Биографиясе

1908 елның 15 сентябре, Казан губернасы, Спас өязе Көек авылы – 1944 елның 25 августы, Германия.

Казан җир төзелеше техникумын тәмамлаганнан соң (1930), ТАССРның Минзәлә кантонында, КазГРЭС (ТЭЦ №1) төзелешендә эшли.

Беренче әсәрләре 1929 елда «Яшь ленинчы» газетасы битләрендә басыла.

1934 елда «Техника» журналының җаваплы сәркәтибе итеп билгеләнә. 1937–1941 елларда «Пионер каләме» журналы редакциясендә, ТАССР радиокомитетында эшли, Казан педагогика институтының кичке бүлегендә укый.

Башлыча балалар өчен яза.

«Отряд флагы» дигән беренче җыентыгы 1931 елда басылып чыга. «Якты күл буе» (1933) повесте, «Дулкыннар» (1934) исемле хикәяләр җыентыгы, «Илгиз белән икебез» (1940), «Минем абый» (1940) исемле шигырь җыентыклары А.Алишны балалар язучысы итеп таныта.

А.Әхмәт белән берлектә «Күршеләр» (1934), «Йолдыз» (1935) пьесаларын яза. Алишның «Капкорсак патша» (1934), «Чуар тавык» (1936), «Нечкәбил» (1937), «Сертотмас үрдәк» (1937), «Койрыклар» (1937) исемле әкиятләре зур популярлык казана. «Әкиятләр» (1937), «Ана әкиятләре» (1941) җыентыкларына кергән әкиятләре образлы тел белән, татар фольклоры традицияләренә нигезләнеп язылган. Әкиятләр күп мәртәбә татар һәм рус телләрендә басыла.

1941 елның июленнән А.Алиш фронтта. 12 октябрьдә Брянск шәһәре янында чолганышта калып, әсирлеккә эләгә.

«Идел-Урал» легионында антифашистик оешманың актив әгъзасы була: листовкалар яза һәм аларны әсирләр арасында тарата; легионерларның тоткынлыктан качуын, аларның кораллы чыгышларын оештыруда катнаша (кара: Җәлилчеләр).

1943 елда яшерен оешманың эше ачыла. А.Алиш башка җәлилчеләр белән бергә 1944 елның 25 августында гильотинада җәзалап үтерелә.

А.Алишның әсирлектә язган шигырьләр блокноты, күп куллар аша үтеп, шулай ук әсирлектә булган Н.Терегуловка килеп эләгә. Ул шагыйрьнең 15 шигырен күчереп ала. Алар, рус теленә тәрҗемә ителеп, «Три поэта-воина» (1979) җыентыгына кертеләләр.

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Абдулла Алиш. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Бүләкләре

Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Истәлеге

1996 елда ТР Язучылар берлеге тарафыннан балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлар өчен Алиш исемендәге бүләк булдырыла.

2001 елда туган авылында шагыйрьнең бюсты куела.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр. Казан, 1969.

Әкиятләр. Хикәяләр. Казан, 1978.

Болтливая утка. Сказки и рассказы. Казань, 1970.

Әдәбият

Шакир С. Абдулла Алиш: тормышы һәм иҗат юлы турында очерк. Казан, 1970.

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: биобиблиогрик белешмә. Казан, 1986.

Язучы да Алиш, батыр да. Казан, 2001.

Краткая литературная энциклопедия. М., 1962. Т. 2.

Автор – Р.Ә.Мостафин