Идел елгасының югары террасасында, «Аккош күле» урман паркы кырыенда (Казанның Киров районы) урнашкан.

1980-85 елларда Юдино поселогының төньяк-көнчыгыш ягындагы ком карьерында барлыкка килә.

Су өслегенең мәйданы 18 га (карьер мәйданы 38 га). Суының күләме 2600 мең м3. Озынлыгы 680 м, иң зур киңлеге 340 м. Уртача тирәнлеге 14,5 м, иң зур тирәнлеге 16 м. Формасы озынча түгәрәк.

Ярлары текә, урыны белән кыялы, нарат урманы белән капланган; төньяк яры сөзәгрәк, ярда ком эшкәртү эшләре бара.

Күбесенчә грунт сулары исәбенә туена. Суы йомшак, җиңелчә минеральләшкән (260 мг/л га кадәр). Үтә күренмәлелеге 0,5-0,7 м. Яшькелт төстә (икенче исеме – Зөбәрҗәт күле шуңа бәйле). Юдино күле суы Аккош күлләре системасын су белән тутыру өчен файдаланыла.

Ял итү урыны.

Көнбатыш өлешендәге ярда Казан балалар тимер юлының «Изумрудный» станциясе урнашкан.