Оешуы

Болгарларның VII йөз ахырында Урта Донның уңъяк яры буйларыннан Идел буена күчеп килүләре нәтиҗәсендә барлыкка килә. Баштарак алар Идел буендагы Самара Дугасыннан Чулман тамагына кадәрге территорияне биләгәннәр.

Тора-бара болгарлар балт-славян кабиләләрен («Имәнкискә культурасы» халкын) кысрыклап чыгаралар яки басып алалар, бәрәнҗәрләрне, барсиллар, суарлар, әсәгелләр, биләрләрне һ.б. төрки һәм фин-угор телле кабиләләрне буйсындыралар. Соңрак Идел буе Болгар дәүләте халкы составына угыз-бәҗәнәк һәм кыпчак кабиләләренең, шулай ук күрше халыкларның (бортаслар, маҗарлар, муромлылар һ.б.) аерым төркемнәре керә.

Дәүләт оешу барышында болгарларның Алмыш илтәбәр җитәкчелегендәге этносәяси берләшмәсе (кабиләләр берлеге) көчлерәк булып чыга, ул X йөзнең 1 нче яртысында Болгар һәм Суар әмирлекләрен төзи (кара: Суар бәклеге).

Хәзәр каганлыгының тар-мар ителүе (X йөз ахыры) нәтиҗәсендә бердәм Болгар дәүләте барлыкка килә.

Идел буе Болгар дәүләте X–XII гасырларда

XI йөз башында Идел буе Болгар дәүләте көнбатышта Ука-Зөя елгалары аралыгыннан, көнчыгышта Көньяк Уралга, көньякта Сура буйларыннан һәм Самара Дугасыннан төньякта Чулман алды төбәгенә кадәр җәелгән территорияләрне били.

XII йөздә Болгар идарәчеләре үзләренең йогынты өлкәләрен Югары Чулман буена һәм үзәге Саксин шәһәре булган Түбән Идел буена кадәр киңәйтәләр.

922 елда Идел буе Болгар дәүләте дипломатик танылуга ирешә – ул Багдад хәлифәлеге белән илчеләр алмаша (кара: Бохарага һәм Багдадка Алмыш илтәбәр илчелеге, Болгарга әл-Моктәдир илчелеге).

985 елда Болгар идарәчесе Киев кенәзе Владимир I белән солых төзи, шул рәвешле тигез хокуклы һәм үзара файдалы мөнәсәбәтләр урнаштыра.

X йөздә – XI йөзнең беренче утыз елында хакимлек иткән Болгар идарәчеләреннән Шилки, Алмас (Алмыш), Микаил бине Җәгъфәр, Микаил бине Әхмәд, Абдуллаһ бине Микаил, Талиб бине Әхмәд, Мөэмин бине Әхмәд, Мөэмин бине Хәсән, Абдрахман бине Мөэмин, Әбү Исхак Ибраһим бине Мөхәммәд исемнәре билгеле.

Социаль структурасы

Болгар дәүләте югары үсешкә ирешкән социаль структурага ия була. Чыганаклар (шул исәптән нумизматик мәгълүматлар) болгарларның Алмыш нәселеннән килгән идарәчеләре династиясе – Җәгъфәриләр хакында хәбәр итә. Алар X йөз башында илтәбәр (X йөз уртасыннан – әмир) титулы йөртәләр һәм тулы хокуклы идарәчеләр булалар, аларның исеме (хәлифәдән соң) көн саен укыла торган догада (хөтбәдә) искә алына, алар дәүләт сәясәтен билгелиләр һәм үз акчаларын сугалар.

Болгар җәмгыятенең социаль өстен катлауларының бер-берсенә буйсыну тәртибе язма чыганакларда төгәл генә күрсәтелми; аларда аерым җирләр һәм шәһәрләр белән идарә итүче бәкләр, хәрби аксөякләр (чуралар) һәм мөселман дин әһелләре искә алына.

Халыкның төп массасы ирекле авыл җәмәгате әгъзаларыннан һәм шәһәрдә яшәүчеләрдән (һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр һ.б.) – дәүләт казнасына йорт башыннан салым түләүче ясаклы кешеләрдән тора.

Антропологик нисбәттә Идел буе Болгар дәүләте халкы бертөрле була һәм катнаш европа-монгол субурал тибы буларак характерлана.

