Эчтәлек

Татарлар турында Россия кануннары Казан ханлыгы Рус дәүләтенә кушылганнан соң формалаша башлый. XVI–XVII йөзләрдә, нигездә, Мәскәү патшаларының фәрманнары (грамоталар, боерыклар, күрсәтмәләр) рәвешендә гамәлгә куела.

Аеруча мөһим актлар Земство соборы катнашында чыгарыла, аерым кануннар Боярлар думасы белән берлектә кабул ителә. XVIII йөздә, император тарафыннан игълан ителгән исемле фәрманнар белән беррәттән, татарлар турында кануннарны Югары яшерен совет, Министрлар кабинеты, Сенат, Синод чыгара.

XIX йөздә Дәүләт советы, Министрлар кабинеты, 1906 елдан соң Дәүләт Думасы кануннар чыгару эшчәнлеге алып бара. Татарлар турында Россия кануннары үсешендә төп тенденция татар халкын гомумдәүләт хокук мәйданына кертүдән, аны икътисади, социаль, дини мөнәсәбәтләрдә бердәйләштерүдән гыйбарәт була.

Шуның белән беррәттән канун-фәрманнарның үтәлеше шактый зур дәрәҗәдә дәүләт һәм идарә итүнең агымдагы ихтыяҗлары белән билгеләнә. XVI йөзнең икенче яртысында татарларга багышланган күпсанлы фәрманнар шәхесләргә юнәлтелгән характерда була, Рус дәүләтенә хезмәткә күчкән татар феодаль сыйныфы вәкилләренә бүләк-ташламалар бирүне (күбрәк җир рәвешендә) күздә тота.

Канун актларының аз санлы, әмма мөһим төркемен Урта Идел буендагы Рус православие чиркәвенең миссионерлык эшчәнлеген оештыруга кагылышлы фәрманнар тәшкил итә. XVII йөздә кануннар тематикасы киңәя. Җир биләү һәм җирдән файдалануны тәртипкә салучы документлардан тыш, татарларның хәрби хезмәткә һәм сәүдәгә мөнәсәбәтен билгеләүче фәрманнар барлыкка килә.

Кануннар мәҗмугасы (1649 ел) әлеге чорның мөһим кануннар истәлеге булып тора, анда Россия дәүләтенең күпмилләтле характеры чагыла, татар халкы өчен күп кенә мөһим нигезләмәләр хокукый яктан беркетелә (Урта Идел буенда яшәүче рус булмаган халыкларның җирләрен рус җир биләүчеләренә күчерүне тыю, суд эшләрен башкару процессында Коръән белән ант итү мөмкинлеген, ислам динен пропагандалаган өчен үлем җәзасына тартуны билгеләү).

XVII йөзнең икенче яртысында Татарлар турында Россия кануннары югары хакимиятнең йомышлы татарларның җир һәм милеккә бәйле хокукларын аларның диннәре белән бәйләү омтылышы чагыла. Аларның православие динендәге крәстияннәре булган утарларын тартып алуга юнәлдерелгән кануннар кабул ителә (тулы күләмдә тормышка ашырылмый).

XVIII йөз башыннан хокукый мәйданга кертү процессы көчәя, кануннар эзлекле рәвештә татар халкы тормышының яңа өлкәләрен колачлый. Пётр I нең исемле Фәрманнарын (1713 ел һәм 1715 ел) тормышка ашыру нәтиҗәсендә татар феодаль сыйныфы чынлыкта бетерелә. Йомышлы морзалар һәм православие динен кабул иткән татарлар рус дворяннары сафларын тулыландыралар, ә чукынырга теләмәүчеләрне алпавыт җирләреннән һәм буйсынган кешеләрдән мәхрүм итәләр.

1719–1724 еллардагы кануннар аларның дәүләт крәстияннәре катлавына күчешен хокукый яктан формалаштыра, ясаклы татарлар да шул катлауга керә. Моннан тыш Пётр I нең 1718 ел 31 гыйнвар Фәрманы белән йомышлы морзаларга һәм татарларга Адмиралтейство ихтыяҗлары өчен корабльләр төзүгә яраклы агач материаллары әзерләү һәм чыгару буенча йөкләмә бирелә. Әлеге канун акты Татарлар турында Россия кануннары махсус бүлегенең – лашманнар турында кануннарның башлангычы була, ул кануннар актив үстерелә һәм, 1817 елда «Лашманнар турында нигезләмә» кабул ителү белән, тулысынча формалаша.

