Биографиясе

1914 елның 30 гыйнвары (12 феврале), Витебск губернасы Велиж шәһәре – 1999 елның 29 декабре, Казан шәһәре.

1931–33 елларда – Ленинград университетының эшчеләр факультетында, бер үк вакытта профсоюзларның Ленинград өлкә советы театры каршындагы студиядә укый, соңгысын 1935 елда тәмамлый.

1934–1937 елларда – Ленинград драма театрлары, 1937 елдан Сталинград, Калинин, Ростов-Дон яшь тамашачылар театрлары актеры.

1942 елда Сталинград яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) труппасы белән берлектә Казанга җибәрелә.

Иҗаты

1942–1980 елларда Казан яшь тамашачылар театрының (ТЮЗ) әйдәп баручы актерларыннан берсе, аның сәхнәсендә 200 гә якын роль башкара, иҗатында Ленинград мәктәбе принципларына таяна: рольнең тышкы күренешен эчке чынлык һәм психологизм берлегендә камиллеккә ирештерү. Б.З.Роскинның яшь геройлары – югары сыйныф укучылары, студентлар, эшчеләр: Ваня («Сказка», М.А.Светлов), Ганичев («Студенты», Б.Дьяков, М.Пенкин), Гера Коробов («Аттестат зрелости», Л.Б.Гераскина), Петя Яковлев, Костя Полетаев («Её друзья», «Страница жизни», В.С.Розов) һ.б. Алар үз-үзләрен тотышлары, зыялылыклары, бай рухи дөньялары белән аерылып торалар.

Аның тарафыннан иҗат ителгән Пётр («Мещане», М.Горький), Лещинский («Как закалялась сталь», Н.А.Островский романы буенча), Кулыгин («Три сестры», А.П.Чехов) образлары социаль характеристиканың төгәллеге ягыннан билгеләп үтелә.

Подхалюзин, Кнуров, Мамаев («Свои люди – сочтёмся», «Бесприданница», («На всякого мудреца довольно простоты», Н.А.Островский), Бобчинский («Ревизор», Н.В.Гоголь), фон Кальб («Коварство и любовь», Ф.Шиллер) рольләрендә характерның чын асылы ачыла.

Б.З.Роскинның Ромашов («Два капитана», В.А.Каверин романы буенча), Аркадий, Пётр Аверин («В добрый час!», В.С.Розов), Яков Коломийцев («Последние» М.Горький), Суворов («История одной любви» А.Тоболяк повесте буенча) образлары рольнең тышкы басынкылыгы артында психологик анализ тирәнлеге яту белән үзенчәлекле.

Б.З.Роскин татар драматурглары пьесалары буенча да күп кенә рольләрне сәнгатьле итеп башкара: Юныс бай («Тапкыр егет», Д.Аппакова), Сәмигулла («Умырзая чәчәкләре», Ю.Әминев), Кәбир Галимуллин («Гадәттән тыш вәкаләтле вәкил», Н.Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов» пьесасы буенча).

Казан яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) сәхнәсендә «Путешествие в ближние страны», Л.А.Малюгин), «А с Алёшкой мы друзья», Г.С.Мамлин) спектакльләрен куя.

Казан яшь тамашачылар театры каршындагы студиядә һәм һәвәскәрләр театры коллективында педагогик эшчәнлек алып бара; шәкертләре арасында Э.Г.Җиһаншина, Н.М.Кочнева бар.

Әдәбият

Благов Ю.А. Казанский театр юного зрителя (Очерк истории). Казань, 1986.

Автор – Ю.А.Благов