Хуҗалык итү нигезе

Болгарларның хуҗалык итү нигезен гади дала рәвешендәге игенчелек, ярымутрак һәм утрак терлекчелек, балыкчылык, кәсепчелекнең аерым төрләре (затлы мехлы җәнлек аулау, чолыкчылык һ.б.), төрле һөнәрләр (тимер һәм бронза әйберләр эшләү, агач эшкәртү, сөяктән әйберләр, пыяла, чүлмәк, зәргәрчелек эшләнмәләре, корал ясау һ.б.), төбәктәге һәм халыкара сәүдәдә катнашу тәшкил итә.

Төп сәүдә һәм һөнәрчелек үзәкләре Болгар (Ага Базар бистәсе белән), Биләр, Суар, Җүкәтау, Ашлы шәһәрләре була, моны табылган тәңкәләр, төрле илләрдән китерелгән әйберләр дәлилли.

Идел буе Болгар дәүләтенең Русь, Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европаның башка илләре, шулай ук Кавказ артындагы һәм Кара диңгез буендагы дәүләтләр белән актив сәүдә-икътисади багланышлары ныгый.

Читкә кыйммәтле мех, тире, күн (шул исәптән аның аеруча яхшы эшкәртелгән, «болгари» атамасы белән танылган төре – сафьян), ашлык, бал һәм балавыз чыгарыла, читтән бизәнү әйберләре, аш тәмләткечләр, ефәк, корал, көмеш (IX–X йөзләрдә), гәрәбә һ.б. кертелә. Казнаның иң мөһим керем чыганакларының берсе сәүдәдән алынган салым – пошлина (дисәтинә, ягъни уннан бер өлеш) була.

Шәһәрләр

Идел буе Болгар дәүләте территориясе торак пунктларның куе челтәре белән каплана. Язма һәм археологик чыганаклар буенча 150 ләп шәһәр (шул исәптән Болгар шәһәрлеге, Биләр шәһәрлеге, Богдашкино шәһәрлеге, Җүкәтау шәһәрлеге, Суар шәһәрлеге), 800 дән артык авыл, шулай ук кечерәк шәһәрчек-ныгытма калдыклары билгеле.

X йөздә Болгарда һәм Суарда болгар акчалары сугыла.

Дәүләт башкалалары: X йөз – XII йөзнең 1 нче яртысында – Болгар, XII йөз уртасыннан – Биләр.

Шәһәр төзелешенең Болгар культурасы кайбер төрки дәүләтләр (Төрки каганлык, Бөек Болгар, Хәзәр каганлыгы һ.б.), шулай ук мөселман Шәрегы илләре һәм Русь традицияләрен колачлый.

Идел буе Болгар дәүләтенең күп кенә шәһәрләре, урындагы рельефка бәйсез хәлдә, ныгытмалар белән эчке һәм тышкы шәһәрләргә бүленеп төзелә (Биләр, Суар, Җүкәтау һ.б.). Болгар шәһәрләренең күпчелеге утар-кварталлар рәвешендә була. Кайчак шәһәр ныгытмалары артында кәрвансарай корылмалары урнаша.

Шәһәрләр күбесенчә агач йортлардан, ярымземлянкалар һәм землянкалардан, шулай ук хуҗалык корылмаларыннан (һөнәрчелек-кәсепчелек остаханәләре, металл эретү һәм чүлмәк яндыру-киптерү мичләре) гыйбарәт була. Алар арасында монументаль архитектура корылмалары – кирпечтән һәм ак таштан салынган җәмәгать биналары (мәчетләр, мунчалар, кәрвансарайлар һ.б.) һәм төрбәләр аерылып тора. Аларны салганда таш блоклар (240×240×300 мм), кирпечләр (250×250×50 мм) һ.б. материаллар кулланыла.

Кайбер очракларда эре шәһәрләрдән ерак түгел зур булмаган, ныгытылган торулыклар, ихтимал, аксөякләрнең ныгытмалары төзелгән (мәсәлән, Биләргә якын урнашкан Никола-Баран II һәм Горка шәһәрлекләре). Шәһәрләрнең чокырлар һәм туфрактан өелгән урлар рәвешендәге ныгытмалар системалары була, урлар өстенә төрле конструкциядәге агач диварлар корыла.

