Эчтәлек

Әче камырдан пәрәмәч эченә ит (майлы сарык ите яисә сыер ите), бәрәңге, сирәк кенә эремчек (эремчекле пәрәмәч өчен төче камыр кулланыла) салып әзерләнә.

Пәрәмәчне кайнап торган майда яки мичтә пешерәләр. Табынга кайнар килеш шулпа, катык яисә әйрән беләнн бирелә.

Татарларда кияүне пәрәмәч белән сыйлау гадәте сакланып калган; «кияү пәрәмәче» гадәти пәрәмәчтән ваграк итеп әзерләнә.

Әдәбият

Татарская кулинария. Казань, 1981.

Хайрутдинова Т.Х. Названия пищи в татарском языке. Казань, 1993.