1947 елда индустриаль-педагогия техникумы буларак ачыла. 1998 елда үзгәртелә һәм хәзерге исемдә атала башлый.

Һөнәри уку йортларында производствога өйрәтү осталары һәм урта мәктәптә технология укытучылары әзерләү өчен оештырыла. Белгечлекләр: һөнәри укыту (тегү эшләнмәләре технологиясе, төзелеш, бина һәм корылмаларны файдалануга тапшыру), технология (хезмәт күрсәтү, техник хезмәт), икътисад һәм бухгалтерлык исәбе, тегү әйберләрен модельләштерү, биналарны һәм корылмаларны төзү һәм файлану, социаль эш.

2010 елда 800 гә якын студент укый; педагогик коллективта 76 кеше эшли, шул исәптән РФнең атказанган мәктәп укытучысы — 1, ТРның атказанган мәктәп укытучысы — 10, ТРның атказанган төзүчесе — 1, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре — 1 кеше.