Дин

Идел буе Болгар дәүләтендә төп дин – ислам өстенлек итә, ул Идел – Урал төбәгенә X йөзнең 1 нче яртысыннан Төньяк Европа һәм Шәрекъ илләре арасында сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырылу нәтиҗәсендә үтеп керә башлый. Исламның Идел буенда таралуы Урта Азиядән (Харәзем һәм Саманилар дәүләтеннән) вәгазьчеләр килү белән бәйле. Болгарларның тарихи риваятьләрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителү Бохарадан килгән вәгазьчеләр («фәкыйһләр») эшчәнлегенә бәйләп тасвирлана.

IX йөз ахыры – X йөз башында ук инде сәүдә багланышлары сәяси элемтәләргә китерә. Болгар дәүләте ныгыгач, шәһәрләр барлыкка килгәч һәм Болгар идарәчеләре мөселманлык кабул иткәч, ислам төп дин булып әверелә (900–920 еллар тирәсе).

Багдад хәлифәсе әл-Моктәдирнең илчелеге бу илдә булып киткәннән соң (922), исламның йогынтысы нык көчәя. Баштарак мөселман җәмәгатьләре Болгар, Суар, Биләрдә һ.б. эре шәһәрләрдә барлыкка килә.

X йөз ахырына илнең барлык халкы диярлек мөселманлаша, бу хакта археология мәгълүматлары дәлилли: X–XI йөзләрдән башлап һәркайда каберлекләрдә мөселман йолалары киң тарала (мәет кыйблага каратып, гәүдәсе аз гына уң якка янтайтып, яны һәм йөзе Мәккә ягына борып җирләнә; кагыйдә буларак, кабергә әйберләр куелмый һ.б.).

Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итү нәтиҗәсендә аның мәдәни багланышлары Шәрекъ илләренә юнәлдерелә. Ислам Болгар җәмгыятенең рухи тормышына зур йогынты ясый, мәҗүсилек культын хорафатлар буларак кысрыклап чыгара.

X йөз ахырына Идел буе Болгар дәүләте «классик ислам» иленә әверелә, анда күп кенә танылган мөселман галимнәре һәм дин белгечләре яши һәм иҗат итә. Идел буе Болгар дәүләте ислам дине таралган иң ерак төньяк иле була.

Мәдәнияте

Әлеге нык үскән Болгар дәүләте шартларында интенсив рәвештә шәһәр тибындагы мәдәният формалаша, төрле диалектларны берләштергән шәһәр сөйләме (ул, ихтимал, әле төрки-болгар кабиләләренең төрле диалектлары рәвешендә яшәгән кыпчак-угыз тибындагы төрки тел нигезендә барлыкка килә). Бу хакта, аерым алганда, көнкүреш әйберләрендәге язулар дәлилли. Аның нигезендә Урта Азия (караханилар) традицияләре йогынтысында болгар әдәби теле формалаша. Бер үк вакытта халыкның бер өлеше, ихтимал, аксөякләр огур тибындагы – ротацизм, ламбдаизм һ.б. архаик үзенчәлекләре булган төрки тел кулланган.

Гамәли-бизәлеш сәнгате, музыка һәм әдәбият үсеше турында төрле мәгълүматлар бар. Барлык эре җәмәгатьләрдә укырга-язарга һәм дин нигезләренә өйрәтүче мәктәпләр һәм мәдрәсәләр була. Аерым алганда, астрономия, астрология, медицина, дин белеме, хокук, география фәннәре алга китә. Болгар тарих фәне традициясе Ягъкуб бине Ногманның «Тәварихы Болгарийә»сендә чагылыш таба.

Болгар дин галимнәре, фәлсәфәчеләре һәм әдипләре: Сөләйман бине Дауд әс-Саксини әс-Сувари, Әбү-л Галә Хәмид бине Идрис әл-Болгари, Борһанетдин Ибраһим бине Йосыф әл-Болгари, Хуҗа Әхмәд әл-Болгари, фармоколог Таҗетдин бине Юныс әл-Болгари һ.б. исемнәре билгеле.

Идел буе Болгар дәүләте чорыннан атаклы әдәби ядкәр – Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» (1233) поэмасы сакланган.

