Биографиясе

1914 елның 23 феврале, хәзерге Балык Бистәсе районы Шомырбаш авылы – 1992 елның 22 сентябре, Казан.

Керәшен татар.

Казан университетын тәмамлый (1937). 1937–1939 елларда Татарстан китап нәшриятында редактор-картограф. Бөек Ватан сугышында катнаша.

1945–1956 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты каршындагы республика партия мәктәбендә укыта, 1957–1988 елларда Казан финанс-икътисад институтында, 1962 елга кадәр ректор, 1962 елдан икътисади география һәм планлаштыру кафедрасы мөдире.

Фәнни иҗаты

Хезмәтләре Татарстанны өйрәнү, халык хуҗалыгын үстерү һәм урнаштыру мәсьәләләренә карый.

Бүләкләре

1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр, шул исәптән П.П.Семёнов исемендәге алтын медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Татарская АССР: Экономико-географическая характеристика. Казань, 1960.

Российская Федерация: Европейский Юго-Восток: Поволжье, Северный Кавказ. М., 1968.

Наш край Татарстан. Казань, 1970 (автордаш).