- РУС
- ТАТ
Удмуртларның Россиядә гомуми саны – 386 465 кеше (2020).
Удмурт Республикасында, Киров, Пермь, Сведловск өлкәләрендә, Башкортстан Республикасында, шулай ук Казахстан Республикасында һәм Украинада тупланып яшиләр.
Татарстан Республикасында – 21 327 кеше (2020), башлыча Әгерҗе, Баулы, Балтач, Кукмара, Менделеевск районнарында.
Антропологик яктан удмуртлар зур европеоид расага (Урал варианты), европеоид сыйфатлар өстенлек иткән, кайбер монголоид билгеләре булган Вятка-Кама сублапланоид тибына керәләр.
Туган телләре удмурт теле.
Башлыча православие динен тоталар, бер өлеше традицион мәҗүсилек инануларга тугрылык саклый.
Удмурт Республикасы территориясенә халык мезолит дәвереннән килеп урнаша башлый.
Борынгы удмурт халкының этник асылы ачыкланмаган. Удмуртлар формалашуның нигезен Идел-Чулман төбәгенең җирле халкы тәшкил итә.
Төрле тарихи чорларда төрле этник элементлар (һинд-иран, элгәреге төрки, соңгы төрки, славян, угор) кушыла.
Удмуртларның килеп чыгышы тамырлары Ананьино культурасына (б.э.к. VIII–III йөзләр) барып тоташа.
Безнең эра чигендә Ананьино культурасы нигезендә Чулман буенда җирле культуралар барлыкка килә. Алар арасында Пьянобор культурасы мөһим урын били, аның белән удмуртлар арасында аерылгысыз генетик бәйләнеш булуы ачыклана.
Безнең эраның 1 меңьеллыгының икенче яртысында яңа территорияләр үзләштерелү, көньяктан һәм Урал аръягыннан чит кабиләләр килү нәтиҗәсендә соңгы чор Пьянобор вариантлары (Полом культурасы, Азелино культурасы) җирлегендә борынгы удмурт этник тел бергәлеге формалаша, ул ихтимал, Вятка елгасының һәм аның кушылдыкларының түбән һәм урта агымнар бассейнында урнаша.
Удмуртлар турында иң элеккеге искә алуларның берсе XII йөзгә (гарәп авторы Әбү-Хәмид әл-Гарнати хезмәтендә) карый.
Рус елъязмаларында удмуртлар беренче тапкыр Нократ гаскәренең Арча җирендә сугыш хәрәкәтләре турындагы язмада арлар, Арча кешеләре (1379) буларак телгә алыналар (кара: Арлар).
Удмурт этносы эчендә берничә төркем аерып карала, иң мөһимнәре – төньяк һәм көньяк төркемнәр. Аларның үсеше төрле этник-тарихи шартларда уза: көньяк удмуртларга – төркиләр (бисермәннәр), төньяк удмуртларга руслар йогынтысы сизелә.
Төньяк удмуртлар баштан ук үзенчәлекле сәяси һәм икътисади тарихи өлкә – Нократ җире составына керәләр.
Удмуртларның көньяк төркеме Идел буе Болгар дәүләте, соңрак Алтын Урда һәм Казан ханлыгы хакимлегендә була, 1552 елдан соң Рус дәүләтенә кушыла.
Вятка наместниклыгы (1780), соңрак Вятка губернасы (1796) оештырылу белән удмуртлар Глазов, Алабуга, Малмыж һәм Сарапул өязләре халкының күпчелеген тәшкил итәләр; дәүләт крәстияннәре катлавына кертеләләр.
1920 елда Вотяк (1932 елдан – Удмурт) автономияле өлкәсе оештырыла, 1934 елның 28 декабрендә автономияле республика (1991 елдан – Удмурт Республикасы) итеп үзгәртелә.
XX йөз башына кадәр удмуртларның хуҗалыгы катнаш була, игенчелек өстенлек итә. Төп игенчелек кораллары: тырма, ике төрәнле тимер сука, сабан (XIX йөз ахырыннан тимер сабан).
