- РУС
- ТАТ
язучы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002)
1951 елның 27 маенда Казанда туа.
Рус телендә яза.
Казан университетын тәмамлый (1978). 1976–1982 елларда «Комсомолец Татарии» газетасының җаваплы сәркәтибе, 1982–1989, 1992–1994 елларда ТАССР Язучылар берлегенең әдәби консультанты, 1989–1992 елларда «Идел» журналы баш мөхәррире урынбасары, 1993–2003 елларда «Яшел камин янында» («У зелёного камина») телевидение тапшыруын алып бара.
1994 елдан Милли китапханәдә, 1995 елдан Татар ПЕН-үзәгендә эшли, бер үк вакытта, 2006 елдан, «Казан альманахы» («Казанский альманах») журналы баш мөхәррире.
«Өчпочмаклар» («Треугольники», 1984) хикәя һәм повестьлар җыентыгы, балалар өчен язылган «Бер тибүдә — гол» (2000, рус телендә «Гол в девятку», 1991), «Минем адаш малай» («Мой тёзка — Адаш малай», 1994), «Әнәс-ананас һәм башкалар» = «Анас-ананас и другие» (2004; РФнең балалар өчен «Күңелдәге хыял» милли әдәби бүләге, 2006) исемле китаплар; «Шәех һәм астролог» («Шейх и звездочёт», 1991), «Бөкре кеше язмалары» («Записки горбатого человека», 2000, Г.Р.Державин исемендәге бүләк, 2002) романнары авторы. Мушинский әсәрләренә психологизм, фәлсәфи тирәнлек хас; алар Казан һәм республика турындагы мәгълүматларга бай.
Яблони цветут в октябре. К., 2011.
Гамбәр Н. Очканында ни булса... // Казан утлары. 2001. № 5;
Малышев С. Обречённая на успех // Идель. 2000. № 6.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.