XVIII йөздә рус хөкүмәтенең кануннар чыгару сәясәтендә дин мәсьәләсе мөһим урын били. 1720–1723 елларда рус булмаган халыкларга православие динен кабул итәргә этәргән фәрманнар чыга. Анда яңа чукынганнарның билгеле бер вакытка (гадәттә, 3 елга) акчалата һәм натуралата йөкләмәне (шул исәптән рекрутлык) үтәүдән азат ителүе карала.

1730 елларда Урта Идел буенда миссионерлык эшчәнлеге активлашу өчен алшартлар барлыкка килә (1731 елда Яңа чукындырылганнар конторасы оештырыла, 1735 елда чукындырылмаган һәм яңа чукындырылган балаларны укыту өчен мәктәпләр ачу турында фәрман чыгарыла). Император Анна Иоанновна Фәрманы (1740 ел 11 сентябрь) 1740–1750 елларда христианлаштыру сәясәте кампаниясен башлап җибәрә.

Татар феодаль аксөякләренә юнәлдерелгән алдагы кампанияләрдән аермалы буларак, ул гомуми характерда була, актив административ, көч һәм икътисади яктан дәүләт катнашы белән уза, мөселманнарга каршы юнәлдерелгән кануннар сериясе белән ныгытыла. Бик күп мәчетләрне юкка чыгару, татар халкының матди хәлен начарайту, тулаем төбәкнең чукынган мәҗүсиләренең (марилар, мордвалар, чуашлар, удмуртлар) салымнарын һәм йөкләмәләрен татарларга йөкләү шуның нәтиҗәсе булып тора.

Дини җәберләүләр, салымнар һәм йөкләмәләр арту татарларны Урта Идел буеннан Урал алдына һ.б. төбәкләргә качарга мәҗбүр итә, ул җирләрдә православие миссионерлары эшчәнлеге нык җәелми. XVIII йөзнең өчтән бер өлешендә стихияле һиҗрәт канун нигезендә эзәрлекләнә, ләкин 1734 елда Оренбургка нигез салу турында фәрманга кул куелу белән, хөкүмәт халыкның Россия дәүләтенең көньяк-көнчыгыш чикләренә күченүен хуплый башлый.

Хакимлек итүче Сенат фәрманы (1744 ел 8 март) сәүдә эшчәнлеге алып бару өчен 200 татар гаиләсен Казан губернасыннан Оренбург губернасына күчерергә рөхсәт бирә. Алар тарафыннан нигез салынган Каргалы бистәсе Россиянең Урта Азия белән транзит сәүдә үзәгенә әверелә.

1755 елдан, Батырша хәрәкәте башлану белән, канун чыгару сәясәтенең юнәлеше либеральләшү ягына күчә. Император Екатерина II идарә иткән чорда татар халкы тормышының төрле өлкәләренә кагылышлы мөһим хокукый карарлар кабул ителә. Яңа чукындырылганнар конторасын бетерү турындагы Сенат фәрманы (1764 ел, 6 июнь), Кануннар комиссиясе күрсәтмәсе (1767 ел), Изге Синод фәрманы (1773 ел 17 июнь) дәүләтнең дин иреген тану сәясәтенә күчешен хокукый яктан формалаштыра.

Ислам дин буларак рәсми рәвештә таныла, ләкин православие чиркәвенең өстенлекле дәрәҗәсен яклаучы кануннар нигезендә аның үсеш мөмкинлекләре чикләнә. Император Екатерина II Фәрманы (1788 ел 22 сентябрь) белән Уфа дини Мөхәммәди канун Җыены (1796 елдан – Оренбург Мөхәммәди дини Мәҗлесе) оештыру мөселман руханилары статусының хокукый яктан формалашуының һәм дини җәмгыятьләр белән идарә итү институтлары барлыкка килүнең башлангычы була.

1780 еллардан патша хөкүмәте Казахстанда һәм Урта Азиядә Россия йогынтысын көчәйтү өчен татар муллаларын файдалана, кануннар кыргыз-кайсак (казах) далаларында мәчетләр төзүне хуплый. Бер үк вакытта лашманнар хәрәкәтен җиңеләйтүче, татар халкының эшмәкәрлек активлыгын стимуллаштыручы фәрманнар кабул ителә.

Император Екатерина II Фәрманы (1784 ел 22 февраль) белән татар бәкләренең һәм морзаларының хокукларын Россия дворяннары белән тигезлиләр. XIX йөздә татарларның хокукый халәте элеккеге кебек чагыштырмача дәрәҗәдә аларның мөселман динендә булуы белән билгеләнә.