Чәчүне кулдан чәчәләр, күбесенчә салкынга чыдам бөртекле культуралар – арыш, арпа, солы, карабодай, бодай һ.б. чәчелә. Уңышны урак белән уралар, кайвакыт чалгы кулланалар.
Онны кул тегермәнендә, шулай ук су һәм җил тегермәннәрендә тарталар. Техник культуралардан киндер, соңрак – җитен игәләр.
Яшелчәчелек зәгыйфь үсеш алган: кәбестә, бәрәңге, гәрәнкә, торма һ.б. үстерәләр.
Терлекчелек удмурт хуҗалыгының аерылгысыз өлеше була: ат, сыер, дуңгыз, сарык, йорт кошлары асрыйлар. Аучылык, балыкчылык, умартачылык белән шөгыльләнәләр.
Кәсепчелек һәм һөнәрчелек зур роль уйный (урман кисү, агач материаллары әзерләү, сумала кайнату, эрләү, тукучылык һ.б.).
Традицион удмурт җәмгыятенең төп социаль ячейкасы җир буенча күршелек җәмәгатеннән (ул берничә кардәш гаиләне берләштерә) гыйбарәт була; җәмәгать эшләре белән совет идарә итә.
Удмурт авыллары, кагыйдә буларак, елгалар буйларында, чишмәләр янында урнаша, урамнар булмый.
XX йөз башына кадәр удмурт авыллары өчен җәмәгать корылмалары – запас ашлык складлары, нәсел гыйбадәтханәләре хас.
Удмуртларның традицион торагы – салкын өйалдылы җиргә утыртылган бүрәнә йорт.
XX йөз башыннан таза тормышлы гаиләләр кышкы һәм җәйге ике яктан торган алты почмаклы йортлар яки беренче каты кирпечтән эшләнгән ике катлы йортлар сала башлыйлар.
Удмурт йортының планы төньяк рус планын кабатлый. Балчыктан чыгарылган мич ишек янында була, аңа диагональ буенча каршы якта өстәл һәм гаилә башлыгы өчен урындык куела; дивар буйлап озын эскәмияләр, алардан югарырак киштәләр сузылып китә. Сәкеләрдә һәм сәндерәдә йоклыйлар.
Һәр йортның ишегалдында гаилә белән гыйбадәт кылу өчен аерым корылма була, ул шулай ук җәен аш әзерләү бүлмәсе буларак файдаланыла.
Удмурт бәйрәме “Гырон быдтон”
“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы
Удмуртлар киемнәрне кулдан тукылган киндердән, постаудан, шулай ук иләнгән сарык тиресеннән теккәннәр.
Традицион киемнәрдә төньяк һәм көньяк вариантлары аерылып тора, алар, үз чиратында, үзенчәлекле детальләр, орнаментлар, бизәмәләр, предметлар хас булган локаль костюмнарга бүленәләр.
XX йөз башында төньяк төркем удмурт хатын-кызлары костюмы ак киндер тукымадан тегелгән, туры җиңле туника кебек күлмәктән гыйбарәт була, күлмәкнең изүе өчпочмаклап яки түгәрәкләп уела, алынмалы чигүле күкрәкчә белән каплана. Күлмәк өстеннән кыска җиңле ак киндер халат кияләр.
Бу чорда көньяк төркем удмуртларда ак кием йола киеме буларак кына киелә, башка очракларда алача күлмәкләр кияләр, күлмәкне комач һәм төсле ситсы аппликацияләр белән бизиләр.
Күлмәк өстеннән билле камзул яки җиңсез кием киелә. Йон катыш һәм йон кафтаннар, туннар җылы өс киеме булып хезмәт итәләр.
Аяк киемнәре – бизәкле оеклар, бәйләнгән яки тегелгән киндер оекбашлар, чабаталар, башмаклар, киез итекләр.
