бу процесс җиңеләя.

XIX йөздә – XX йөз башында татарларның икътисади тормышы нигезен игенчелек тәшкил итә (терлекчелек – ярдәмче тармак була, Әстерхан һәм Себер татарларында – балыкчылык, Себер татарларында һәм Урал алды мишәрләрендә – аучылык, Әстрехан татарларында бакчачылык шундый ук урынны били).

Авыл халкының бер өлеше кәсепчелек һәм һөнәрчелек – күн аяк киемнәре тегү, зәргәрчелек һ.б. белән шөгыльләнә.

Казан, Уфа, Оренбург һ.б. губерналардагы татар авыллары кустарь кәсепчелек һәм сәүдә үзәкләре булалар. XVIII–XIX йөзләрдә татар сәүдәгәрләре Урта Азия халыклары белән сәүдә-арадашчылык эшләрендә мөһим роль уйныйлар.

Казан татарлары күн (сафьян, юфть), сарык тиресе, йон эшкәртүдә югары дәрәҗәдәге осталыклары белән дан казаналар.

XVIII–XIX йөзләрдә халык кәсепләре җирлегендә татарларда киез итек-киез басу, тире иләү, туку, читек тегү һәм укалап чигү-тегү мануфактуралары, XIX йөздә күн, постау прдприятиеләре һ.б. барлыкка килә.

Себер татарлары күн, курыс эшкәртү, баулар, тал чыбыгыннан әрҗәләр, ятьмәләр үрү, арбалар, чаналар, көймәләр, чаңгылар, каен тузыннан һәм агачтан төрле эшләнмәләр ясау белән шөгыльләнәләр.

Идел буендагы күп кенә татар крәстияннәре читкә китеп, игенчелектә, Донбасстагы күмер шахталарында, Урал алдындагы алтын приискаларында, Әзәрбайҗанда нефть чыгаруда эшлиләр (кара: Эшчеләр сыйныфы), юл йөртү кәсебе белән шөгыльләнләр (кара: «Барабыз»).

XIX йөздә – XX йөз башында игенчелектә өч кырлы чәчү әйләнешле пар системасы аеруча киң тарала. Идел буеның һәм Урал алдының далалы көньяк-көнчыгыш районнарында игенчелекнең җирдән файдалануның болгар-татар формалары элгәреге чорларына хас булган яткын-кысыр җирләр системасының кайбер сыйфатлары саклана. Анда арыш, солы, арпа, бодай, борчак, ясмык, тары, борай, яшелчәләр (башлыча бүлбеләр һәм тамыразыклар), җитен һәм киндер, Әстерхан татарларында җиләк-җимеш культуралары игелә.

Игенчелекнең традицион рәвеше төрле табигый зоналарда бер-берсеннән аерыла. Көнчыгыш Европаның урман-далалы районнарында татарлар туфракны күчерелмә калаклы ике тешле сука, далалы районнарда болгарлар заманыннан ук мәгълүм ике көпчәкле авыр агач сабан белән эшкәртәләр. XIX йөз уртасыннан Урал алдында татар крәстияннәре арасында суканың камилләштерелгән төрләре тарала.

Җир сөрүдә һәм йөкләр ташуда башлыча атлар файдаланыла.

Татарларның һәм җирле халыкларның тырмалау (агач тырма, сирәгрәк тимер рамлы тырма) һәм игеннәрне урып-җыю (урак, соңрак чалгы), ашлык сугу (чабагач) кораллары бертөрле була.

Кырда көлтәләр эскертләргә, сосланнарга куела. Ашлыкны сугу алдыннан көлтәләр рус тибындагы буралы әвендә яки гадәти әвендә – шәшедә киптерелә. Агач көрәк белән җилгәрелгән ашлыкны еш кына зур түгәрәк иләкләрдә (тагаракларда) чистарталар.

Он җил яки су тегермәннәрендә, шулай ук кул тегермәне ярдәмендә тартыла; ашлыкны ярмага ваклау өчен агач килеләр, татарлар яшәгән аерым урыннарда кул көченә нигезләнгән яки механик яргычлар файдаланыла.

Идел буе – Урал алды һәм Себер татарларында яшелчә бакчачылыгы мөһим роль уйнамый.

XIX йөздән татарларның күпчелегендә бәрәңге төп бакча үсемлегенә әверелә. Урал алдының көньягында һәм Әстерхан төбәгендә бакчачылык зур әһәмияткә ия була. Әстерхан татарлары яшелчә бакчаларында – суган, кәбестә, помидорлар, бакчаларда – карбызлар, җиләк-җимеш бакчаларында алмалар, виноград, чия, шәфталу, слива, айва, алыча үстерәләр.

Терлекчелек көтүлекле-аранлы рәвештә үсеш ала: татарлар – гадәттә мөгезле эре һәм вак терлек, атлар, керәшен татарлар дуңгызлар да асрыйлар. Оренбург һәм Әстерхан татарларында терлекчелек игенчелек кебек үк мөһим урын били. Һәр төбәктә дә кош-корт – тавыклар, казлар, үрдәкләр асрыйлар.

Торулыклар

Россия территориясендә татар торулыклары төрле тарихи, табигый-географик һәм этник шартларда нигезләнәләр. Килеп урнашу үзенчәлекләре турыдан-туры торулыкларның типлары һәм аларның планлашу структурасы формалашуга йогынты ясый.

