Эчтәлек

Шәһәр Иделнең уң ягында хәзерге Әстерхан шәһәре тирәсендә урнашкан була.

Мөһим кәрван һәм су юллары буенда уңайлы географик урын биләгәнлектән икътисади яктан үсеш кичерә.

XIII–XIV йөзләрдә Хаҗитархан – Алтын Урданың эре сәяси һәм сәүдә үзәге. Гарәп сәяхәтчесе Ибне Баттута (XIV йөз) Хаҗитарханны Идел буендагы «зур базарлары булган иң яхшы шәһәрләрнең берсе» дип атый. Аңа Персия, Казан, Кырым һ.б. җирләрдән сәүдәгәрләр килә.

1395 елда Хаҗитархан Урта Азия идарәчесе Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан җимертелә. Шәһәрдә тормыш дәвам итә, ләкин ул элеккеге әһәмиятен югалта.

И.Барбаро Хаҗитархан «тулысынча диярлек җимерелгән шәһәр» дип яза (XV йөзнең беренче яртысы); А.Контарини аны балчыктан салынган өйләре булган кечкенә шәһәр буларак тасвирлый (XV йөзнең икенче яртысы).

1460 еллар башында Әстерхан ханлыгы барлыкка килгәннән соң Хаҗитархан аның башкаласына әверелә.

1547 елда Кырым ханы Сәхибгәрәй гаскәрләре тарафыннан яулап алына һәм бөлдерелә.

1556 елда Әстерхан ханлыгы Рус дәүләтенә кушыла. 1558 елда Идел буендагы рус кальгасына, хәзерге Әстерхан шәһәренә нигез салына.

Хаҗитархан әкеренләп ташландык хәлгә килә. Хаҗитархан калдыклары, Шареный бугор шәһәрчеге Әстерханның төньяк-көнбатыш читендә, Стрелецкое һәм Новолесное посёлоклары арасында урнашкан.

Әдәбият

Гузейров Р.А. Золотоордынский город Ходжи Тархан и его округа: дис. ... Казань, 2004.