Оешуы

Казан ханлыгы Идел буе Болгар дәүләте территориясендә (Болгар бәклеге, Җүкәтау бәклеге, Казан бәклеге) Алтын Урда таркалган чорда барлыкка килә.

Нигезләүчесе – Олуг Мөхәммәд хан. Ул Казанда тәхеткә җирле аксөякләр ярдәмендә утыра. Олуг Мөхәммәд һәм аның якын нәселдәшләре идарә иткәндә ханлык биләмәләре Чулман буе һәм Көньяк Урал яны җирләрен кушу исәбенә киңәя.

Иң куәтле чорында – XV йөзнең 2 нче яртысында Казан ханлыгы көнбатышта – Сура, көнчыгышта – Идел елгалары бассейннарына, көньякта – Самара Дугасына, төньякта Чулман буе һәм Вятка җирләренә кадәрге территорияне үз эченә ала.

Административ төзелеше

Административ төзелеше урта гасырлар төрки-татар дәүләтләренә хас рәвештә була. Казан ханлыгы үзенә бәйле өлкәләрне берләштерүче эре вилаятьләр — даругалардан тора.

Башта дүрт: Алат (Төньяк Казан арты), Арча (Төньяк-көнчыгыш Казан арты), Гәреч (Төньяк-көнбатыш Казан арты һәм, ихтимал, Тау ягы — Тауиле), Җөри (Үзәк Чулман алды) даругалары була. Соңрак, нугайларны «туендыру» өчен, Нугай даругасы (Көньяк Казан алды һәм Казан ягы, өлешчә Тау ягы) оештырыла.

Даругалар белән, гадәттә, карачыбәкләр яки танылган әмирләр, бәкләр идарә итә. Даругалар берничә торак пунктларны берләштергән олысларга (йөзлекләргә) бүленә. Кагыйдә буларак, алар территориаль җәмәгатьләргә – җыеннарга туры килә (мәс., Ашыт, Байтирәк, Кирәм, Кушкапка, Мукшы, Тукташ, Чабыр).

Казан ханлыгы биләмәсендә 700 дән артык торак пункт була. Олыслар башында олыс, йөзлек әмирләре (хакимнәр), морзалар, старшиналар һ.б. тора. Алар салымнар җыю, мәхкәмә эшләрен башкару, хәрби ополчениеләр туплау һәм алар белән җитәкчелек итү белән шөгыльләнә.

Ханлык башкаласы – Казан.

Казан ханлыгының башка шәһәрләре: Алат, Арча, Кашан, Болгар, Иске Казан, Лаеш, Тәтеш, Чаллы – даругаларның, халык тормышының, икътисади, дини һәм мәдәни үзәкләре була. Аларның башында әмирләр тора.

Халкы

Казан ханлыгы җирләрендә төрки телле (татарлар, нугайлар, чуашлар һәм башкортлар) һәм фин-угор (марилар, удмуртлар, мордвалар) халыклары яшәгән. Аксөякләр үзләрен татар дип, ә күпчелек халык ешрак дин билгесе буенча – мөселманнар дип атаган.

Тел

Казан ханлыгында иң киң таралган тел (сөйләм һәм рәсми) төрки тел (Идел буе төрки теле формасында) була, шул телдә барлык эшләр башкарыла, дипломатик язышу алып барыла.

Халыкның шөгыльләре

Халыкның төп шөгыле – игенчелек (өч басулы система һәм өлешчә дала җирләрен эшкәртү), терлекчелек, чолыкчылык, балыкчылык була.

Шәһәрләрдә, бигрәк тә зурларында, тимерчелек, корал ясау, чүлмәкчелек, зәргәрчелек, тире, агач эшкәртү һ.б. һөнәрчелек үсә.

Җирле сәүдә – Югары Чулман һәм Көньяк Урал буенда, халыкара сәүдә – Русь, Урта Азия һәм Кавказ илләре белән багланышлар – хуҗалык итүнең мөһим тармагын хасил итә.

Читкә чыгарыла торган кыйммәтле товарлар – мех, күн әйберләр, бал, икмәк; кертелә торганнары - бизәнү әйберләре, кыйммәтле кораллар, тукымалар, тәмләткечләр, терлек һ.б.