Кама алды һәм Урал алды районнарының күпчелеге өчен – иңкүлекләрдә һәм калкулык битләрендә урнашкан аз хуҗалыклы авыллар, татарлар таралып урнашкан урман-далалы һәм далалы җирләр өчен тигезлектә урнашкан күп хуҗалыклы авыллар хас.

Кагыйдә буларак, торулыклар елгалар һәм инешләр агымы буйлап, күлләр, чокырлар һәм сызалар ярлары тирәли, юллар кырыенда төзеләләр.

XVII–XVIII йөзләрдәге ирекле колонияләштерү процессында стихияле рәвештә барлыкка килгән татар торулыкларының планы системага нигезләнми. Елгалар яки почта юлы буйлап урнашкан авыллар гадәттә бер рәт яки урам булып сузылалар. Урман-далалы һәм далалы җирләрдәге авылларның күбесе учаксыман – аерым торулыклардан торган сирәкләнгән челтәр рәвешендә була.

XVIII йөз ахырында – XIX йөз башында татар авылларының планлаштыруда урамлап-тәртипсез, урамлап-оялап, урамлап-радиаль, урамлап-кварталлап һәм рәтләп урнашу төрләре өстенлек итә.

Татарларның торулыкларына йортларның тыгыз урнашуы, урамнарның туры булмавы, еш кына тупиклы тыкрыклар белән тармаклануы хас. Авылларның урамлап планлашуында кардәш төркемнәрнең, кайбер очракларда берничә гаиләнең бер җирдә тупланып урнашуы күзәтелә.

XIX йөзнең 2 нче яртысыннан Идел буе – Урал алды татарлары авылларының урамнары планлашуы даимирәк рәвешкә керә башлый.

Себер татарларында «ике бүлемле» торулыклар – кышлыклар һәм җәйләүләр таралыш ала.

Кагыйдә буларак, эре торулыкларның үзәгендә дини һәм җәмәгать биналары, кибетләр, сату урыннары, базар мәйданнары, шулай ук авыл халкы өстен катлавының (руханиларның, таза тормышлы крәстияннәрнең, сәүдәгәрләрнең һ.б.ның) утарлары урнаша. Анда базарлар, волость һәм авыл җыеннары уздырыла, ярминкәләр һәм җыен вакытындагы күңел ачулар оештырыла (кара: Җыен).

Татарлар тупланып яшәгән күп кенә урыннарда авылларның читләрендә тегермәннәр, җир өстенә чыгарып салынган яки ярымземлянка тибындагы мунчалар һ.б. урнаша.

Урманлы җирләрдә авылларның кырыйлары киртәләп алынган, анда көтү чыгарылган. Урманнарның очына басу капкасы куела.

Татар авылларының күпчелеге аларны нигезләүчеләрнең исемнәре белән яки җирнең элеккеге хуҗалары фамилияләренә, шулай ук җирле топонимикага (гидронимикага), өлешчә халыкның шөгыле төренә нисбәтле рәвештә аталган.

Хәзерге татар торулыклары планлашуның төп принцибы билгеле бер максатта төзелеш зоналарына аерудан, авылларны торак һәм җитештерү өлешләренә бүлүдән гыйбарәт. Шул ук вакытта борынгы авылларның күпчелегендә планлашуның формалары – урамлап-кварталлап, урамлап-радиаль урнашу төрләре һ.б. сакланган.

Соңгы дистә елларда РФ территориясендә татар авыллары күпкә азая. 2010 ел башына РФдә 4 мең тирәсе татар, татар-башкорт, татар-чуаш, татар-рус һ.б. катнаш авыллар, шул исәптән Татарстан Республикасында – 2 меңнән артык, Башкортстан Республикасында – 1 мең, Көнбатыш Себердә 0,2 мең чамасы авыл исәпләнә.

Татар торулыкларында уртача 300 гә якын кеше, Пенза өлкәсендәге иң зур татар авылы Урта Әләзәндә 10 меңнән артык кеше яши.

Көнбатыш Кама аръягы. 1926

Йорт-җир

Авыл утарының төзелеш рәвешендә этник традиция чагыла.

Татарлар тәрәзәләрнең күбесен кояш ягына каратырга омтылалар. Утарлар башлыча 2 өлешкә бүленә:

  • алгы, чиста ишегалдында торак, саклау урыннары (келәт, амбар, баз, авыл хуҗалыгы кораллары өчен лапас һ.б.), терлекчелек корылмалары (сыер, ат, сарык абзарлары һ.б.), җәйге ашсу әзерләү бүлмәсе (Әстерхан һәм Себер татарларында җәйге учаклар – тындыр, казанных, чувал киң тарала) урнаша;
  • арткы өлешне яшелчә бакчасы, ындыр, әвеншәше, кибәклек, печәнлек, кайбер очракларда мунча били.

Кайбер төбәкләрдә бай крәстияннәрнең утарлары өч өлешкә бүленә, урта өлештә терлекчелек корылмалары урнаша.

Бер өлештән торган, торак һәм хуҗалык корылмалары бер түбә астында берләштерелгән Г-рәвешендәге яки йомык төзелештән гыйбарәт утарлар сирәгрәк очрый.

