Биографиясе

1912 елның 12 мае, Оренбург губернасы Троицк шәһәре – 1995 елның 13 марты, Ташкент.

Мәгърифәтче, Троицкта мөселман мәктәпләре оештырган Г.Әхмәровның улы. Пермь сәнгать техникумын тәмамлый (1930).

1930–1935 елларда Сәмәрканд шәһәрендә яши, «Яңа юл» журналы белән хезмәттәшлек итә, Сәнгать әсәрләре иҗат итү оешмасында («Изофабрика») рәссам булып эшли.

1935 елда В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтына укырга керә, сугыш башлану сәбәпле аны 1942 елда Сәмәркандта тәмамлый. И.Э.Грабарь, В.А.Фаворский, Н.М.Чернышов, Л.А.Бруни шәкерте.

1949, 1955–1957 елларда Мәскәү Югары нәфис сәнәгать училищесендә (элеккеге Строганов училищесе) укыта. 1950 еллар башыннан Ташкентта яши. Республика сәнгать училищесендә укыта (1952–1954), 1970–1972 елларда Театр һәм сәнгать институтында монументаль нәкышь кафедрасы һәм бер үк вакытта (1968–1970) Ташкент политехника институтында рәсем һәм нәкышь кафедралары мөдире. Рәссамнар берлеге әгъзасы (1949).

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Чыңгыз Әхмәров. 2021

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Иҗаты

Үзбәкстанда монументаль сәнгатькә нигез салучы. 1944–1947 елларда архитектура академигы А.В.Щусев белән берлектә А.Нәвои исемендәге Ташкент опера һәм балет театры диварларын бизи, әлеге эшендә Шәрык миниатюрасы һәм фрескалары традицияләренә таяна, аларны Европа нәкышь алымнары һәм хәзерге заман сәнгатенең стиль тенденцияләре белән баета. 1953 елда Мәскәү метросының «Киев боҗрасы» станцияләре өчен мозаика паннолары һәм фрескалар эшләүдә катнаша.

Үзбәкстанда Әхмәровнең төп монументаль эшләре: Үзбәкстан Фәннәр Академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты вестибюле бизәлеше (1968–1969), Ташкент Әдәбият музееның лирика залы (1968), Сәмәркандта Олугбәк музее һәм «Йолдыз» чәйханә-рестораны (1969–1970), Хореография училищесе һәм Гамәли сәнгать музее фойелары (1987–1988) бизәлеше, Ташкент метросының «Нәвои» станциясендә керәч панно. Замандашлары портретлары («Р.Тимерова», 1961; «А.Һидоятов», 1964; «Шагыйрә Зөлфия», 1965; «Майя Плисецкая», 1977; «Рудольф Нуриев», 1993 һ.б.), чит илләргә сәяхәтләр ясау тәэсирендә язылган график эшләр, рәсемнәр авторы.

1955–1956 елларда Татар опера һәм балет театры фойесында һәм «Музалар залы»нда диварларны («Бию», «Музыка», «Нәкышь» аллегорик композицияләре), 1957 елда Казан елга порты фасадын мозаикалар белән бизи. «Татар хатыны» (1968), «Йосыф һәм Зөләйха» картиналарын яза.

1980 еллар ахырыннан татар халкының тарихына һәм мәдәниятенә багышланган әсәрләр иҗат итә (С.Сараи поэмасы нигезендә «Сөһәйл вә Гөлдерсен», «Мәрҗани Урта Азиядә», «Борынгы фреска» («Сөембикә белән Үтәмешгәрәй») картиналары; Г.Тукай, Ф.Әмирхан, М.Гафури, З.Мәүледова һ.б. портретлары, «Чыңгызхан портреты», Ф.Әмирханның «Хәят», «Ана һәм бала», «Татар биюе» һ.б. әсәрләренә иллюстрацияләр сериясе һ.б.).

Үзеннән соң бай архив, мемуарлар һәм «Нәсәфәт юлында» дигән кулъязма китабын калдыра.

Күргәзмәләре

Халыкара күргәзмәләрдә (Италия, Франция, Германия, Канада, Бельгия, Һиндстан, Япония һ.б.), бөтенсоюз һәм республика күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Мәскәүдә (1967), Ташкентта (1967, 1987), Казанда (1990, 1992, 1994) күрсәтелә.

Әсәрләр тупланмасы

Ч.Әхмәровнең әсәрләре Третьяков галереясында, Шәрык халыклары сәнгате музеенда (Мәскәү), Үзбәкстан, Казахстан һәм Татарстан музейларында саклана.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге (1948), Үзбәкстан ССРның Хәмзә исемендәге Дәүләт бүләге (1968) лауреаты. Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар Дуслыгы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

2006 елда Ташкент шәһәрендә ул яшәгән йортка истәлек тактасы куела.

Әдәбият

Умаров А. Чингиз Ахмаров. Ташкент, 1974.

Искусство Советского Узбекистана. 1917–1972. М., 1976.

Чингиз Ахмаров: Живопись. Ташкент, 1979.

Докучаев В.Н. Чингиз Ахмаров: Образы Востока. М., 1984.

Авторлар – Р.Һ.Такташ, Р.Г.Шаһиева