Танылган ярминкәләр – Ташаяк, Сәүдә атавында, Арча кырында үткәрелә.

Югары хакимият

Казан ханлыгында югары хакимият Җүчи нәселеннән чыккан ханнар кулында була:

1518 елга кадәр ханнар булып Олуг Мөхәммәд, соңрак Кече Мөхәммәд,

1518–1552 елларда (бүленеп) – Гәрәй,

1521–1551 елларда (бүленеп) – Шибан,

1552 елда – Әхмәд нәселләре вәкилләре тора.

Фәкать ислам динен тотучы чыңгызыйлар гына хан була ала.

Формаль яктан ханнар хакимиятне бер кулда тоталар, аларның исеме мәчеттә дога укыганда әйтелә (мәсәлән, хөтбәдә), алар барлык кануннарга үз мөһерләрен сугалар, дәүләтнең бүтән вазифаларын башкаралар.

Чынлыкта исә Казан ханлыгында хакимият диван кулында була. Ул югары татар аксөякләре вәкилләреннән тора; анда хәлиткеч рольне Ширин, Аргын, Барын һәм Кыпчак идарәче ыруларыннан чыккан карачыбәкләр уйный.

Югары административ һәм хәрби хакимият олуг карачыбәк кулында була, ул күбрәк Ширин ыруы вәкилләреннән (мәсәлән, Булат Ширин, аның улы Нурали) билгеләнә.

Социаль катламнар

Казан ханлыгында аксөякләрнең социаль бүленеше җир биләүгә (яки билгеле бер күләмдә салым җыюга) хокук белән бәйле иерархик система тәшкил итә. Җирбиләүче җир өчен үзенең хуҗасына хезмәт итәргә тиеш була.

Җир биләү ике төргә: шартлы – сөйургал һәм шартлы булмаган яки өлешчә шартлы булмаган – тархан (барлык яки өлешчә салым һәм җыемнардан азат ителү) төрләренә бүленә.

Аксөякләрнең иң югары катлавын Җүчи нәселе вәкилләре – угланнар, солтаннар, бәкләр, шул исәптән карачыбәкләр һәм әмирләр, аннары морзалар, чуралар – баһадурлар (батырлар) һәм казаклар тәшкил итә.

Дәүләттә иң мөһим эшләр (ханны тәхеткә утырту, аны төшерү, сугыш игълан итү, солых төзү һ.б.) аксөякләр җыенында – корылтайда тикшерелә.

Халыкның төп массасын ханга һәм феодалга салым түләүче кара халык тәшкил итә.

Төп салым ясак (ясак-калан) була. Аннан тыш җир һәм керем салымнары, җыемнар (салыг муссама, тамга-тырнак, хараҗ һ.б.) булган, төрле йөкләмәләр – гаскәрләргә, хакимиятләргә азык-төлек бирү (амбар малы, олыф – шүсүн һ.б.), ямчылык (илче-кунак) һ.б. бурычлар гамәлдә яши.

Шулай ук мөселманнар руханилар файдасына салымнар (гошер, зәкят), мөселман булмаган бәйле халык та ясак һәм салым түли.

Салымнар һәм йөкләмәләр саны 16 га җитә; аларны җыюны 10 нан артык төрдәге чиновниклар оештыра. Казан ханлыгына бәйле өлкәләрдә яшәүчеләр дә хан һәм аерым феодаллар файдасына салымнар һәм ясак түли, төрле бурычлар башкара (кара: Сәхибгәрәй хан ярлыгы).

Гаскәр

Казан ханлыгының гаскәрен төрле даруга һәм шәһәрләрдән җыелган халык, хан һәм аксөякләрнең шәхси отрядлары, шулай ук аркадаш өлкәләр, илләр сугышчылары (30–50 мең кеше) тәшкил итә.

Армиянең төп терәге аксөякләр була, гаскәр башлыклары һәм профессиональ сугышчылар, нигездә, авыр кораллы атлылардан (5–10 мең кеше) тора. Сугышта җәяүлеләр ярдәмче рольне үти.

