Оешуы

Алтын Урда дәүләте таркалуы дәверендә үзәге Хаҗитарханда булган олыс һәм аңа чиктәш төбәкләр җирлегендә 1460 елларда барлыкка килә.

Олысның мөстәкыйльлеккә йөз тотуы беркадәр иртәрәк, Хаҗитархан идарәчәсе Мостафа үз исеменнән акча суктыра башлаган дәвердән (1430 еллар ахыры – 1443) күзәтелә. Мәхмүтнең (1508) улы Әбделкәрим вакытында мөстәкыйль дәүләт булып әверелә.

Башкаласы – Хаҗитархан шәһәре.

Территориясе

Биләмәсенә Түбәнге Идел буе һәм Каспийның төньяк-көнбатышындагы өлешчә дала як һәм уң яр буе төбәкләре кергән.

Халкы

Төп халкы татарлар һәм нугайлар (кара: Әстерхан татарлары); алар күчмә тормыш алып баручы аксөякләргә (хан, солтан, әмир, бәк, морзалар) һәм салым түләүче кара халыкка бүленгән.

Халкының төп шөгыле: күчмә терлекчелек, һөнәрчелек һәм сәүдә итү.

Идарә

Ханлык белән идарә итү рәвеше Алтын Урда чоры тәртипләренә нигезләнә: баш хөкемдар – хан, ул хан диванына кергән карачы бәкләр ярдәмендә идарә итә.

Хәрби хезмәттә торучы аксөякләр һәм дин әһелләре үз вазифаларын үтәү һәм үз җир биләмәләре кереме исәбенә яшиләр.

Дин

Дәүләт дине – ислам.

Тышкы сәясәт

Әстерхан ханлыгы шулай ук Казан ханлыгы, рус кенәзлекләре сәүдәгәрләренең Урта Азия, Кавказ арты илләре һәм гарәп илләре белән алып барган сәүдәсеннән дә беркадәр керем алган.

Ханлык биләмәсенең зур булмавы һәм бәк-морзаларның үзара тынышып тормавы аркасында, Әстерхан ханлыгы көчле күршеләреннән бәйлелеккә эләгә.

1470 елларда Әстерхан ханлыгы Олы Урда ханнары йогынтысын кичерә. XVI йөз башында Миңлегәрәй хан Олы Урданы тар-мар иткәч, Әстерхан ханлыгы Кырымга йөз тотарга мәҗбүр була.

Ханлык эшләренә Кырым ханнары да, нугай бәкләре дә тыкшына. XVI йөзнең 30 нчы елларында Әстерхан ханнары Казан ханлыгына Рус дәүләтенә каршы көрәштә ярдәм итәләр, нугайлар һәм Кырым татарлары рус җирләренә яу чапканда катнашалар.

Кырым ханнары басымына каршы тору өчен Әстерхан ханлыгы ханнары, Казан, рус кенәзлекләре һәм Төркия белән килешү төзергә омтылып карасалар да, уңышка ирешә алмыйлар.

1533 елда Габделрахман хан Рус дәүләте белән килешү төзи.

1547 елда Кырым ханы Сәхибгәрәй, Әстерхан ханлыгын руслар йогынтысыннан йолып алу нияте белән, Хаҗитарханга һөҗүм итә, 1546 елда тәхеткә утырган Ямгурчы ханны куып җибәрә. Ямгурчы Әстерхан ханлыгы тәхетенә кабат 1550 елда утыра.

Казан ханлыгы Рус дәүләте тарафыннан яулап алынганнан соң (1552), Нугай Урдасы белән Әстерхан ханлыгында русларга йөз тотучы көчләрнең йогынтысы көчәя.

1554 елда кенәз Ю.И.Шемякин җитәкчелегендәге рус гаскәре нугайлар белән берлектә Хаҗитарханны сугышып ала. Ямгурчыны тәхеттән төшереп, русларга йөз тотучылар Дәрвиш Галине хан итеп билгелиләр. 1555 елда Дәрвиш Гали, Кырым йогынтысына бирелеп, Рус дәүләтенә каршы чыга. Кырым ханлыгының ярдәменә (700 кырым татары һәм 300 төрек янычары, туплар, пищальләр) карамастан, 1556 елда И.Черемисин һәм М.Колупаев җитәкчелегендәге стрелецлар һәм казаклар гаскәре Хаҗитарханны басып ала һәм, Әстерхан ханлыгы Рус дәүләтенә буйсындырыла.

Әстерхан ханлыгы ханнары

Мәхмүд (1460–1470),

Касыйм (1470–1508),

Габделкәрим (1508–1514),

Җанибәк (1514–1521),

Шәех Әхмәд (1521–1525 яки 1528),

Касыйм (?–1532),

Исламгәрәй (1531–1532),

Ак Күбәк (1532–1533, 1545–1546, 1550–1551),

Габделрахман (1533–1537, 1539–1545),

Ямгурчы (1546–1550, 1551–1554),

Дәрвиш Гали (1537–1539, 1554–1556).

Чыганак

Полное собрание русских летописей. М., 1965. Т. 13–14.

Әдәбият

Смирнов Н.А. Россия и Турция в XVI–XVII вв. М., 1946. Т. 1.

Кушева Е.Н. Народы Северного Кавказа и их связи с Россией. М., 1963.

Степанов И.В. Астраханское ханство // БСЭ. 3изд. М., 1970. Т. 2.

Алишев С.Х. Завоевание татар Русским государством // Материалы по истории татарского народа. Казань, 1995.

Трепавлов В.В. История Ногайского ханства. М., 2001.

Мухамедьяров Ш.Ф. Астраханское ханство // Очерки распространения исламской цивилизации. М., 2002. Т. 2.

Зайцев И.В. Астраханское ханство. М., 2004.

Автор – И.Л.Измайлов