Ука бассейнындагы мишәр авыларының үзенчәлеге саклау урыннарының утар тышында урнашуында чагыла (ул корылмалар урамнан һәм күрше утардан колгалы һәм такталы киртә яки читән белән әйләндерелеп аерылган). Әстерхан татарларына камыш коймалы, саман яки читән киртәле утарлар, карагашлар өчен калмык торакларына охшаш киез тирмәләр хас.

1930–1940 елларга кадәр татарлар тупланып яшәгән күп кенә урыннарда торак йортлар планлашуында этник үзенчәлек саклана. Татар авылларының күпчелегендә агач идәнле, сирәк очракларда җир идәнле, ике (кайбер очракларда дүрт) яклы салам яки агач (сирәк кенә – калай) түбә белән ябылган озынча йортлар төзелгән. Йортларның диварлары түгәрәк бүрәнәләрдән, сирәгрәк очракларда табигый таштан яки кирпечтән корылган. Татарларда борынгы традиция буенча ниргәләр тоташкан урыннарны балчык белән сылау, сыланган җирләрне агарту гадәте сакланып килгән.

Татарларның этник традицияләре йортларның тышкы бизәлешендә дә чагыла. Казан артында Казан татарларының элеккеге корылмалары – бай тормышлы авыл кешеләренең уелган һәм ябыштырылган орнамент, архитектур-декоратив детальләр – ордерлы колонкалар, пилястралар, җиңел верандалар, галереялар һ.б. белән бизәлгән ике һәм өч катлы йортлары сакланган.

Казан татарларының буралы-тораклары бизәкләрендә борынгы өч кырлы-уемлы сырлау ысулы уңышлы рәвештә ябыштырылган контурлы, кисүле бизәкләр белән чиратлаша.

Мишәрләрнең өйләренең бизәлешенә купшылык хас түгел.

Татарларда йортның традицион планлашуы ике һәм өч өлешкә бүленүдән гыйбарәт.

Ике яклы йорт өйдән һәм өйалдыннан тора. Өч бүлмәле йортта 2 өй өйалды белән тоташа.

Урманлы районнарда өйалды аша келәт белән тоташкан өйләр, хачсыман планлы тораклар, «түгәрәк» йортлар өстенлек итә.

XIX йөз ахырында – XX йөз башында Идел буе – Урал алды татарларында ярымподвал рәвешендәге торак яки хуҗалык бүлмәләре булган ике һәм өч катлы йортлар очрый. Эшмәкәрлек яки кәсепчелек эшчәнлеге белән шөгыльләнгән бай кешеләр авылларда һәм шәһәрләрдә күп бүлмәле, катлаулы планлы йортларда яшәгәннәр.

Өйнең эчке типик планы татарларның барлык төркемнәре өчен бердәй хас булган. Ишек янында авызы йортның алгы диварына каратылган, чуен казан урнаштырылган һәм казан астында аерым ягу урыны булган мич торган.

Өйнең алгы өлешендә түр башы булып, шунда ук сәке урнаштырылган. Сәкегә киез яисә җәймә җәелгән, аңа утырып ашаганнар һәм ятып ял иткәннәр, өстенә урын-җир әйберләрен куйганнар.

Татарлар таралып урнашкан төньяк төбәкләрдә, бигрәк тә мишәрләрдә, өй эчендә кыска сәкеләр, өстәлләр урын алган. Шулай ук ишек янындагы почмакка агач кроватьлар да куелган.

Йоклау урыннары чаршау яки чыбылдык белән бүленгән.

Өйнең мич авызы каршындагы өлешендә аш-су әзерләнгән, шунда ук биек булмаган такта өстәл торган, диварга савыт-саба һ.б. өчен капкачсыз-ишексез, ачык шкаф беркетелгән.

Татар өйләренең диварлары, бүлемнәре һәм почмаклары гадәттә ачык төсләрдәге тукымалар, тукылган һәм чигелгән сөлгеләр, тастымаллар һәм намазлыклар белән бизәлгән. Ишек өстендә – шәмаилләр, керәшен татарларда алгы почмакта иконалар куелган. Матча буйлап һәм диварларның югары периметры буенча кашага эленгән. Өйнең эчке бизәлеше идәнгә җәелгән өйдә тукылган җәймә, бай кешеләрнең өйләренең интерьеры киез келәм белән тулыландырылган (кара: Торак).

Алкалар. XIX гасыр

Көмеш, алтын йөгертү, фирәзә. Филигрань, инкрустация. Татарстан Республикасы Милли музее

Милли кием

XIX йөздә – XX йөз башында татар костюмы күлмәктән, киң, иркен итеп тегелгән чалбардан, өске киемнән, баш һәм аяк киеменнән, бизәнү әйберләреннән торган катлаулы комплекстан гыйбарәт булган. Ир-ат һәм хатын-кыз милли киеменең нигезен өйдә тукылган, соңрак – фабрикада эшләнгән тукымадан тегелгән озын күлмәк тәшкил иткән.