Кырдагы сугышларда һәм ныгытмаларны саклаганда утлы корал кулланыла. Елгаларда сугышканда хәрби һәм транспорт-сәүдә флотыннан файдаланалар.

Оператив һәм тактик хәрби сәнгать шактый үсеш ала, манёврлар һәм дошманны чолгап алулар, актив саклану, сугыш кырында дошман сафларына үтеп керү һәм аны камап алу өчен укчыларның һәм авыр кораллы җайдакларның һөҗүмен чиратлаштыру кулланыла. Казан ханнары күрше, шул исәптән рус җирләренә зур яулар оештыралар (1445, 1448, 1505, 1521, 1523, 1536).

Дин

Казан ханлыгында дәүләт дине ислам була. Дин әһелләре зур җир биләмәләре – вакыфлар били. Казан ханлыгының дин башлыгы булып сәед санала. Иң танылган сәедләр: Бараш (1491–1507), Шәех Хөсәен (1512–1516), Боерган Сәет (1546), Мансур (1546) һәм Колшәриф (1552). Аларның барысы да зур шөһрәт һәм хөрмәт казана, дәүләт белән идарә итүдә һәм Казан ханнарының дипломатик сөйләшүләрендә катнаша.

Шәех, казый, мулла, имам, хафизлар һәм башка руханилар гыйбадәт кылуны оештыралар, шулай ук илдә гражданлык эшләрен карауда катнашалар.

Ханлыкта суфичылык (Нәкышбәндийә борадәрлеге) таралу турындагы мәгълүматлар да бар.

Мәдәният

Мәктәп һәм мәдрәсәләр дин әһелләре карамагында була. Казанның Җамигъ мәчете каршында 1552 елда Колшәриф җитәкләгән зур мәдрәсә һәм китапханә булуы турында мәгълүматлар сакланган.

Күп кенә мәдрәсәләрдә кулъязма китаплар туплана һәм китапханәләр оештырыла, аларда күчереп язучы хаттатлар эшли.

Халыкның укый-яза белүен, мәдәни дәрәҗәсен сакланып калган көнкүреш әйберләрендәге, кабер ташларындагы һ.б. язулар раслый.

Татар әдәбияты үсеш ала: Мөхәммәдъярның «Төхфәи мәрдан» (1539–1540) һәм «Нуры содур» (1542) поэмалары, Шәрифи Хаҗитарханиның (Колшәриф) «Зафәрнамәи вилайәте Казан» («Казан төбәгендәге җиңүләр китабы») (1550) әсәре, Колшәриф, Мөхәммәд­әмин, Гарифбәк һ.б.ларның аерым шигырьләре билгеле.

Аерым шәҗәрәләр рәвешендә һәм фольклор традицияләрендә сакланган үзенчәлекле тарихи язмалар булган («Елъязмалар җыентыгы», «Дәфтәре Чыңгызнамә»).

Төзелеш эшләре һәм архитектура (шул исәптән ак таштан), үсемлек бизәкләре уеп кабер ташлары ясаучыларның осталыгы югары дәрәҗәгә җиткән (кара: Эпиграфика ядкәрләре).

Ул чорның архитектура ядкәрләре сакланмаган, әмма кайбер монументаль биналар – Даир (Таһир) мунчасы, Колшәриф мәчете, Отыч мәчете, Нургали мәчете һ.б. турында безгә язма чыганаклардан (рус елъязмалары, А.М. Курбскийның «Мәскәүнең бөек кенәзе турында тарих» – «История о великом князе Московском», 1573) һәм соңгы елларда Казан Кремлендә үткәрелгән археологик казу материаллары буенча билгеле.

Казанда һ.б. торак пунктларда археологик казу эшләре вакытында биналарның декоратив бизәлешләре (бизәкләп ясалган алебастр плитәләр, архитектура бизәкләре кисәкләре), керамика әйберләре (хумнар, кувшиннар, ялтыравык йөгертелгән язулы касәләр, тәлинкәләр), күн аяк киемнәре калдыклары табыла (кара: Казан ханлыгы сәнгате).