Баш киемнәре – очлары чүпләмләп чигелгән бәйләвеч, каен тузыннан эшләнгән, киндер белән тышланган һәм тәңкәләр, сәйләннәр, кабырчыклар белән бизәлгән башлык (руслар кокошнигына охшаш); маңгай бәйләвече.
Ирләр киеме гадирәк була: ак, соңга таба алача баусыз һәм төймәсез (соңыннан баулы, каптырмалы яки төймәле) кыек якалы күлмәк; алача, еш кына ак буй төшкән зәңгәр төстәге ыштаннар.
Баш киемнәре – киез эшләпәләр, иләнгән сарык тиресеннән тегелгән бүрекләр.
Ирләр аяк киеме сыйфатында киндер һәм йон чолгаулар, күн итекләр киң тарала.
Удмуртларның туклану нигезен терлекчелек продукциясе белән бергә үсемлек продуктлары тәшкил итә.
Традицион ашамлыклар: казылык, пилмән, ашлар, салкын ашлар, боткалар, әче камырдан пешерелгән, сөт белән бирелә торган көлчәләр, төче камырдан шәңгәләр, пироглар, тозлаган яшелчәләр, киндер орлыгыннан татлы ризыклар; эчемлекләр: икмәктән һәм чөгендердән ясалган куас, сыра, ачы бал, җиләк-җимеш морслары һ.б.
Удмурт бәйрәме “Гырон быдтон”
“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы
Удмурт авыллары тормышында авыл хуҗалыгы эшләре цикллары белән бәйле календарь-йола бәйрәмнәре зур роль уйный.
Йола бәйрәмнәре корбан чалуларны, дога һәм җыр рәвешендәге ялваруларны, хәвеф-хәтәр булдырмау, җирнең уңдырышлылыгын тәэмин итү, терлекләрне, гаилә әгъзаларының сәламәтлеген саклау максатындагы төрле магик гамәлләрне үз эченә ала (мәсәлән, «толсур» – кышкы кояш торгынлыгы көне, ул көнгә туй билгелиләр; «гырыны потон» яки «акашка» – язгы кыр эшләре башлану вакыты; «зор курон» – яңгыр теләү йоласы һ.б.).
Удмуртларның православиегә күчүе нәтиҗәсендә традицион йолалар сизелерлек дәрәҗәдә христианлык йогынтысына дучар ителә.
XIX йөз ахырында – XX йөз башында йола еш кына чиркәү бәйрәмнәре көннәренә (Раштуа, Пасха, Троица һ.б.) туры китерелә.
Рәсми христиан дине белән беррәттән озак вакытлар үзенә бер төрле гаилә-нәсел һәм аграр культлар нигезендә формалашкан дини карашлар саклана. Хәзерге вакытта удмуртлар диненең үзенә генә хас үзенчәлеге – анда дин элементлары белән бергә системалаштырылмаган фәнни белемнәрнең үзара үрелеп барган катлаулы синкретизм формалары булу.
2004 елда Казандагы, Чаллы, Әгерҗе, Минзәлә шәһәрләрендәге һәм республиканың күп кенә районнарындагы удмурт җәмгыятьләрен берләштерү өчен Татарстан Республикасында төп бурычы туган телне һәм мәдәниятне саклау булган Удмуртларның милли-мәдәни автономиясе оештырыла.
Татарстанда ел саен удмуртларның милли бәйрәме Гырон быдтон уздырыла. 2023 елда бәйрәм Кукмара районының Нырья авылында 17 июньдә булып узды.
Пименов В.В. Удмурты: опыт компонентного анализа этноса. Л., 1977.
Христолюбова Л.С. Семейные обряды удмуртов: традиции и процессы обновления. Ижевск, 1984.
Владыкин В.Е., Христолюбова Л.С. Очерк этнографии удмуртов. Ижевск, 1984.
Владыкин В.Е. Этнография удмуртов. Ижевск, 1997.
Народы России: энциклопедия. М., 1994.
Удмуртская Республика: энциклопедия. Ижевск, 2000.
Автор – Р.Р. Батыршин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.