Хатын-кыз күлмәкләрен озын җиңле, утыртма якалы итеп теккәннәр, итәкләрен бала итәкләр белән, күкрәк өлешен аппликация, күкрәк бизәме (изү) белән бизәгәннәр. Милли киемдә сызыклы-геометрик бизәкләр өстенлек итә, әкренләп алар чәчәк-үсемлек бизәкләре белән алыштырыла.

Салып куела торган бизәнү әйберләре хатын-кыз киеменә өстәмә күркәмлек бирә: кыйммәтле ташлар, металлардан һәм пыяладан тезелгән муенсалар, беләзекләр, алкалар, йөзекләр, муен-күкрәк (яка чылбыры), күкрәк (изү) һәм чәч толымы (чулпы) бизәмәләре, көмеш тәңкәле асма бизәкләр.

Хатын-кызларның традицион баш киемнәре (калфак, кашпау, өрпәк һ.б.) урынына XX йөзнең 1 нче яртысында төсе, сыйфаты һәм бәйләү ысулы төрлелеге белән аерылып торган яулыклар кулланылышка керә.

Татарлар күлмәк өстеннән гадәттә камзул кигәннәр (ул кыска яисә озын җиңле, яки җиңсез, туры яки билләп тегелгән булырга мөмкин).

Хатын-кыз камзуллары бизәкле, ешрак бер төстәге бәрхет тукымадан тегелгән, кырый капламалары һәм аскы өлешләре укалы тасма, мех белән каймаланган.

Ирләр камзул өстеннән зур булмаган шәл якалы озын киң җилән кигәннәр. Елның салкын вакытында тукымадан эшләнгән бишмәтләр, чикмәннәр, тире туннар киеп йөргәннәр. Ир-атларның көндәлек киеме тизрәк үзгәреш кичерә, руслар киеме тегелешенә якыная.

XX йөзнең 1 нче яртысында, элеккеләре белән бергә, киемнәрнең яңа төрләре барлыкка килә: җиңел хатын-кыз кофталары, сарафаннар, итәкләр һ.б., шулай ук фабрикада җитештерелгән тукымадан туры һәм билләп тегелгән кыска туннар, пальтолар, плащлар, фуфайкалар һ.б.

Татар авылларында аяк киеменең традицион төрләре – киез итекләр, күн читекләр, еш кына төсле күннән тегелгән йомшак һәм каты табанлы чүәк-башмаклар, чабаталар; баш киемнәре – ярым сфера рәвешендәге түбәтәйләр яки киселгән конуссыман кәләпүшләр, конус рәвешендәге колакчанлы мех бүрекләр, ярымсфера яки цилиндр формасындагы катлап тегелгән тукыма мескен бүрекләр, кырлары төшеп торган киез эшләпәләр һ.б. (кара: Бүрек) әле чагыштырмача озак кулланылышта була.

Шәһәрдә яшәүче татар кешеләренең, аеруча җәмгыятьнең югары катлау вәкилләренең, киеме Европа модасы йогынтысында үзгәрешләр кичерә.

Хәзерге вакытта шәһәрләрдә дә, авылларда да гомум кабул ителгән шәһәрчә киемнәрдән йөриләр.

Шуның белән бергә, XX–XXI йөзләр чигендә татар халкының милли киемнәрен яңартуга омтылыш көчәя бара. Ул профессиональ һәм үзешчән сәнгать коллективларында киң кулланыла.

Милли аш-су

Татар халык мәдәниятенең бер өлешен тәшкил иткән туклану системасы чагыштырмача тотрыклы булып кала. Аш-суның составында, аны әзерләү ысулларында һәм туклану режимы, табын элементлары һ.б. белән бәйле гадәткә әверелгән кайбер тәртипләрдә төп ризык төрләренең милли асылы саклана.

Вакытлар узу белән татарларның азык-төлек рационы рус, украин, Урта Азия һәм Көнбатыш Европа кухнясы ашлары хисабына (щи, борщ, варениклар, голубцы, мантый, пылау, яңа өлгергән, тозланган һәм консервланган яшелчәләр, яшелчә һәм ит салатлары, балык ашлары һ.б.) шактый тулылана.

Азык-төлекнең составы бөртеклеләр өстенлек иткән игенчелеккә нигезләнгән авыл хуҗалыгы үзенчәлекләре белән билгеләнә. Туклануның нигезен икмәк, он һәм ярмадан әзерләнгән азыклар, ит, май, сөт һәм сөт ризыклары тәшкил итә.

Арыш һәм бодай ипиен түгәрәк яисә озынча зур ипи савытларында ачы камырдан пешергәннәр. Чүпрәле яисә төче камырдан көлчә, кабартма, күмәч, белен, коймак, пәрәмәч, өчпочмак, бәлеш, сумса ясаганнар.

Төче камырдан кайнап торган майда кыздырып борынгыдан ук килгән милли ашлар – бавырсак, кош теле, юка һ.б. әзерләгәннәр.

Шулпада пешерелә торган камыр ашлары: токмач, чумар, умач һ.б. бик популяр булган. Элек-электән үк пилмән кулланылган.

Татарлар тары, карабодай, борай, солы, арпа, бодай ярмаларыннан әзерләнгән боткалар ашаганнар; җәй көне балтырган, кузгалак һ.б. үсемлек яфракларыннан аш пешергәннәр. Бәрәңге, кабактан әзерләнгән ризыклар киң кулланылган.