Тышкы сәясәте

Казан ханлыгы актив тышкы сәясәт алып бара. Эчке хәлләрне ныгыткач, Олуг Мөхәммәд хан Мәскәү кенәзлегенә яулар белән бара (1439, 1444). 1445 елларда аның уллары Мәхмүд белән Якуб Суздаль янында Мәскәүнең бөек кенәзе Василий II гаскәрен тар-мар итәләр, үзен әсирлеккә төшерәләр. Ул килешүгә барырга, зур йолым һәм ел саен ясак түләргә мәҗбүр була (кара: Суздаль янындагы сугыш).

Якынча шул вакыттан соң Олуг Мөхәммәднең исеме чыганакларда искә алынмый. 1445 елда аның улы Мәхмүд үз туганнары Якуб белән Касыймны Казаннан куа, тәхеткә утыра һәм 1467 елга кадәр идарә итә.

Мәхмүд идарә иткән чорда Рус дәүләте белән тыныч мөнәсәбәтләр урнаша һәм Казан ханлыгыда административ-сәяси структура барлыкка килә.

Мәхмүд үлгәч (1467), аның улы Хәлил тәхеткә утыра, шул ук елда тәхетне Ибраһим ала, әмма аңа каршы аксөякләр тарафыннан яшерен фетнә оештырыла, һәм тәхеткә Мишәр җиреннән удел кенәзе Касыйм чакырыла.

Мәскәүнең бөек кенәзе Иван III яклавына таянып, Касыйм Казанга яу белән бара, әмма җиңелә (1467). Мәскәү-Казан сугышы (1467–1469) солых төзү белән тәмамлана, яклар арасында әсирләр алмашу була.

1470 елларда Казан ханлыгының эчке хәле ныгый, ул Югары Чулманда һәм Нократ төбәгендә үз биләмәләрен киңәйтә башлый (1478 елда Хлынов шәһәренә яу оештырыла). Рус гаскәрләренең һәм ушкуйникларның җавап һөҗүмнәре кире кагыла (1478).

Ибраһим үлгәч (1479), Казан ханлыгында үзара көрәш башлана, анда Илһам җиңә (1479–1487), тәхеткә дәгъва кылучы солтан Мөхәммәдәминне куа.

Мөхәммәдәмин Мәскәү ярдәмендә Илһамга каршы сугыш башлый (1482 елгы яу). Якынча 1484–1485 елларда Мөхәммәдәмин Казанны ала, ләкин озакламый бәреп төшерелә.

Илһам хакимиятенең көчәюенә җавап йөзеннән, рус гаскәрләре Казанга яу оештыралар (1487), озак камап торганнан соң, аны алалар һәм ханны тәхеттән төшерәләр.

Мөхәммәдәмин хан идарә иткән чорда (1487–1495) Казан ханлыгы, нигездә, Мәскәү протектораты басымы астында була һәм Мәскәү белән бер тышкы сәясәт алып бара, аерым алганда, Зур Урдага каршы сугыша (1493).

Мөхәммәдәмин диван хакимиятен чикли, бу исә 1495 елда аксөякләрнең ризасызлыгын соңгы чиккә җиткерә. Ул тәхеттән куыла.

Карачыбәкләр Колмөхәммәд, Урак, Садыр һәм Агиш тәхеткә Шибан нәселеннән Себер ханы улы Мамыкны утырталар.

Әмма карачыбәкләрне ул да канәгатьләндерми, 1496 елда хан тәхетенә Мөхәммәдәминнең кече туганы – Русьта яшәгән Габделлатыйф утыртыла. Ул да аксөякләрнең сәяси йогынтысын чикләргә тырыша (1499 елда карачыбәк Урак җитәкләгән фетнәне бастыра), бу исә аксөякләр белән каршылык китереп чыгара.

XVI гасырның беренче яртысы

1502 елда олуг карачыбәк Колмөхәммәд Габделлатыйфны бәреп төшерә һәм рус илчеләре ярдәмендә Казанга Мөхәммәдәминне кайтаруга ирешә (1502). Ул эре аксөякләрнең сәяси (1502 елда Колмөхәммәдне җазалау) һәм икътисади (җирбиләүчелек системасындагы үзгәрешләр) йогынтысын киметә һәм югары хакимиятне ныгыта.