Гамәли-бизәлеш сәнгате

Идел буе Болгар дәүләтендә гамәли-бизәлеш сәнгате җирле традицияләр нигезендә, әмма мөселман мәдәниятенең көчле йогынтысы астында үсә.

Болгар зәргәрчеләре алтын һәм көмештән алып бакыр һәм кургашка кадәр төрле металлар һәм эретмәләр белән эш иткәннәр, һөнәрчелек техникасы һәм металлны нәфис эшкәртүнең алымнарын: нәфис кою, чүкү, уеплау, бизәк төшерү (кара: Басма), кысып нечкәртү, өсьяпмалау, бөтеркә (кара: Җепкыр), бөртекләү һәм, ихтимал, каралту ысулларын кулланганнар.

Идел буе Болгар дәүләтендә сөякне, таш һәм агачны, шулай ук асылташларны һәм ярымасылташларны уеп бизәү югары үсешкә ирешә (кара: Глиптика). Үзенчәлекле эшләнмәләр арасыннан хатын-кызлар бизәнү әйберләрен – муенсаларны, көмеш чигә асылмаларын, алкаларны, беләзекләрне, йөзекләр һ.б.ны (кара: Бутаиха хәзинәсе), каеш тагылмаларын, тантана-бәйрәмнәрдә кулланылган коралларны (барыннан да элек, бизәкләнгән алтын-көмеш өслек белән капланган кечерәк балталар), ат дирбиясен, металл савыт-сабаны, көнкүреш әйберләрен – йозакларны (кара: Маклашеевка җайдаклары), штампларны, көзгеләрне аерып күрсәтергә мөмкин.

Шәрекъ һәм Көнбатыш Европа үрнәкләре нигезендә пыяла ясау, шул исәптән көнкүрештә һәм алхимиядә кулланылучы савыт-саба, тәрәзә пыяласы, муенсалар һәм ялтыравык (сыек пыяла) йөгертелгән керамик савыт-саба ясау алга китә. Мискиләр, кружкалар, яктырткычлардан алып кувшиннар, зур чүлмәк, су һәм азык-төлек саклау өчен метр ярым биеклектәге хумнарга кадәр төрле керамик әйберләр ясау зур үсеш ала. Кагыйдә буларак, әлеге савыт-сабага хас элемент – аның урта һәм өске өлешендә, шул исәптән тамагында ритмлы рәвештә чиратлашып урнашкан төрле киңлектәге сызыклардан һәм полосалардан гыйбарәт бизәк була. Кайчак кувшиннарның тоткалары фигуралы итеп, төрле хайваннарның – поши, сарык тәкәсе, аюларның стильләштерелгән башлары рәвешендә ясала (кара: Болгар сәнгате).

Этник бергәлек

Болгар дәүләтенең чәчәк атуы, шәһәрләр үсү, гомумболгар теле оешу һәм илнең бөтен территориясендә мөселман тибындагы бердәй рухи һәм матди мәдәният барлыкка килү һәм урнашу нигезендә бердәм этник бергәлек – илнең төп халкын тәшкил иткән болгар халкы формалаша.

Болгар составына шулай ук көнчыгыш фин (мордва, мари һәм удмуртларның бабалары), төрки (бәҗәнәкләр, кыпчаклар) һәм угор (маҗарлар) халыклары керә.

Идел буе Болгар дәүләтенең халкы татар этносының нигезен тәшкил итә (кара: Татарлар).

Идел буе Болгар дәүләтенең мәдәнияте – татар халкының тарихи-мәдәни мирасының иң мөһим компонентларының берсе.

Гаскәр

Идел буе Болгар дәүләтенең әмир гвардиясеннән («хашам») һәм төрле өлкәләрдән җыелган, бәкләр җитәкләгән отрядлардан тупланган гаскәрендә 50 мең чамасы сугышчы исәпләнгән.

Армиянең төп нигезен хәрби хезмәттәге аксөякләр тәшкил иткән, алар арасыннан хәрби башлыклар сайланган һәм авыр коралланган җайдаклар (чуралар) отрядлары оештырылган. Сугыш хәрәкәтләрендә җәяүлеләр ярдәмче роль уйнаган.

Гаскәрләрне йөртү өчен еш кына елга флоты файдаланылган.