Яңа өлгергән, киптерелгән, варенье һәм как рәвешендәге җиләк-җимешләрне куллану Әстерхан татарлары арасында күбрәк таралган булган. Татарларның башка төркемнәре арасында элегрәк җиләк-җимеш бакчачылыгы булмау урман җиләкләре һәм кыргый үләннәр җыю хисабына кайтарылган.

Көндәлек азык рационын яңа сауган, кайнатылган һәм әчетелгән сөт (катык, сөзмә һ.б.), эремчектән әзерләнгән корт, сыр, шулай ук бия сөтеннән эшләнгән әйрән, кымыз кебек эчемлекләр тәшкил иткән.

Чәй эчү аерым популярлык казанган. Элек-электән күпчелек авыл кешеләре чәй урынына мәтрүшкә, бөтнек, сары мәтрүшкә, гөлҗимеш, карлыган, кура җиләге яфраклары һәм җимешләре, юкә чәчәге һ.б. җирле үләннәрне пешереп эчкәннәр.

Элек авыл һәм шәһәр халкының зур күпчелеге ит ашларын бары бәйрәм көннәрендә генә әзерләгән; сыер, сарык, ат итен кулланганнар, салкыннар төшү белән кош ите (нигездә, каз, үрдәк) файдаланылган.

Бәйрәмнәрдә хәллерәк татарлар ат итеннән, шулай ук кош итеннән йорт казылыгы, каклаган (сирәгрәк ысланган) ризыклар (казылык, калҗа, ойгыз һ.б.) әзерләгәннәр. Татарлар да тутырган тавык әле һаман да бәйрәм ашы буларак кабул ителә.

Итне озаграк саклау өчен (нигездә, каз итен) тозлап һәм киптереп куйганнар.

Хәзерге вакытта көндәлек һәм бәйрәм табыннарында татарлар өчен традицион булган пирог, бәлеш, көлчә, кош теле, бавырсак, чәк-чәк, белен, токмачлы аш, боткалар, пешкән, томалап пешерелгән һәм какланган ит, сөт һәм сөт ризыклары, шулай ук яшелчә ашлары (борщ, щи һ.б.), варениклар, мантый, шашлык, койка, салатлар, компот, квас һ.б. киң кулланыла.

Яшелчәчелек һәм бакчачылык бик тиз алга китү сәбәпле, яшелчәләрне һәм җиләк-җимешне кышка әзерләү, кәбестә, кыяр, помидор тозлау, җиләк-җимеш киптерү, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне маринадлау һәм консервлау киң кулланылышка керә (кара: Милли аш-су).

Өммегөлсем

Татар халык җыры. Ш.Әхмәтҗанов башкара. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле

Фольклор

Гаилә

XIX йөздә – XX йөзнең башында татар гаиләсенең кече, ике буынлы (ата-аналар – балалар) һәм киңәйтелгән, өч буынлы төп ике формасы яшәп килә.

Татарларда туганлык мөнәсәбәтләре үсеше фәкать аерым калдыклар рәвешендә генә (мәсәлән, Себер татарларында туганлык социумнары – тугум рәвешендә) бара.

Татарлар бергә тупланып яшәгән кайбер төбәкләрдә җир аз булу, җәмәгать тәртипләре, игенчелек өчен уңайсыз булган кишәрлекләр, авыл хуҗалыгында җитештерүнең түбән дәрәҗәсе, шулай ук үзенчәлекле йомык тормыш рәвеше бергә яшәүче патриархаль гаиләләр сакланып калуга китерә. Акрынлап товар-акча мөнәсәбәтләре йогынтысында зур гаилә коллективларының өлешчә яисә тулы таркалу процесслары көчәя бара.

XX йөз башында татарларның гаилә көнкүрешендә төп патриархаль традицияләр саклана. Өлкән ир-ат – бабай, ата – барлык хуҗалык эшләрен бүлүче һәм гаилә башлыгы булып торган. Мал-мөлкәт барлык гаилә әгъзаларының уртак милке исәпләнгән. Җенескә һәм яшькә карап традицион хезмәт бүленеше яшәп килгән.

Кече гаиләләрдә, аеруча карт ата-аналар булмаган гаиләләрдә, үзара мөнәсәбәтләр бәйсезрәк була.

Татар гаиләсенең эчке төзелеше тулаем алганда Россиядә яшәүче күп кенә башка мөселман халыклары гаиләләрендәге яшәү рәвешеннән әлләни аерылмый (ислам диненең традицион нигезләренә таяна).

Татарларда хәзерге гаиләләр шәһәрдә һәм авылда кече, күбесенчә ике буынлы, авыл җирләрендә өч буынлы гаиләләр дә (ир, хатын, балалар, ирнең яки хатынның ата-аналарыннан тора) очрый. Гаилә эчендәге мөнәсәбәтләргә демократияләшү тенденциясе хас.

Соңгы унъеллыклардагы социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үзгәртеп корулар гаилә институтының балалар тәрбияләүгә зур игътибар бирү, этник һәм мораль-әхлакый кыйммәтләргә тартылу, туган гаиләләрнең һәм гаиләара кооперациянең бәйләнешләрен киңәйтү белән бәйле традицион уңай кыйммәтләрен яңартуга булышлык итте. Гаиләнең тормыш итү өчен җитештерүдәге традицион роле арта, аның икътисади функциясе көчәя (кара: Крәстиян (фермер) хуҗалыгы, Шәхси ярдәмче хуҗалык).

