Авылга XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Околоток 3-я Ушма исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле –  игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе эшли.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Балтач волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Кече Лызи авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда Киров исемендәге колхоз оештырыла, 1950 елдан – “Ленин сюрес” колхозы, 1952 елдан – “Победа” колхозы, 1958 елдан – Ленин исемендәге колхоз, 1996 елдан – Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, 2007 елдан “Сурнай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Халкы күбесенчә “Сурнай” һәм “Ушма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп – балалар бакчасы (1997 елдан), авыл клубы, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләре

Г.П.Ишмурзин (1964 елда туган) – кардиолог, медицина фәннәре кандидаты, Казан медицина университеты доценты;

П.Н.Манашев (1948 елда туган) – административ-хуҗалык хезмәткәре, “Луч” кооперативы җитәкчесе (1990–2004 елларда), Удмурт Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Халык саны

1920 елда – 281,
1926 елда – 340,
1938 елда – 280,
1949 елда – 279,
1958 елда – 279,
1970 елда – 285,
1979 елда – 271,
1989 елда – 228,
2002 елда – 241,
2010 елда – 243,
2015 елда – 237 кеше (удмуртлар).