Төрки халыклар әйтелешендәге «ар» – «ир»гә (кеше) нисбәтле атама дип фаразлана.

Идел буе Болгар дәүләте чорыннан мәгълүм.

Арлар XII йөздә Казансуның югары агымы буйларында да яшәгән, Идел буе Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларында төрки мөселманнар йогынтысында этник үзгәреш кичергәннәр. Бу төбәк соңрак «Арская земля» дип тә йөртелгән.

Арларныңның бер өлеше руслар тарафыннан яуланган Нократ җиренә кергән.

Арларның этник нигезен фин-пермь һәм угыр телләрендә сөйләшүче ыруг-кабиләләр тәшкил иткән, дип уйланыла. Кайбер удмурт галимнәре карашынча (В.Е. Владыкин, М.Г. Иванова һ.б.), арлар хәзерге көньяк удмуртларның бабалары булырга тиеш; элекке Арча даругасында яшәүче арларны да (рус язмаларындагы «аряне», «арские люди», «арские князья») өлешчә борынгы удмуртлар дип исәпләргә кирәк.

Элегрәк татарлар Арча ягы кешеләрен, шул исәптән удмуртларны да арлар дип атаганнар.

Чыганаклар

Путешествие Абу Хамида аль-Гарнати в Восточную и Центральную Европу. М., 1971.

Әдәбият

Генинг В.Ф. Археологические памятники Удмуртии. Ижевск, 1958.

Владыкин В.Е., Христолюбова Л.С. Этнография удмуртов. Ижевск, 1991.

Иванова М.Г. Истоки удмуртского народа. Ижевск, 1994.

Иванова М.Г. Удмурты // Финно-угры Поволжья и Приуралья в средние века. Ижевск, 1999.