XX йөздә социаль һәм милли составы буенча катнаш гаиләләр киң тарала. Әгәр дә элегрәк бер милләт кешеләре арасында гаилә коручылар күбрәк булса, XX йөзнең соңгы чирегеннән башлап катнаш никахлар һәм гаиләләр саны кискен арта. Моңа татарларның таралып урнашуы, катнаш милләт вәкилләре яшәгән торулыклар саны күбәю, халыкларның мәдәни интеграциясе процесслары сәбәпче була.

Татарлар белән бергә башкортлар яшәгән урыннарда татар-башкорт никахлары югары процент тәшкил итә. Әмма милләтара никахларның өстенлекле өлеше руслар белән корыла. Милләтара катнаш никахлар һәм гаиләләрнең өлеше арту үзеннән үзе татарларны этномәдәни руслаштыруның актив факторына әверелә (кара: Гаилә).

Туй

Этник традицияләр озак вакытлар татарларның гадәткә әверелгән тәртип культурасында, аерым алганда, халык тормышының аеруча тотрыклы өлешен тәшкил иткән туй йолаларында сакланып килә. Татарлар бергә тупланып яшәгән урыннарда җирле вариантлар булган очракта татар туйларына хас төп йола күренешләренең уртаклыгы күзәтелә.

Элек йоланың туй алды циклы кодалаудан башланган, аннары калым түләп кыз ярәшү һәм шәригать кушканча кушылуны беркетеп кую – никах йолалары белән дәвам иткән, аннары болар һәммәсе кияү яки кәләш йортында, я булмаса алар йортларында чиратлашып, туй табыннары белән төгәлләнгән.

Казан татарларында туй табыннары ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым корылган (кайчак аерым урыннарда). Кәләш никахка кергәнгә кадәр бирнә (кияүгә һәм аның туганнарына бүләкләр) әзерләгән, туй ашлары (кияү бәлеше, чәк-чәк), башка милли ризыклар пешергән.

Йолалар вакыйга булган көнне катгый тәртип белән алып барылган. Иң үзәк тантана – туй, ул яшьләрне бүләкләү һәм кунакларны туй ашлары белән сыйлау белән бара.

Тулаем алганда, туй тантанасының милли үзенчәлеге йолаларның күптөрлелегендә һәм купшылыгында, туйның тормышчан уенчак күңеллелеккә корылуында, кунакларны никахка һәм туйга чакыру тәртибендә, кияү йортын бизәүдә, яшьләр кичәләрендә, аш-су төрлелегендә һәм каты исерткеч эчемлекләрнең булмавында, туй җырларында, кыз елату, бию йолаларында ачык чагыла.

1930 елларга кадәр татарларның барлык төркемнәрендә дә туй йолаларында уртаклыклар саклана.

XX йөзнең 2 нче чирегеннән башлап, туйларның «совет моделе» (никахны ЗАГСта рәсмиләштерү, мөселманча никахны тыю, «кызыл туйлар» һ.б.) кереп урнашу нәтиҗәсендә, туй йолаларын бердәйләштерү күренеше күзәтелә, шулай да аларда кайбер традицион этник элементлар сакланып кала.

Хәзерге вакытта авыл, кайчак шәһәр туйларында да, элек урнашып калган күп кенә йолалар башкарыла. Туй алды йолалары циклы шактый кыскартылса да, күп кенә урыннарда кодалау, туй ашлары пешерү һ.б. шундый йолалар камилләштерелгән рәвештә үтәлә. Бирнәгә һәм бүләкләргә зур игътибар бирелә. Акрынлап дини никах ритуалы яңарыш ала (кара: Туй йолалары).

Бала тууга бәйле йолалар

Бала тууга һәм мәет җирләүгә бәйле йолалар татарларның барлык терр. төркемнәрендә дә охшаш диярлек: аларның нигезендә мөселман гореф-гадәтләре ята.

Бала тууга бәйле йолалардагы күп кенә электәнге гадәтләр (кендек әбисенең баланы таптыруы, яңа туган баланың авызына бал һәм май сөртү һ.б.) юкка чыккан.

Ана кеше баласы белән бала тудыру йортыннан кайткач, татарлар тупланып яшәүче күп кенә урыннарда «бәби мунчалары», «бәби чәйләре», мулла һәм якын ир-ат туганнарны чакырып балага исем кушу һ.б. йолалар башкарыла.

Соңгы елларда татар гаиләләренең барысында диярлек ир балаларны сөннәткә утырталар (кара: Бала тууга бәйле йолалар).

Мәет җирләүгә бәйле йолалар

Мәет җирләүгә бәйле йолаларда борынгы традицияләр өлешчә саклана: төнге мәет саклау, Коръән сүрәләрен уку һәм анда булганнарга сәдака бирү.

Мәрхүмне искә алу йолаларын ныгып урнашкан тәртип буенча (җирләгәннән соң өченче, җиденче, кырыгынчы көннәрендә һәм бер елдан соң) Коръән сүрәләрен уку, сәдака тарату һәм исерткеч эчемлекләрсез ритуаль табын кору белән уздыру кабул ителгән (кара: Мәет җирләү һәм мәрхүмне искә алу йолалары).