Оператив-тактик сәнгать үскән: һөҗүм итү сугышларында төп тактика көтмәгәндә ябырылудан, ә һөҗүмне кире кайтарганда актив оборонадан гыйбарәт булган. Ачык кырда сугышканда болгарлар маневрлар кулланганнар, алар дошманны чолгап алганнар.

Идел буе Болгар дәүләте Идел-Урал төбәгендә зур сәяси-хәрби йогынты көченә ия булган һәм ул заманда халыкара мөнәсәбәтләрдә мөһим роль уйнаган.

Халыкара мөнәсәбәтләр

XI йөздән болгарлар еш кына күченеп йөргән кыпчаклар һәм йәмәкләр белән бәрелешкәннәр. XII йөз башында болгарлар кыпчакларның берничә һөҗүмен кире каккан (1113 елда кыпчакларның Әййүб хан үтерелгән).

XII йөзнең 2 нче яртысында йәмәкләр берничә тапкыр Саксинга һәм Идел буе Болгар дәүләтенә һөҗүм иткәннәр; үзара низаглардан файдаланып, алар болгар бәге җитәкчелегендә 1183 елда Биләргә яу белән килгәннәр.

Идел буе Болгар дәүләте шулай ук Киев Русе, соңрак башка борынгы рус кенәзлекләре (бигрәк тә Владимир-Суздаль кенәзлеге) белән тыгыз хәрби-сәяси багланышта булган. Владимир-Суздаль Русе белән мөнәсәбәтләр Урта Идел буе җирләре өчен үзара көндәшлек белән билгеләнә.

XII йөз башында Идел буе Болгар дәүләте Сура-Зөя елгалары аралыгын күзәтчелектә тота, үз мәнфәгатьләрен яклау максатында рус шәһәрләренә (мәсәлән, 1088 елда Муромга, 1107 елда Суздальга) яу белән бара.

Юрий Долгорукий (1125–1157) идарә итәргә керешкәч, рус кенәзләре Идел буена зур яулар белән бара башлыйлар. Болгарлар аларның һөҗүменә каршы Идел буйлап рус шәһәрләренә (мәсәлән, 1152 елда Костромага) яулар оештыралар.

Андрей Боголюбский (1157–1174) һәм Всеволод III Большое Гнездо (1176–1212) идарә иткән чорларда рус гаскәрләре Идел буе Болгар дәүләтенә берничә тапкыр (1164, 1172, 1183, 1185, 1205) бәреп керәләр. Берләшкән рус кенәзләренең Биләргә яу белән килүе (1183) аеруча зур колач җәя.

Мордва җирләрендә сугышлар алып бару һәм һөҗүмнәр ясау нәтиҗәсендә, Владимир-Суздаль кенәзләре Югары Ука буйларын яулыйлар. Русларның Чулман буендагы активлыгына җавап йөзеннән, болгарлар Устюг шәһәрен кулга төшерәләр һәм яндыралар (1218), ә рус кенәзләре Ашлыны штурм белән алалар (1220). Шуннан соң Идел буенда тынычлык урнаша (кара: Болгар-рус килешүләре, Болгарлар белән рус кенәзлекләре сугышлары, Болгарларның рус кенәзлекләренә яулары).

Идел буе Болгар дәүләте XIII йөздә

XIII йөзнең 2 нче чирегендә Идел буе Болгар дәүләтенә монгол ханнары белән берничә тапкыр сугышырга туры килә. 1223 елда болгарлар үз биләмәләренә бәреп кергән монгол баһадуры Сөбедәй гаскәрләрен җиңәләр, ә 1229 һәм 1232 елларда монголларны илнең төп үзәкләренә керүдән туктатып калалар.

1236–1237 елларда Идел буе Болгар дәүләте монголларның Бату хан җитәкчелегендәге берләштерелгән гаскәрләре тарафыннан басып алына (кара: Идел буе Болгар дәүләтенә монгол яулары).

Монгол гаскәрләренең төп көчләре киткәч, 1238 елда Болгарда Баян һәм Җик бәкләр җитәкчелегендә болгар халкының (кара: Баян белән Җик кузгалышы), ә Түбән Идел буенда һәм Көньяк Уралда Бачман бәк җитәкчелегендә кимәкләр кузгалышлары (кара: Бачман хәрәкәте) башлана. Монголларга каршы кузгалышлар Сөбедәй белән Борындай җитәкчелегендәге гаскәрләр тарафыннан бастырыла.

