10 төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар. ТР территориясендә бер төре — черки шәрә бизлеге (G. conopsea) бар. Кама аръягында һәм Идел алдында очрый. Урманлы аланнарда, болыннарда, сазлык кырыйларында үсә.

30–70 см биеклектәге үсемлек, бармак-көрәксыман тамыр бүлбеле. Яфраклары кыяк-ланцетсыман. Чәчәкләре аксыл- яки алсу-кызыл, җиңелчә канәфер исле, күп чәчәкле куе башакка җыйналган. Җимеше — тартмачык. Июнь–июльдә чәчәк ата. Июльдә җимеш бирә. Орлыктан үрчи.

Дару үсемлеге. Киптерелгән яшь бүлбеләре ашказаны-эчәк тракты авырулары вакытында бөрештергеч һәм эч йомшарту чарасы буларак, үт куыгы ялкынсынганда, агуланган очракта файдаланыла.

Декоратив үсемлек.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Черки шәрә бизлеге