150 дән артык төре билгеле, Евразия һәм Төньяк Африкада таралган. ТР территориясендә 5 төре үсә. Зур кәҗә сакалы (T. major), көнчыгыш кәҗә сакалы (T. orientalis), болын кәҗә сакалы (T. pratensis) бөтен районнарда да очрый; чәнечке борынлы кәҗә сакалы (T. dasyrhynchus), Подольск кәҗә сакалы (T. podolicus) — республика флорасы өчен сирәк төрләр. Болыннарда, урманнарда, чәчүлек җирләрдә, елга буйларында үсә.

20–120 см биеклектәге икееллык үсемлек. Сабагы гади яки ботаклы, шома яки төкчәле. Яфраклары кыяк, бөтен читле. Чәчәкләре сары, телсыман, бер рәттән торучы чәчәкләр төргечле эре кәрзиннәрдә урнашкан. Җимеше — бүрекчәле орлыкча. Май–сентябрьдә чәчәк ата. Орлыктан үрчи.

Болын кәҗә сакалы бәвел кудыру һәм яра төзәтү үзлекләренә ия, халык медицинасында кулланыла.

Терлек азыгы.

Баллы үсемлек.