Календарь бәйрәмнәр һәм йолалар

Татарларның иҗтимагый тормыш төзелешендә, күп кенә башка халыклардагы кебек үк, календарь бәйрәмнәр һәм йолалар әһәмиятле урын тота.

Алар ислам дине кабул ителгәнгә кадәрге гомумтөрки нигездә барлыкка килгәннәр һәм шул ук вакытта кайсыбер үзенчәлекләре белән аерылып торганнар.

Казан татарларында язгы чәчү башланганчы Сабан туен бәйрәм иткәннәр. Баштарак аны уздыруның төгәл көне булмаган (бер төбәктәге авылларда билгеле бер чират белән уздырылган).

1992 елдан башлап Сабан туе гомумреспублика бәйрәмнәре исемлегенә кертелә, аны үткәрү вакыты хөкүмәт тарафыннан билгеләнә.

Казан татарларының тагын бер милли бәйрәме Җыен шулай ук чиратлап берничә авылда билгеле бер вакытта (май ахыры – июнь башында) 3–5 көн дәвамында уздырылган.

Авылларда суйган казларны бергәләп эш итү – каз өмәсе дә бәйрәмчә чарага әверелгән.

Татарларның аерым төркемнәрендә җәй айларында яңгыр чакыру өчен коену йолалары үткәрелгән.

Себер татарлары календарь бәйрәмнәр: әмәл (иран. хәмәл – март) бәйрәмен – Яңа ел башлану бәйрәме (ритуаль ашлар, мәсәлән, вак крендельләр – тукан пешерү белән уздырылган); кошлар каршылау (карга туе) бәйрәмен – ботка пешереп, балаларны сыйлаганнар; боз озатуны – суга үзләре ясаган курчакларны, көмеш тәңкәләр һ.б. ны ыргытканнар; табигатькә чыгып чәчү башлану көнен (кара бачкар туе) билгеләп үткәннәр.

Әстерхан татарларында мартта шулай ук әмәл бәйрәм ителгән (мәчеттә булып кайтканнан соң, бәйрәм сыйлары белән уртак табын корылган, ат чабышы, көрәш һ.б. уздырылган), көзен зират бәйрәме (каберләрне карау, аларда гыйбадәт кылу, корбан китерү белән билгеләп үтү) үткәрелгән.

Календарь бәйрәмнәр белән бергә татарлар тупланып яшәгән барлык урыннарда мөселманнарның дини бәйрәмнәре зурлап уздырылган. Аларның иң әһәмиятлеләре корбан китерү бәйрәменә (Корбан бәйрәме), Ураза төгәлләнүгә (Ураза бәйрәме), Мөхәммәд пәйгамбәр туган көнгә (Мәүлед) багышланган.

Бу бәйрәмнәрнең йолалы өлеше иртән мәчеттә ирләр җыелып бергә намаз укудан гыйбарәт булган, өйләрдә туганнар арасында гаилә тантаналары уздырылган.

Керәшен татарлары христиан бәйрәмнәрен билгеләп үткәннәр. 1992 елдан Корбан бәйрәме һәм Раштуа (Рождество) Татарстан Республикасының рәсми бәйрәмнәр календарена кертлегән (кара: Мөселман бәйрәмнәре, Православие бәйрәмнәре).

Хәзерге вакытта элеккеге календарь циклының күп кенә традицион элементлары саклана. Татар авылларында һәм шәһәрләрдә язгы чәчү төгәлләнгәч печәнгә төшү алдыннан һәр җирдә диярлек Сабан туе бәйрәмнәре уза. XXI йөз башыннан Россия төбәкләре шәһәрләренең берсендә ел саен федераль Сабан туе үткәрелә.

Халык авыз иҗаты

Татарлар – жанр структурасы һәм муз. чагылышы төрле булган борынгы шигъри мәдәнияткә ия халык (кара: Татар әдәбияты). Әкиятләр, риваятьләр, әйтемнәр, мәкальләр, ырымнар, бәетләр, дастаннар, мөнәҗәтләр киң тарала (кара: Фольклор).

Җырлар татар шигъри фольклорының аеруча массачыл таралган жанры булып кала (кара: Тарихи җырлар, Кыска җырлар), аларда тарихи, социаль һәм гаилә-көнкүреш күренешләре хакында бәян ителә (кара: Музыкаль культура).

Фольклорның кайбер жанрлары хәзерге вакытта да яши (әйтемнәр, мәкальләр, табышмаклар һ.б.).

Татарлар тупланып яшәгән районнарда татар халык лирик җырлары популярлык казана. Алар өлкән буын вәкилләре, үзешчән һәм профессиональ коллективлар тарафыннан сакланып килә.

