Оешуы

2014 елда ТР Фәннәр Академиясе Тарих институтының Милли археологик-тикшеренү үзәге һәм ТР археология музее базасында оештырыла. Үзәк тарихы 1942 елда, ТАССР Министрлар Советы каршындагы Тел, әдәбият һәм тарих институтында археолог, тарихчы Н.Ф.Калинин катнашында башлана. Фәнни эзләнүләрне 1950 елларда археология төркеме, 1960 елларда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының геология һәм этнография секторы, 1988 елдан СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының археология бүлеге башкара, ул 1996 елдан ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты карамагында.

Структурасы

Институт составына 8 фәнни һәм фәнни-җитештерү бүлеге керә, эшләүчеләрнең гомуми саны 116 кеше, шул исәптән 65 фәнни хезмәткәр (РФА әгъза-мөхбире, 2 ТР ФА мөхбир-әгъзасы, 7 тарих фәннәре докторы, 21 фәннәр кандидаты).

Археология институты Россия Федерациясенең Европа өлеше территориясендә өч алдынгы археология академик институтларының берсе һәм Идел буе территориясендә бердәнбер археология институты булып тора.

Фәнни юнәлешләре

Фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре: Урал-Идел буе археологик культураларының дәвамчанлыгы һәм трансформациясе; Евразиянең урта гасыр цивилизацияләре системасында Идел-Урал төбәге халыклары; Бөек Ефәк юлы; Татарстан археологиясе: саклау, өйрәнү тарихы, музейлаштыру, археометрия.

Институт фәнни тикшеренүләрнең төп юнәлешләрен билгели, археология, тарих, мәдәният, антропогенетика өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшләре планнарын төзи һәм тормышка ашыра, Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирас объектларын өйрәнү һәм саклау, аларны саклауны камилләштерү буенча эшләрне координацияли һәм алып бара, норматив актлар, программаларны эшләүдә һәм экспертизалауда катнаша, музей һәм архив эшчәнлегенә җитәкчелек итә. Институт археологик объектлар коллекцияләрен теркәү, аларның юридик һәм физик сакланышын, реставрацион-аналитик тикшеренүләр үткәрүне тәэмин итә; белем бирү процессында аларны рациональ һәм практик куллану максатларында музей, архив һәм китапханә фондларына керү кагыйдәләрен, шулай ук киң халык арасында республика тарихын популярлаштыруны билгели.

Хезмәтләре

Аеруча әһәмиятле хезмәтләре: «Музей Болгарской цивилизации» в 3 т. (2016 г.); «Исторический атлас Республики Татарстан» (2016 г.); «Болгарский историко-археологический комплекс. Управление объектами всемирного культурного и природного наследия»: в 2 т. (2016 г.); серия «Мирас–Наследие» в 3 т. (2016–2017 гг.) и т.д.

Институтта Идел буеның тарихи-мәдәни (археологик) мирасы объектларының электрон мәгълүматлар базасы булдырыла. 2013 елда Болгар шәһәрендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Халыкара археологик тикшеренүләр үзәге ачыла. 2014 елда Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә халыкара археология мәктәбе оештырыла, бу фәнни-белем бирү үзәге илебездә яшь эзләнүчеләрне практик яктан тарихны комплекслы рәвештә өйрәтүне оештыру буенча беренче тәҗрибә булып тора. Институтта 2012 елдан «Поволжская археология» һәм «Археология Евразийских степей», Тарих институты белән берлектә «Нумизматика Золотой Орды» журналлары, «Татарстан археологиясе һәм табигый фәннәре» мәкаләләре җыентыклары сериясе, Евразия далаларының урта гасыр археологиясе халыкара конгресслары, Халыкара Болгар форумы, «Идел-Алтай» Халыкара форумы материаллары һ. б. нәшер ителә.