3 ыругтан 8 төре билгеле; киң таралганнар.

Татарстан территориясендә 2 ыруг вәкиле билгеле: лигула (Ligula) һәм диграмма (Digramma).

Гәүдәсе каешсыман, 3 см дан 2 м га кадәр озынлыкта. Үсеше катлаулы. Личинкалар-плероцеркоидлар төче сулыклардагы, күбесенчә карплар семьялыгындагы балыкларның (корбан балык, густера, чабак һәм башкалар) тән куышлыгында паразитлык итәләр. Балык белән тукланучы кошларның эчәгесенә эләгеп, берничә көннән алар өлгереп җитәләр. Суда йомыркалардан личинка-корацидияләр чыга, алар белән ишкәгаяклы кыслачыклар туклана; аларның гәүдә куышлыгында исә личинка-процеркоидлар җитлегә.

Паразитлы бу кыслачыклар белән тукланган балыклар да йогышлана, шул сәбәпле, үсү тоткарлана, эчке органнарның атрофиясе күзәтелә. Кайвакыт (сусаклагыч шартларында) балыклар күпләп үләргә дә мөмкин.

Каешчалар кеше өчен куркыныч түгел.