- РУС
- ТАТ
халык музыканты, скрипкачы
Гомер еллары: 1857 — 1921.
Казан, Бөгелмә, Чистай, Петропавел, Актүбә, Эрбет, Златоуст шәһәрләрендә яшәүче татарлар алдында концертлар куя.
1896 елдан Уфа шәһәрендә яши, беренче милли әдәби-муз. кичәләрдә катнаша, кыллы музыка кораллары ансамбльләре оештырып, солист һәм ансамблист буларак чыгышлар ясый.
Ижбулдин репертуарына халык җырлары һәм бию көйләре, Европа композиторларының пьесалары керә. «Атбасар», «Көй», «Таң җыры» һ.б. популяр әсәрләр авторы. Замандашлары Ижбулдинның иҗади йөзен, виртуоз инструменталь башкаручы буларак, музыканы тирәнтен тоемлап, ихлас күңелдән бирелеп уйнаучы иде, дип бәялиләр.
Ижбулдин халыкта зур популярлык казана.
Автор — Ш.Х.Монасыйпов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.