Биографиясе

1918 елның 10 ноябре, хәзерге Лениногорск районы Спиридоновка авылы — 1992 елның 13 марты, Казан.

1922 елдан Казанда яши. Казан университетының география факультетын тәмамлый (1942).

Бөек Ватан сугышында катнаша, 1956 елга кадәр Совет Армиясендә хезмәт итә.

1956 елдан Казан педагогия институтында укыта, бер үк вакытта сынлы сәнгать белән шөгыльләнә, портрет, пейзаж, натюрмортлар яза, агачтан вак пластик әсәрләр иҗат итә, республика һәм бөтенроссия вакытлы матбугаты белән хезмәттәшлек алып бара, Татарстан китап нәшрияты өчен китаплар бизи.

Журналистлар берлеге (1960), Рәссамнар берлеге (1974) әгъзасы.

Иҗаты

Игнатьевның рәсемнәре «Чаян», «Азат хатын», «Новое время», «Агитатор», «Советский воин» һ.б. журналларда, «Советская Татария», «Учительская газета», «Новгородская правда», «Социалистик Татарстан», «Комсомольская правда» һ.б. газеталарда басыла. Сатирик графика өлкәсендә Игнатьевның таланты аеруча тулы ачыла. Аның рәсемнәренә зирәклек, тапкырлык, композиция төзү осталыгы, графиканың төрле техникаларын иркен куллану хас. Рәссам сурәтләү метафораларыннан, гротесктан, комик шаржлардан уңышлы файдалана, аларны ышандырырлык жанрлы күренешләр белән яраклаштыра: «Чыгарырга» (тушь, акварель, 1956), «Кем кемне» (тушь, акварель, 1961), «Б да түгел, м да түгел» (тушь, гуашь, 1963) «Юкка өрә, безнең арыслан инде күпме этнең башына җитте» (тушь, пастель, 1969) һ.б. 1970 еллар башыннан Игнатьев иҗатында көнкүреш сатирасы белән беррәттән халыкара темаларга багышланган сәяси карикатура да күренерлек урынны алып тора: «Гомуми базар («Кисекбаш» буенча)» (акварель, 1976) һ.б. Игнатьевның Татарстан китап нәшрияты белән хезмәттәшлеге нәтиҗәле була, ул анда натурадан ясалган һәм тексты булган рәсемнәре тупланган «КамАЗ башлана» (1972), «Түбән Кама – нефть химиясе шәһәре» (1976), «Алтын алка» (1988) һ.б. альбомнарын бастыра.

Республика (1947 елдан), төбәк – «Зур Идел» (1964, 1969) күргәзмәләрендә, Рәссам-журналистларның 2 нче бөтенсоюз күргәзмәсендә (1975); халыкара – «Сатира тынычлык өчен көрәштә» (1969, 1973, 1977), «Чили халкына ирек» (Болгария, 1973–1974), «Көлү дөньяны коткарды» (Болгария, 1977) һ.б. күргәзмәләрдә катнаша. Шәхси күргәзмәләре Казанда уза (1960, 1967, 1972, 1978, 1983). Әсәрләре ТР Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Габрово сатира һәм юмор музеенда (Болгария), Әлмәт, Чаллы картиналар галереяларында саклана. Х.Ямашев исемендәге республика бүләге лауреаты (1972); «Сатира тынычлык өчен көрәштә» (1969) күргәзмәсенең халыкара жюри, Совет тынычлыкны яклау комитеты (1977), СССР СА (1977) дипломнары белән бүләкләнә.

Әдәбият           

Стыкалин С., Кременская Е. Советская сатирическая печать 1917–1961. М., 1963;

Елькович Л.Я. На линии огня. К., 1977;

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. К., 1984.

Автор — М.Е.Ильина