Тарихы

XVIII йөздә нигез салына (башка мәгълүматлар буенча, XVI йөз ахырында). XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачылык, он тарту кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында укырга-язарга өйрәтү мәктәбе (1891 елда ачыла), 4 җил тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли, агачтан Изгеләр Флор һәм Лавр кәшәнәсе урнашкан .

Авыл җәмәгатенең имана җире 1895 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Столбище волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан – Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.

Хәзер Столбище авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Красная звезда” колхозы оештырыла. 1958 елдан – “Борьба” колхозы (Кече һәм Олы Кабан авыллары), 1960–2005 елларда “Столбище” совхозы составында. Авыл территориясендә “Казан жир комбинаты” акционерлык җәмгыяте (1996 елда нигез салынган, 2003 елдан “Нәфис” компанияләр төркеме составында, 2007 елда – аның җирлегендә “Казан май экстракцияләү заводы” акционерлык җәмгыяте, 2015 елда “Нәфис-Биопродукт” акционерлык җәмгыяте файдалануга тапшырыла), “Живая вода” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2006 елдан), “ICL – КПО ВС” ачык акционерлык җәмгыятенең сәнәгать электроникасы заводы урнашкан.

2018 елда “Иннополис Лаеш” махсус икътисади зона мәйданчыгында Технопарк ачыла (хуҗасы – “Иннополис” махсус икътисади зона резиденты – “ICL Техно” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте).

2012 елга кадәр авылда Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Хәзер мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен прогимназия (2014 елдан), “Сказка” балалар бакчасы (2014 елдан), мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, “Ихлас” мәчете (2018 елдан), Николай Чудотворец кәшәнәсе (2009 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

А.А.Рябов (1935–2017) – юрист, юридик фәннәр докторы, профессор, ТР ФА мөхбир әгъзасы.

Халык саны

1763 елда – 101,
1782 елда – 101 ир-ат;
1859 елда – 553,
1897 елда – 788,
1908 елда – 852,
1920 елда – 910,
1926 елда – 1112,
1949 елда – 628,
1958 елда – 1037,
1970 елда – 1127,
1979 елда – 1202,
1989 елда – 1239,
2002 елда – 1296,
2010 елда – 1485,
2017 елда – 3015 кеше (руслар – 68%, татарлар – 30%).