Эчтәлек

Сатирик көлү төрле формаларда (ирония, гипербола, гротеск, фантастика, пародия, инвектива һ.б.) һәм төрле жанрларда (комедия, хикәя, памфлет, карикатура, шарж һ.б.) бирелергә мөмкин.

Татар әдәбиятында сатира халыкның «көлү» культурасы тамырларына барып тоташа: татар йолалары һәм бәйрәмнәре көлке белән кушылып бара, фольклор әсәрләрендә сатира зур урын алып тора (шаян җыр, мәзәк, табышмак).

Урта гасырлар татар әдәбиятында сатира кыйсса, мәсәл, хикәйәт жанрларына хас күренеш буларак яши.

XIX йөздә сатира мотивлары Г.Кандалый, Акмулла, Я.Емельянов, К.Насыйри һ.б.ның әсәрләрендә күзәтелә башлый.

XIX йөз уртасыннан татар һәвәскәр театры үсеш ала, анда күбесенчә комедияләр куела. Г.Ильяси һәм Ф.Халидинең беренче пьесаларында милли патриархаль гаиләнең яшәү рәвеше тәнкыйтьләнә. Татар сәүдәгәрләре һәм байлары тормышын сатирик рәвештә тасвирлаучы мәгърифәтчелек прозасында З.Һади («Яңа әсхабе кяһәф» – «Яңа мәгарә кешеләре») һәм Ш.Мөхәммәдов («Япон сугышы, яхуд доброволец Батыргали агай») сарказм, ирония, гиперболага мөрәҗәгать итәләр.

XIX йөз татар әдәбиятында Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Г.Камал, Г.Тукай, М.Гафури, Ш.Бабич иҗатларында сатира аеруча көчле чагылыш таба. Мәгърифәтчелек идеалларын раслап, Ф.Әмирхан «Фәтхулла хәзрәт» сатирик повестенда феодаль тәртипләрдән көлә. Г.Исхакыйның «Тәгаллемдә – сәгадәт» («Бәхет – белемдә»), «Кәләпүшче кыз», «Бай угълы», «Өч хатын берлән тормыш», «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрләрендә, мәгърифәтчелек реализмы позициясеннән чыгып, әхлакый кимчелекләрне тәнкыйтьләү мыскыллы көлүгә әйләнә.

Сатира ярдәмендә Г.Тукай үз иҗатында милли яңарыш идеалларын раслый, искелеккә, артталыкка каршы көрәшкә өнди («Сорыкортларга», «Государственная думага», «Мөридләр каберстаныннан бер аваз», «Алтынга каршы», «Милләтче», «Золым», «Авыл халкына ни җитми?», «Сайфия», «Көзге җилләр», «Дөньяда торыйммы? – дип киңәшләшкән дустыма», «Ишан», «Ысулы кадимче»); аның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» сатирик поэмасы милләт язмышын кайгырту хисләре белән сугарылган.

М.Гафуриның мәсәлләрендә, җәмгыятьнең иҗтимагый-сәяси төзелешеннән көлү белән беррәттән, шулай ук әхлакый-дидактик эчтәлек тә урын алган («Үгез белән бүре», «Сарыкны кем ашаган?», «Эт белән куян»). Самодержавиене, феодаль тәртипләрне, дини фанатизмны тәнкыйтьләү Н.Думавиның беренче әсәрләрендә үк очрый, Г.Камалның «Беренче театр», «Бүләк өчен», «Безнең шәһәрнең серләре» пьесаларында төп көлке объекты – наданлык. Бу юнәлеш соңыннан Г.Коләхмәтов, М.Фәйзи, Г.Исхакый иҗатларында үсеш ала.

1920–1930 еллар татар әдәбиятында сатирик башлангыч берникадәр сүлпәнәя, үгет-тәрбия яңгыраш ала. Драматургия (К.Тинчурин, «Җилкәнсезләр»; Н.Исәнбәт, «Һиҗрәт») һәм прозада (Г.Газиз, Г.Толымбайский хикәяләре) ул, фаш иткеч пафостан алып, хакимлек итүче идеологиянең мифлардан арынуына (Ф.Әмирхан, «Шәфигулла агай»), поэзиядә үзеңә юнәлтелгән ирониягә (Һ.Такташ, «Гыйсъян», «Такташ үлде») кадәр үсә-үзгәрә бара. Бу елларда сатирик комедия жанры үсеш ала (К.Тинчурин, «Американ», «Портфель»).