1505–1507 елларда Мөхәммәдәмин Казан янында Мәскәү гаскәрләрен ике тапкыр тар-мар итә, Мәскәү белән берничә солых төзи (1507, 1508, 1512, 1516), Казан ханлыгы белән Рус дәүләте арасында тигез хокуклылык һәм яхшы күршелек мөнәсәбәтләре урнаштыра.

Мөхәммәдәмин үлгәч (1518 елныңең декабре), олуг карачыбәк Булат Ширин җитәкчелегендәге диван Казан тәхетенә аксөякләрнең өстенлеген сакларга вәгъдә иткән Касыйм ханы Шаһгалине утырта. Әмма ханлыкта рус киңәшчеләренең йогынтысы арту һәм карачыбәкләр хакимиятен чикләргә тырышу аксөякләрнең яңа фетнәсен тудыруга һәм ханны кууга китерә.

1521 елда Казан тәхетенә үги анасы – ханбикә Нурсолтан – ярдәмендә Кырым солтаны Сәхибгәрәй утыртыла. Яңа хан, Кырым белән дуслыкка таянып, Рус дәүләтенә каршы актив хәрби хәрәкәтләр башлый: Мәскәүгә җиңү белән тәмамланган яу белән бара (1521) һәм аны Казан ханлыгына ясак түләргә мәҗбүр итә.

1523 елда Сәхибгәрәй яңадан Мәскәү һәм Әстерхан белән сугыш башлый, ләкин, Кырым ханы үлгәч, 1524 елда Казан ханлыгы тәхетенә үзенең туганы Сафагәрәйне утыртып, кинәт кенә Кырымга кайтырга мәҗбүр була.

Аксөякләр (Булат Ширин, әмир Отыч, аталык Талыш һ.б.) ярдәмендә 1524 елда Сафагәрәй яу белән килгән рус армиясен куып җибәрә, 1526–1528 елларда Мәскәү белән солых төзи.

1530 елда Мәскәү хөкүмәте солых килешүен өзә һәм Казанга яу белән килә. Әмма казанлылар нугай һәм әстерханлылар гаскәре ярдәмендә рус полкларын җиңә.

Хан хакимиятенең яңадан көчәюе Мәскәү яклы аксөякләрнең фетнәсен тудыра, 1531 елда Сафагәрәй куыла, аның тарафдарлары үтерелә.

Башында Мәскәү тарафдары ханбикә Гәүһәршат, Булат Ширин һәм Кече Гали морза торган диван 1531 елда Казан тәхетенә Касыйм ханы Җангалине чакыра. Ул Мәскәү хөкүмәте ризалыгы белән нугай морзасы Йосыф кызы Сөембикәгә өйләнә.

Мәскәүнең бөек кенәзе Василий III үлгәч (1533), Мәскәүнең Казан ханлыгына йогынтысы нык кими, бу исә аксөякләрнең ханга һәм аның тарафдарларына каршы фетнәсен китереп чыгара. Булат Ширин белән Гәүһәршат 1535 елда Җангалине бәреп төшерәләр, тәхеткә яңадан Сафагәрәй утыртыла, Җангали үлгәч, ул Сөембикәгә өйләнә.

Мәскәүдәге үзара көрәш-талаштан файдаланып, Сафагәрәй Руська уңышлы яу оештыра (1536–1537). Аның хакимияте ныгыган саен, аксөякләрнең ризасызлыгы арта, алар ханны алыштыру турында Мәскәү белән сөйләшүләр алып баралар (1541 һәм 1545).

Моңа җавап итеп, Сафагәрәй аксөяк казанлыларның бер өлешен үтертә, шуның белән Казан аксөякләрен үзенә каршы куя; яңа фетнә нәтиҗәсендә (башында Нарыйк улы Чура бәк, Боерган Сәет һәм Кадыш бәк тора) хан бәреп төшерелә.

Фетнәчеләр тәхеткә яңадан Шаһгали ханны чакыралар (кара: Казанда тәхет чуалышы, 1545–1546). Сафагәрәй нугай бәге Йосыф янына кача, аннан гаскәр алып, Казанга әйләнеп кайта һәм Шаһгали ханны тәхеттән төшерә.

