Тарихы

XVIII йөздә Вятка губернасының Малмыж өязеннән күченүчеләр тарафыннан нигез салына, аннан соң авылга Лаеш өязеннән элекке крепостной руслар килеп урнаша. Революциягә кадәрге чыганакларда Черемисский Куюк, Куюк-Чермыш исемнәре белән телгә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1898 елда авылда изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (беренче укытучысы – С.Михайлов).

XX йөз башында вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 356,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Пүчинкә-Кучук авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Дирижабль” колхозы оештырыла, 1958 елдан – “Победа” колхозы (Кашакара авылы), 1960 елдан – “Дружба” колхозы (Пүчинкә-Кучук авылы) (1993 елдан – “Дружба” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Дружба” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2006 елдан “Вамин” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан – “Сөт иле – “Дружба” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2017 елдан – “Дружба” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан ”Искра” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Күренекле кешеләре

С.А.Захаров (1947 елда туган) – токарь, Социалистик Хезмәт Герое, СССРның профсоюзлар бүләге лауреаты;

Л.Г.Смирнова (1955 елда туган) – химия фәннәре кандидаты.

Халык саны

1782 елда – 24 ир-ат;
1859 елда – 78,
1897 елда – 191,
1908 елда – 224,
1920 елда – 244,
1926 елда – 289,
1938 елда – 274,
1949 елда – 246,
1958 елда – 141,
1970 елда – 124,
1979 елда – 117,
1989 елда – 62,
2002 елда – 49,
2010 елда – 35,
2017 елда – 31 кеше (марилар – 63%).