Гомер еллары: XIX йөз.

«Кыяфәтнамә. Рисаләт фи бәйан кыяфәте җенсел-инсан» («Кешенең тышкы кыяфәте турында рисалә», Казан, 1858) исемле әсәр авторы. Фарсы телендәге оригиналына таянып язылган. Тезмә өлеше кешенең тышкы кыяфәтендәге физиологик сыйфатларны тасвирлауга багышланган, чәчмә өлешендә һиҗри ел айларының әһәмияте һәм аларга туры килә торган мөселман бәйрәмнәре, атнаның кайсы көннәрендә нинди эшне эшләргә рөхсәт ителә, нинди эшне эшләүнең тыелуы турында мәгълүматлар бирелә.

Ардаширның иҗаты һәм тәрҗемәи хәле аз өйрәнелгән.

Автор –М.В.Гайнетдинов