Биографиясе

1914 елның 10 марты, хәзерге Дагстан Республикасының Хәсәүйорт районы Костек авылы – 1991 ел.

Кумык телендә язган.

Иҗаты

Тау халыкларының яңа тормышка аяк басулары бәян ителгән «Яңару» (1934) җыентыгында, Дагстан халыкларының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары тасвирланган «Чапкын» (1942), «Кылычлар» (1943) җыентыкларында, шулай ук «Йөрәк януы» (1972), «Тәрәзәләрдәге ут» (1980), «Ташчы һәм шагыйрь» (1983) җыентыкларында тупланган шигырьләрендә лирик геройның рухи дөньясына тирән үтеп керү, чынбарлыкны фәлсәфи яктан күрсәтү омтылышы күзәтелә.

Ә.Ә.Аҗиев иҗатына Г.Тукай шигърияте зур йогынты ясый. Ул Тукай шигырьләренә нәзыйрәләр яза, аларны кумык теленә тәрҗемә итә («Туган тел», «Казан», «Государственная думага», «Бер татар шагыйренең сүзләре» һ.б.).

Әсәрләре

Сайламлы йырлар. Магъачкъала, 1954.