Идел буе Болгар дәүләте Җүчи олысы (кара: Алтын Урда) составына керә, ә Болгар шәһәре Бату ханның беренче хәрби ставкасы була.

XIII йөз ахыры – XIV йөз башында Болгар берничә әмирлеккә – Болгар бәклеге, Җүкәтау бәклеге, Казан бәклеге, Кашан бәклегенә таркала.

Чыганаклар

Летописец Переяславля Суздальского. М., 1851.

Хвольсон Д.А. Известия о хазарах, буртасах, болгарах, мадьярах, славянах и руссах Абу-Али Ахмеда... Ибн-Даста. СПб., 1869.

Худуд аль-Алам. Рукопись Туманского. Л., 1930.

Аннинский С.А. Известия венгерских миссионеров XIII–XIV вв. о татарах и Восточной Европе // Исторический архив. 1940. №III.

Приселков М.Д. Троицкая летопись. М. – Л., 1950.

Ковалевский А.П. Книга Ахмеда Ибн Фадлана о его путешествии на Волгу в 921–922 гг. Харьков, 1956.

Заходер Б.Н. Каспийский свод сведений о Восточной Европе. М., 1962. Т. 1.

Путешествие Абу Хамида аль-Гарнати в Восточную и Центральную Европу (1131–1153 гг.). М., 1971.

Әдәбият

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвәли Казан вә Болгар. Казан, 1989.

Халиков А.Х. Беренче дәүләт. Казан, 1991.

Дәүләтшин Г. Төрки-татар рухи мәдәнияте тарихы. Казан, 1999.

Березин И.Н. Болгар на Волге. Казань, 1853;

Шпилевский С.М. Древние города и другие булгаро-татарские памятники в Казанской губернии. Казань, 1877.

Смирнов А.П. Очерки по истории волжских булгар // Труды Государственного исторического музея. 1940. Вып. 11.

Греков Б.Д., Калинин Н.Ф. Булгарское государство до монгольского завоевания // Материалы по истории Татарии. Казань, 1948.

Валеев Ф.Х. Древнее и средневековое искусство Среднего Поволжья. Йошкар-Ола, 1975.

Айдаров С.С. Архитектурные комплексы средневекового Болгара. М., 1976.

Валеева Д.К. Искусство волжских булгар (X – начало XIII вв.). Казань, 1983;

Фахрутдинов Р.Г. Очерки по истории Волжской Булгарии. М., 1984.

Халикова Е.А. Мусульманские некрополи Волжской Булгарии X – начала XIII вв. Казань, 1986.

Валеев Ф.Х., Валеева-Сулейманова Г.Ф. Древнее искусство Татарии. Казань, 1987.

Давлетшин Г.М. Волжская Булгария: духовная культура (домонгольский период, X – начало XIII вв.). Казань, 1990.

Мухамадиев А.Г. Древние монеты Поволжья. Казань, 1990.

Казаков Е.П. Культура ранней Волжской Болгарии. М., 1992.

Полубояринова М.Д. Русь и Волжская Болгария в X–XV вв. М., 1993.

Халиков А.Х. Монголы, татары, Золотая Орда и Булгария. Казань, 1994.

Валеев Р.М. Волжская Булгария: Торговля и денежно-весовые системы IX – начала XIII веков. Казань, 1995.

Измайлов И.Л. Вооружение и военное дело населения Волжской Булгарии X – начала XIII вв. Магадан – Казань, 1997.

Хузин Ф.Ш. Волжская Булгария в домонгольское время (X – начало XIII веков). Казань, 1997.

Golden P.B. An Introduction to the History of the Turkic Peoples. Ethnogenesis and State-Formation in Medieval and Early Modern Eurasia and the Middle East. Wiesbaden, 1992.

История татар. Т.2. Волжская Булгария и Великая степь. Казань, 2006.

Мухамадеев А.Р. Общество и право Волжской Болгарии (VIII – первая треть XIII вв.). Казань, 2019.

Измайлов И.Л. Средневековые булгары: становление этнополитической общности в VIII – первой трети XIII века. Казань, 2022.

Измайлов И.Л. Тюркская городская цивилизация: очерки теории и истории. Казань, 2022.

Автор – И.Л. Измайлов