Николай I нең идарә итүе кануннар чыгару ягыннан үзенә бер активлыгы белән билгеләп үтелә, ул вакытта ислам һәм аның тарафдарларына кагылышлы 190 лап рәсми акт басыла (документлар күп юнәлешлелек һәм капма-каршылык белән характерлана).

Кануннарның күбесендә Урта Идел буенда һ.б. төбәкләрдә православие чиркәве позициясен ныгыту максаты күздә тотыла. Николай I миссионерлыкны мөһим дәүләт функциясе буларак карый һәм аңа һәрьяклап булыша. 1842 елда аның Фәрманы белән Казанда Руханилар академиясе ачыла, яңа чукынганнарга ташламалар бирүче, христианнарга һәм мәҗүсиләргә ислам тәэсирен таратырга комачаулаучы актлар басылып чыга.

1845 елдагы Җинаятьләр мәҗмугасында исламга керүгә «котырту» өчен мал-мөлкәткә хокуклардан мәхрүм итү һәм 8 елдан алып 10 елга кадәр каторга хезмәтенә җибәрү рәвешендә җәза бирү карала. Россия дәүләте сәясәтенең православие характерында булуы шулай ук хокук актларында да чагыла, ул мөселманнарга гомумдәүләт стандартлары дәрәҗәсенә күтәрелгән христианнарның яшәү нормаларын көчләп тага.

1830 елда һәм 1835 елда православие динендәгеләрнең өйләнешү һәм мәет җирләү буенча билгеләнгән вакыт кысаларын мөселманнарга таратучы фәрманнар кабул ителә. Мондый документлар барлыкка килү татарларга Россия хокук киңлегенә керү процессын катлауландыра, хакимиятнең яңа карарлар кабул итүе алдан ук аларда тискәре караш уята.

Николай I заманында мөселман руханилары эшчәнлегенә регламент ясауга зур игътибар бирелә. Ул вакытта Уфада Оренбург Мөхәммәди дини Мәҗлесе, Симферопольдә Таврия Мөхәммәди Идарәсе эшләү принциплары һәм вәкаләтләре билгеләнә, урыннарда мөселман руханиларын сайлау тәртибе законлаштырыла.

1828 елда мәхәллә имамнарына метрика кенәгәсе язуны йөклиләр, 1850 елда аларны тән җәзасыннан һәм рекрутлык йөкләмәсеннән азат итәләр. 1855 елдан рухани булырга теләүчеләр өчен яшь цензы гамәлгә кертелә (казый, ахун, мөхтәсиб һәм мөдәррисләр өчен – 25 яшьтән, хатип һәм имамнар өчен – 22 яшьтән, мөәзиннәр өчен – 21 яшьтән).

1829 елда һәм 1844 елда Николай I мөселманнарның гыйбадәт корылмаларына регламент билгеләүче «үрнәк» мәчетләр проектын раслый. Россия империясе составына яңа мөселман төбәкләрен кертү, илдәге халык исәбендә мөселманнар өлеше арту хөкүмәтне исламга хөрмәт күрсәтүгә юнәлтелгән карарлар чыгарырга мәҗбүр итә.

1830–1840 елларда Идел буе һәм Урал алдының күп кенә шәһәр горнизоннарында, хәрби госпитальләрдә, шулай ук дәүләтнең төрле төбәкләрендәге эре хәрби берләшмәләрдә хәрби муллалар вазифасы кертелә, аларга казнадан хезмәт хакы түли башлыйлар, 1849 елгы фәрман нигезендә мөселман дине кагыйдәләрен белү буенча «түбән дәрәҗәдәгеләр»дән сынау алырга мәҗбүр итәләр.

Мөселманнарга тапшырылучы Россия орденнарындагы христиан дине символлары (тәре, изгеләр сыннары һ.б.) империя бөркете белән алыштырыла, «мөселман динендәге» тоткыннар җомга көнне намаз уку өчен хезмәттән азат ителәләр.

XIX йөзнең беренче яртысында мөселман хокукларының аерым кагыйдәләрен рәсми тану һәм аларны илнең мөселман җәмгыятьләре эчендә гамәли куллану Татарлар турында Россия кануннарындагы аерым үзенчәлек булып тора.

Милек, мирас һәм гаилә мөнәсәбәтләрендәге мәсьәләләрне хәл итүдә шәригать кануннары белән эш итү мөмкинлеге бирелә. Вакытлар узу белән, дәүләт мәхкәмә һ.б. инстанцияләрдә имамнар катнашуын стимуллаштыра башлый, чөнки бу мөселманнар күз алдында хакимиятләр карарларын закон көченә кертә.