1940–1950 еллар сатирасы бюрократияне үткен тәнкыйть утына тоткан, икейөзлелек, эчкерлелек, эчкечелекне, җәмгыятьнең башка кимчелекләрен фаш иткән сатирик шигырьләр, хикәя һәм комедияләр билгели. Фашизмга каршы юнәлтелгән әсәрләрдә сатира яңа сулыш ала, гипербола, гротеск, шарж, күпертүләр ише сәнгать алымнарына иркен мөрәҗәгать итә.

1960–1980 еллар татар сатирик әдәбияты үсешендә яңа этап булып тора. Язучылар актив рәвештә «яшерен көлү» осталыгын үзләштерәләр, сатира чаралары белән тормышны эпик киңлектә тасвирлау чикләрен киңәйтәләр (А.Гыйләҗев, Ф.Хөсни, И.Гази, Хәсән Сарьян). Әхлакый характерларны, замана җимеше булган үзенчәлекле социаль типларны тергезү омтылышы күзәтелә башлый (Хәсән Сарьян, «Нокталы өтер», «Бер ананың биш улы»; А.Гыйләҗев, «Әтәч менгән читәнгә»). Кеше күңеленең «саегуы» темасын типик яссылыкта Ф.Шәфигуллин ачып бирә. Шигъри сатира да үсеш ала. Поэзиядә иҗтимагый-психол. гротеск, фәлсәфи-аналитик башлангыч көчәя (Ә.Исхак, Г.Афзал, Ш.Галиев). Сатира әдәби процессның үзен анализлауга тартыла, шуның белән пародия һәм эпиграмманы яңартуга этәргеч бирә.

XX-XXI йөзләр чигендә совет чоры (язучылар кешенең тоталитар системада яшәве проблемасына мөрәҗәгать итәләр) һәм совет чорыннан соңгы вазгыять тәнкыйди тикшерү объектына әверелә. Җәмгыятьтә һәм замандашлар күңелендә тотрыклылык югалу проза әсәрләрендә ешрак сизелә һәм ирония, сарказм, әдәби уен ярдәмендә тәкъдим ителә (Ф.Садриев, «Бәхетсезләр бәхете»; Т.Галиуллин, «Сәет Сакманов»; Р.Мөхәммәдиев, «Кенәри – читлек кошы»; Г.Ахунов, «Этләр патшасы»). Авторларның совет идеологиясен мифлардан арындыру, «абсурд» дөнья картинасын булдыру омтылышы сатираны концептуаль дәрәҗәдә файдалану белән бергә үрелеп бара (прозада – З.Хәким, «Агымсуда ни булмас»; М.Кәбиров, «Сары йортлар сере»; драматургиядә – Ф.Бәйрәмова, «Вакыйга җүләрләр йортында бара»; Д.Салихов, «Алла каргаган йорт»; З.Хәким, «Җүләрләр йорты»). Әлеге әсәрләрнең поэтикасын күп очракта әдәби уен ысулы билгели.

Т.Миңнуллинның «Минһаҗ маҗаралары» романында пародия-гротеск формасында массалар аңында яшәп килгән мифлар тасвирлана, милли тарихны кабат күздән кичерү омтылышы ясала. Аның драматургиясендә («Әлдермештән Әлмәндәр», «Сөяркә», «Илгизәр+Вера») милләтне саклап калу һәм яңарышка чакыру проблемасы сатирик алымнар һәм чаралар ярдәмендә калкуландырыла.

Поэзиядә сатира һәм юморның үрелеп баруы күзәтелә, бу үз чиратында карикатуралаштыру, җиңелчә көлү, мәгънәви каламбур тудыра (Ш.Галиев, Л.Лерон, Р.Миңнуллин, Л.Шәех).

Сынлы сәнгатьтә сатира графика һәм плакат жанрларында үсеш ала.

Әдәбият

Ганиева Р.К. Сатирическое творчество Габдуллы Тукая. Казань, 1964.

Ханзафаров Н. Татарская комедия. Казань, 1996.

История татарской литературы нового времени (XIX – начало XX вв.). Казань, 2003.

Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. Казан, 2007.

Автор – Д.Ф.Заһидуллина