Сафагәрәйнең идарә итүе (1546–1549) дошманнары Нарык улы Чура бәкне, Кадышны һ.б.ларны үтертүдән һәм хакимияткә Кырым һәм нугай бәкләре килүдән башлана.

Сафагәрәй үлгәч (1549 елның марты), хакимият аның Сөембикәдән туган яшь улы Үтәмешгәрәйгә күчә. Хакимият Сөембикә кулында була һәм ул Кошчак углан җитәкләгән Кырым гвардиясенә таяна.

Казанның яулап алынуы

Казан аксөякләре арасындагы низаглардан һәм хан хакимиятенең көчсезләнүеннән файдаланып, 1545–1552 елларда Казанга Рус дәүләте яулары оештырыла.

Иван IV­нең Казанга турыдан-туры яулары уңышсыз төгәлләнгәч, 1551 елда Зөя елгасы тамагында, шәһәргә якын урында, Зөя кальга-ныгытмасы төзелә. Бу исә кырымлылар җәберенә ризасызлык белдергән Тау ягы җирле халыкларының патша ягына күчүенә китерә.

Сөембикә хөкүмәте яклаучысыз кала. Кошчак углан һәм аның кешеләре үтерелә, Сөембикә белән Үтәмешгәрәй Мәскәүгә озатыла.

1551 елда Казан аксөякләре: Ходайкол углан, карачыбәк Нурали, Колшәриф, әмир Бәйбарс (Раст бәк улы) һ.б. ярдәмендә тәхеткә яңадан Шаһгали утыра.

Ханның Тау ягын Рус дәүләтенә бирү турындагы карары аксөякләрнең ризасызлыгын тудыра. Зур корылтай (1551 елның 14(24) сентябре) ханнан ул җирләрне кире кайтаруны таләп итә. Рус гарнизоны яклавына таянып, Шаһгали бу таләпне үтәүдән баш тарта, аксөякләргә каршы җәза чаралары үткәрә башлый (Раст бәк уллары һәм тагын 70 бәк үтерелә).

1552 елда Шаһгалине төшергәннән соң, казанлылар Иван IV кә ант кабул итү өчен илчелек сайлыйлар. Бу эш аксөякләрнең бер өлешендә һәм халыкта нык ризасызлык тудыра. Шуннан файдаланып, бәкләр Ислам бәй, Кибәк һәм Галикәй (Нарыйк улы) русларга каршы баш күтәрәләр. Казанлылар гарнизонны юк итәләр һәм, тәхеткә Әстерхан солтаны Ядегәр Мөхәммәдне чакырып (1552), Мәскәү дәүләте белән сугыш башлыйлар.

1552 елда рус гаскәрләре Казанга зур яу оештыра. 49 көн камалып торганнан соң, шәһәр штурм белән алына (1552 елның 2(13) октябре), Казан ханы әсир төшерелә һәм Мәскәүгә озатыла (кара: Казанның яулап алынуы).

Әмма Казан ханлыгы халкы үз дәүләтчелеген югалту белән килешә алмый һәм басып алучыларга ныклы каршылык күрсәтә (кара: Казан җирләрендә азатлык сугышлары, 1552–1556).

1557 елга каршылык күрсәтүнең соңгы учаклары бастырыла. Казан ханлыгы тәмам яшәүдән туктый, ә аның территориясе Рус дәүләте составына керә һәм Казан сарай идарәханәсе карамагына тапшырыла. Ләкин төп халыкларның азатлыкка омтылышын тәмам бастыру мөмкин булмый, һәм алар берничә тапкыр (1572–1573, 1581–1584 тә) үз дәүләтләрен торгызырга омтылып карыйлар (кара: Казан ханлыгы яулап алынганнан соңгы фетнә-чуалышлар).

Казан ханлыгы чоры татар халкы тарихында һәм мәдәниятендә мөһим баскыч булып тора. Ханлык халкы бүгенге Идел буе һәм Урал яны татар халкы формалашу өчен этник нигез хасил итә; мәдәният казанышлары (тел, дини традицияләр, фольклор һәм язма әдәбият әсәрләре) татар халкының мәдәни-тарихи мирасының төп өлеше булып кереп калалар.

