1918 елның ноябрендә Пермь шәһәрендә оештырыла.

Аны оештыруда Пермь губерна мөселман хәрби коллегиясе, губерна хәрби комитеты, Көнчыгыш фронтның 3 нче армиясе аерым берләшмәләре штабы идарәсе катнаша.

Нигездә татарлар һәм башкортлардан төзелә.

Полк составына өч укчы батальон, шулай ук пулемёт, сапёр, элемтә, җәяүле разведчиклар, гренадерлар командалары (барысы 2500 кеше) керә.

Командирлары – А.И.Федоровский, И.Й.Ковзель, комиссарлары – Г.Кантуганов, М.Мотыйгуллин.

1918 елның ноябре башыннан полк Көнчыгыш фронтның 3 нче армиясе составында сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша, Кусье-Алексеевск заводына, Всесвятская станциясенә килү юлларын һәм башкаларны саклый. Бәрелешләр вакытында шактый югалтуларга дучар була: декабрь уртасына полкта 600 кеше кала.

Соңрак Усолье шәһәренә җибәрелә, анда 100 кешедән торган 1 нче Усолье коммунистик отряды белән тулыландырыла һәм Төньяк Урал аерым дивизия составына бирелә.

1919 елның 15 августыннан Көньяк фронтка җибәрелгән 51 нче укчы дивизия (командиры В.К.Блюхер) составында.

Днепр елгасының сул ярында Каховка плацдармын саклый, Кырымны барон П.Н.Врангель гаскәрләреннән азат итүдә катнаша.

Автор –И.Г.Гыйззәтуллин