Чын фамилиясе һәм исеме – Төхфәтуллин Камил.

Г. Тукай (уңда) Камил Мотыйгый белән. 1905

Уральск. Фотокопия. Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге

Биографиясе

1883 елның 25 феврале, Уральск өлкәсенең Уральск шәһәре, хәзер Казакъстан республикасы – 1941 елның 26 гыйнвары, Казан.

Г.М.Кайбицкаяның абыйсы.

«Мотыйгия» мәдрәсәсендә, 1900–1902 елларда Каһирәдә «әл-Әзһәр» университетында (Мисыр) укый.

1902–1907 елларда «Мотыйгия» мәдрәсәсендә укыта, Г.Тукайның дөньяга карашы һәм аның шагыйрь булып формалашуында мөһим роль уйный.

1905–1907 елларда «әл-Гаср әл-җәдид», «Уклар» журналарын, «Фикер» газетасын нигезләүче, аларның нашире һәм мөхәррире, «Уралец» (1906 елдан – «Уральск көндәлеге») газетасының нашире.

«Яңа тормыш» газетасын оештыручыларның берсе (1907–1909).

1909–1917 елларда концерт эшчәнлеге алып бара.

1917 елда хәрби хезмәткә алына һәм Петроградка Главпочтамтка контролёр булып җибәрелә.

1918 елда «Ярлы халык» газетасының мөхәррире.

1918 елның мартыннан Самара шәһәрендә «Киңәш» газетасы мөхәррире.

Самараны ак чехлар басып алганнан соң, Учредительләр җыены әгъзалары комитеты (КОМУЧ) хөкүмәте каршында чыгып килгән «Безнең фикер» газетасы белән хезмәттәшлек итә, шуның өчен соңыннан берничә тапкыр акгвардиячеләр белән эш йөртүдә гаепләнә.

Самара шәһәре азат ителгәннән соң «Яңа көч» газетасы хезмәткәре.

1919 елдан соң Уральск шәһәрендә «Ихтилял байрагы» (1919), «Яңа фикер» (1920) газеталары мөхәррире.

Соңрак ВКП(б)дан чыгарыла.

1924 елдан Казанның «Гажур» нәшриятында консультант һәм ТАССР Халык мәгарифе комитетында тәрҗемәче, бер үк вакытта, 1925–1929 елда, концертлар белән чыгышлар ясый.

Мәгъшукәмә

Иҗаты

1930 елларда әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. Мотыйгыйның «Шайтан өне», «Көрәш» пьесалары татар театры сәхнәләрендә куела.

Беренче профессор татар эстрадасы башкаручысы; аның репертуарына халык җырлары, Г.Тукай, Н.Думави һ.б.ның шигырьләренә иҗат иткән үз җырлары керә.

Нота грамотасын белмәү сәбәпле, революция чорында башкарган беренче җырлары 1919 елда Саратов шәһәрендә профессор Л.Рудольф тарафыннан яздырыла.

Татар халкы арасында «Ай былбылым» (Н.Исәнбәт шигырен Мотыйгый гарәп көенә сала) һәм Г.Тукай шигыренә язылган «Пар ат» җырлары киң тарала.

Кичке азан

Әсәрләре

Бәхетле Мәрьям. СПб., 1903.

Тозак (пьеса). Казан, 1932.

Тотса мәскәүләр якаң...

Әдәбият

Даутов К. Нашир һәм җырчы // Мирас. 2003. № 2.

Нуруллин И.З. Тукай. М., 1977.

Тухфатуллин Ф.К. Камиль Мутыги. Казань, 1992.