1860 елларда Россиядә милли сәясәттә мөһим борылыш була. Патша хөкүмәте дин иреген тану принцибыннан кире кайта һәм руслаштыру сәясәте формасында рус булмаган халыкларның тизләтелгән тел-мәдәниятен бердәйләштерүгә юнәлеш тота.

1870 елда мөселман җәмәгатьләре карамагында булган мәктәпләрдә һәм мәдрәсәләрдә рус теле сыйныфларын ачу турында «кагыйдәләр» басылып чыга. 1874 елда «Төрле исемдәге башкорт, кыргыз һәм татар мәктәпләрен Халык мәгарифе министрлыгы карамагына тапшыру турында» канун чыгарыла, дәүләт шуның нигезендә мөселман уку йортлары өстеннән күзәтчелек итәргә ниятли (мөселманнар тарафыннан ризасызлык булыр дип шикләнгәнлектән, әлеге хокук актлары тормышка ашырылмый).

1870–1880 елларда кануннарга мөселманнарга белем бирү һәм мәхкәмә өлкәләрендә хезмәт урыны биләүдә, адвокат эшчәнлеге алып баруда киртә булучы чикләүләр кертелә. 1870 елда Шәһәр нигезләмәсе тарафыннан җирле үзидарә органнарында вәкил булуга ценз кертелү аларның хокукларын чикли (мөселманнар шәһәр идарәсе әгъзалары күләменең өчтән бер өлешен генә тәшкил итә алалар).

1888 һәм 1890 елдагы фәрманнар мөселман руханиларыннан рус телен белүне таләп итә торган белем цензы билгели. Әлеге хокукый чикләүләр, башлыча, Россия империясендәге иң алга киткән мөселман халкы булган Идел-Урал татарларына каршы юнәлтелгән була. Татар буржуазиясе вәкилләренә эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүне һәм Урта Азиядә милек белән идарә итүне тыю дини мотивлар белән аңлатыла (1886 ел).

1890 еллардагы кануннар мөселман татарларга коммерция оешмалары, компанияләре һәм ширкәтләре акционерлары булуга каршы киләләр. XX йөз башына кадәр татарларның хокуклары чикләнә, дәүләт нигезләренә янаган сәяси һәм социаль-икътисади кризис тәэсирендә патша хөкүмәте эчке сәясәттә беркадәр либеральлеккә күчәргә мәҗбүр була.

1904–1905 еллардагы канун актлары сериясендә «дини тормышта» мөселманнарны «канунда билгеләнмәгән кысрыклаудан» арындыру буенча чаралар күрелә. 1905 елның 17 апрель Нигезләмәсе татарлар өчен мөһим роль уйный, дини күндәмлек принцибын аңлатуны киңәйтә (христиан динендә көчләп тоту, чукындырылган татарларның яңадан мөселманлыкка кайтуын эзәрлекләү рөхсәт ителми). 1905 елның 17 октябрь Манифесты да төп гражданлык ирекләрен, шул исәптән вөҗдан иреген игълан итә.

Әлеге һәм аннан соңгы хокук актлары Россия җәмгыятенең һәм дәүләт хокук системасының яңадан шәхес иреген яклаучы буржуаз хокуклар принципларына юнәлтелгән тенденцияне чагылдыралар. «Гаскәрләрдә мөселман руханилары штатын раслау турында» фәрман моның бер мисалы булып тора (1908 ел).

Ләкин әлеге процесс эзлекле төгәлләнми. 1909 елдан соң хакимият милли сәясәтнең элекке принципларына һәм алымнарына әйләнеп кайта, татар халкын этник, рухи һәм мәдәни үзенчәлегеннән мәхрүм итәргә омтыла. Россия Дәүләт Думасы Мөселманнар фракциясе әгъзаларының татарларны милли һәм дини билгеләре буенча кысуны бетерү буенча омтылышлары мөһим нәтиҗәне бирми.

Әдәбият

Ногманов А.И. Татары Среднего Поволжья и Приуралья в российском законодательстве второй половины XVI–XVIII вв. Казань, 2002.

Ногманов А.И. Мусульмане Волго-Уральского региона в российском законодательстве XIX в. // Новая волна в изучении этнополитической истории Волго-Уральского региона. Sapporo, 2003.

Ногманов А.И. Татары Волго-Уральского региона в царствование Николая I: Религиозный фактор в законодательной политике // Вестн. Чуваш. университета. Гуманитарные науки. 2006. № 4; Усманова Д.М. Мусульманские представители в российском парламенте. 1906–1916. К., 2005.

Автор – А.И.Ногманов