Казан ханнары

Олуг Мөхәммәд (1438–1445),

Мәхмүд (1445–1462),

Хәлил (1463–1467),

Илһам (1479–1484, 1485–1487),

Мөхәммәдәмин (1484, 1487–1495, 1502–1518),

Мамык (1495–1496),

Габделлатыйф (1496–1502),

Шаһгали (1519–1521, 1546, 1551–1552),

Сәхибгәрәй (1521–1524),

Сафагәрәй (1524–1531, 1535–1545, 1546–1549),

Җангали (1531–1535),

Үтәмешгәрәй (1549–1551),

Ядегәр Мөхәммәд (1552).

Чыганаклар

История о Казанском ханстве. СПб., 1791.

Полное собрание русских летописей. СПб., 1859. Т. 8; 1901. Т. 12, 13; 1910. Т. 23; М.–Л., 1949. Т. 25; М., 1962. Т. 27; 1963. Т. 28; Л., 1982. Т. 37.

Рахим А. Татарские эпиграфические памятники XVI в. Казань, 1930.

История Татарии в документах и материалах. Л., 1937.

Казанская история. М.–Л., 1954.

Сказание о царстве Казанском. М., 1959.

Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII–XVIII вв. Казань, 1972.

Усманов М.А. Жалованные акты Джучиева Улуса ХIV–XVI вв. Казань, 1979.

Герберштейн С. Записки о Московии. М., 1988.

Посольские книги по связям России с Ногайской Ордой. 1489–1549 гг. Махачкала, 1995.

Әдәбият

Атласов Һ. Казан ханлыгы. Казань, 1913.

Гобәйдуллин Г.С. Татар тарихы. Казань, 1922.

Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1984.

Баженов И. Казанская история. Казань, 1848.

Вельяминов-Зернов В.В. Исследование о касимовских царях и царевичах: в 2 ч. СПб., 1863–1864.

Перетяткович Г.И. Поволжье в XV–ХVI вв. М., 1877.

Загоскин Н.П. Спутник по Казани. Казань, 1895.

Рычков Н.И. Опыт Казанской истории древних и средних времён. СПб., 1907.

Рычков Н.И. История татар. М., 1994.

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.

Калинин Н.Ф. Казань. Казань, 1955.

Мухамедьяров Ш.Ф. Земельные правоотношения в Казанском ханстве. Казань, 1958.

Юсупов Г.В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. М.–Л., 1960.

Валеев Ф.Х. К истории архитектуры казанских татар XV – первой половины XVI вв. // Вопросы истории, филологии и педагогики. Казань, 1967. Вып. 2.

Чернышёв Е.И. Селения Казанского ханства (по писцовым книгам) // Археология и этнография Татарии. Казань, 1971. Т. 1.

Фахрутдинов Р.Г. Археологические памятники Волжско-Камской Булгарии и её территория. Казань, 1975.

Мухамадиев А.Г. Булгаро-татарская монетная система XII–XV вв. М., 1983.

Халиков А.Х. Татарский народ и его предки. Казань, 1984.

Исхаков Д.М. Сеиды в позднезолотоордынских татарских государствах. Казань, 1997.

Исхаков Д.М. От средневековых татар к татарам нового времени. Казань, 1998.

Халитов Н.Х. Архитектура ханской Казани. Казань, 2000.

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Искусство Казанского ханства: раритеты и методика их изучения // Казанское ханство: актуальные проблемы исследования. Казань, 2002.

Измайлов И.Л. Завоевание Казанского ханства: причины и последствия // Татарский народ после 1552 года: потери и приобретения. Казань, 2003.

История татар с древнейших времен: в семи томах. Казань, 2014. Т. IV: Татарские государства XV–XVIII вв. / под ред. И. Миргалеева.

Keenan E. Moscow and Kazan. 1445–1552: A Study in steppe politics: Ph. D. diss., Harvard University, 1965.

Pelenski J. Russian and Kazan: Conquest and Imperial Ideology (1438–1560). P., 1974.

Автор – И.Л. Измайлов