XX йөз ахырыннан, ТССРның дәүләт суверенлыгы турындагы Декларация кабул ителү (1990), РФдә татар халкының этномәдәни суверенлыгы ныгу нәтиҗәсендә татарлар арасында милли мәдәни традицияләре яңарышы тенденциясе көчәя. Милли тарихка һәм мәдәнияткә карата кызыксыну үсә. РФдә татарлар тупланып яшәгән шәһәрләрдә һәм районнарда, ерак һәм якын чит илләрдә татар милли-мәдәни җәмгыятьләре, сәүдә-икътисади вәкиллекләр төзелә, фольклор ансамбльләре, театр студияләре, татар мәдәнияте кичләре һәм бәйрәмнәре оештырыла, татар телендә газеталар чыгарыла, татарлар өчен гимназияләр, мәктәпләр, сыйныфлар һәм якшәмбе мәктәпләре ачыла (кара: Бөтендөнья татар конгрессы корылтайлары, Татарларның милли-мәдәни автономиясе, Татарстан Республикасының вәкиллекләре).

Әдәбият

Баттал Г. Казан төркиләре. Казан, 1996.

Хаков В.Х. Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе. Казань, 1997.

Дәүләт Н. Русия төркиләренең милли көрәш тарихы (1905–1917). Казань, 1998.

Дәүләтшин Г.М. Төрки-татар рухи мәдәният. Казань, 1999.

Происхождение Казанских татар. Казань, 1948.

Воробьёв Н.И. Казанские татары. Казань, 1953.

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967.

Мухамедова Р.Г. Татары-мишари: историко-этнографическое исследование. М., 1972.

Хасанов Х.Х. Формирование татарской буржуазной нации. Казань, 1977.

Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. Казань, 1984.

Фахрутдинов Р.Г. Очерки по истории Волжской Булгарии. М., 1984.

Татары // Народы мира: историко-этнографический справочник. М., 1988.

Халиков А.Х. Татарский народ и его предки. Казань, 1989.

Халиков А.Х. Кто мы: булгары или татары? Казань, 1992.

Алишев С.Х. Исторические судьбы народов Среднего Поволжья. XVI – начало XIX в. М., 1990.

Шарифуллина Ф. Касимовские татары. Казань, 1991.

Кузеев Р.Г. Народы Среднего Поволжья и Южного Урала (этногенетический взгляд на историю). М., 1992.

Томилов Н.А. Этническая история тюркоязычного населения Западно-Сибирской равнины в конце XVI – начале XX в. Новосиб., 1992.

Астраханские татары. Казань, 1993.

Валеев Ф.Т.-А. Сибирские татары. Казань, 1993.

Исхаков Д.М. Историческая демография татарского народа (XVIII – начало XX вв.). Казань, 1993.

Исхаков Д.М. Этнографические группы татар Волго-Уральского региона (принципы выделения, формирование, расселение и демография). Казань, 1993.

Исхаков Д.М. От средневековых татар к татарам нового времени (этнологический взгляд на историю волго-уральских татар ХV–ХVII вв.). Казань, 1998.

Татары // Народы России: энциклопедия. М., 1994.

Газиз Г. История татар. М., 1994.

Гришин Я.Я. Польско-литовские татары (Наследники Золотой Орды). Казань, 1995.

Сабирзянов Г.С. Народы Среднего Поволжья и Южного Урала в панораме веков. Казань, 1995.

Хозяйство татар Поволжья и Урала (сер. XIX – нач. XX вв.). Казань, 1995.

Мухамедова Р.Г. Татарская народная одежда. Казань, 1997.

Сагитова Л.В. Этничность в современном Татарстане. Казань, 1998.

Тагиров И.Р. Очерки по истории Татарстана и татарского народа (XX век). Казань, 1999.

Тагиров И.Р. История национальной государственности татарского народа. Казань, 2000.

Народный костюм татар Поволжья и Урала. Казань, 2000.

Татары. М., 2001.

Рашитов Ф.А. История татарского народа: с древнейших времён до наших дней. Саратов, 2001.

Обряды и праздники татар Поволжья и Урала (Годовой цикл. XIX – нач. XX вв.): историко-этнографический атлас татарского народа. Казань, 2001.

Урманче Ф. Лиро-эпос татар Среднего Поволжья. Казань, 2002.

Файзрахманов Г.Л. История сибирских татар (с древнейших времён до начала XX века). Казань, 2002.

Этнотерриториальные группы татар Поволжья и Урала и вопросы их формирования: историко-этнографический атлас татарского народа. Казань, 2002.

История татар с древнейших времён: в 7 томах. Казань, 2002–2015.

Закиев М.З. Происхождение тюрков и татар. М., 2003.

Закиев М.З. История татарского народа: этнические корни, формирование и развитие. М., 2008.

Этнография татарского народа. Казань, 2004.

Исхаков Д.М., Измайлов И.Л. Этнополитическая история татар (III – середина XVI вв.). Казань, 2007.

Татары в переписях населения / отв. ред. Б.И. Измайлов. Казань, 2021.

Фахрутдинов Р.Г. Золотая орда. Что в душе у народа. Н. Челны, 1993.

Rorlich A.-A. The Volga Tatars: a Profile in National Resilience. Stanford, 1986.

Frank J.A. Islamic Historiography and «Bulghar» Identity among the Tataris and Bashkirs of Russia. Leiden-Boston-Keln, 1998.

Kemper M. Sufis und Gelehrte in Tatarien und Baschkirien, 1789–1889: der Islamische Diskurs unter russicher Herrschaft. B., 1998.

Авторлар: Д.М. Исхаков, И.Л. Измайлов