- РУС
- ТАТ
Татарстанның Яшел Үзән районындагы поселок. Зеленодольск шәһәреннән 34 км көнчыгыштарак, Казанны әйләнеп үтү юлында урнашкан
Поселок 1910 еллар уртасында, әйләнә-тирә торак пунктлардан күчеп килүчеләр тарафыннан удел ведомствосы җирләрендә нигезләнә. Беренче исеме – Николаевский Выселок (Николаевка).
Осиново авылының Грузия Мәрьям Ана иконасы чиркәве приходына карый.
Нигез салынган көннән Казан губернасының Казан өязе Ильинский волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.
Хәзер Осиново авыл җирлеге составына керә.
1931 елда поселокта “Красный Бор” колхозы оештырыла. 1930 еллар башыннан халыкның бер өлеше шулай ук шәһәр яны, 1987 елдан Зеленодольск урман хуҗалыкларында эшли.
1981 елда Казаннны әйләнеп үтү автомобиль юлы төзү вакытында биредә СМУ-856 җитештерү базасы һәм “Каздорстрой” тресты эшчеләре өчен поселок оештырыла. 1998 елга кадәр “Татстрой” ачык акционерлык җәмгыяте филиалының ярдәмче хуҗалыгы эшли.
2011 елда авыл янында кирәкле инженерлык инфраструктуралары белән 39,5 га мәйданда “М-2” индустриаль парк барлыкка килә (полимер эшләп чыгару, машина төзелеше, металл эшкәртү, төзелеш материаллары җитештерү өлкәсендә якынча 30 предприятие-резидент эш алып бара).
2011 елга кадәр тулы булмаган урта мәктәп, 1984−2018 елларда “Ласточка” балалар бакчасы эшли.
Клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (2013 елдан), “Умка” балалар бакчасы (2020 елдан) бар.
К.М.Шуравин (1922−1944) − штурм авиациясе очучысы, кече лейтенант, Н.Ф.Гастелло батырлыгын кабатлый, Кызыл Байрак ордены кавалеры, аның исеме белән Осиновода бер урам атала, мемориаль такта куелган.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.